Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Беренче сыйныфка баручы бала нәрсәләр белергә тиеш?

Әти-әниләр өчен файдалы мәгълүмат.

Гомуми мәгълүмат:

  • - Фамилиясен, исемен.
  • - Туган көнен, елын.
  • - Үзенең яшен.
  • - Әти-әнисенең исем-фамилиясен.
  • - Үзенең адресын.
  • - Кайсы илдә яшәгәнен.
  • - Хайваннарны (кыргый хайваннарны, йорт хайванарын, төньяк һәм көньякта яшәүчеләрне).
  • - Үсемлекләрне.
  • - Һөнәрләрне, спорт төрләрен, транспорт төрләрен.
  • - Кешеләрнең көнкүрешен.
  • - Табигать күренешләрен аңлата белү.
  • - Ел фасылларын, айларны, атна көннәрен. 

Фикерләү:

  • - Дүртенче артык предметны билгеләү.
  • - Классификация, гомумиләштерү.
  • - Охшашлык/аерымлык.
  • - Логик мисаллар чишү.
  • - Кисәкләрдән фигура җыю.
  • - Санау таякчыкларын куллану.
  • - Сызым буенча кубиклардан корылма төзү, кулланылган кубикларны санау.

Игътибарлылык:

  • - Тотрыклылык, игътибарны туплый белү (мәсәлән, 2 рәсемдә 10-15 аерма табу).
  • - Игътибарны башка биремгә күчерә белү.
  • - Игътибарны биремнәргә дөрес бүлә белү.

Хәтер:

  • - 10 сүз яки санны хәтердә калдыру.
  • - Рәсем, фигура, символларны хәтердә калдыра белү (10га кадәр).
  • - Текстны сөйләп бирә белү.

Сөйләм:

  • - Артикуляция, авазларны дөрес әйтү.
  • - Сораулар бирү һәм аларга җавап бирә белү.
  • - Рәсемгә карап хикәя төзи белү.
  • - Әкият уйлап чыгара белү.
  • - Җөмләләр төзү.
  • - Шигырьләр, текстлар ятлый алу.

Моторика:

  • - Ручка, карандаш, кисточканы дөрес тоту.
  • - Туры сызык сыза белү.
  • - Китапка карап басма хәрефләрне яза белү.
  • - Кәгазьдән фигуралар кисә белү.
  • - Пөхтә итеп ябыштыра белү.
  • - Аерым предметларны һәм сюжетлы рәсемнәр ясый белү.
  • - Аерым образлар һәм тулы композицияләр ябыштыра белү.
  • - Аппликацияләр ясый белү.

Математик биремнәр:

  • - 0 дән 9 кадәр саннарны белү.
  • - Саный белү (шулай ук кирегә таба).
  • - Кушу һәм алуга гади мисаллар чишү.
  • - Бирелгән сан белән предметларның санын чагыштыра белү.
  • - График диктант яза белү.

Укырга керүче бала боларны белсә, мәктәпкә әзер дип санала:

  • барлык авазларны төгәл әйтә белү
  • сүзләге авазларны интонация ярдәмендә билгели белү
  • бирелгән авазны сөйләм эченнән аерып ала белү
  • авазның сүз эчендәге урынын билгели белү (сүзнең башында, уртасында, азакта)
  • сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтә белү
  • 3-5 сүздән җөмлә төзи белү
  • җөмләдәге 2нче, 3нче һ.б. сүзне аерып ала белү
  • гомуми төшенчәләрне куллана белү (мәсәлән, төлке, аю, бүре - ул хайваннар)
  • рәсемгә карап хикәя төзи белү (мәсәлән, «Зоопаркта», «Балалар мәйданчыгында», «Ялда», һ.б.)
  • бирелгән предмет турында берничә җөмлә әйтә алу
  • әдәби жанрларны аера белү (әкият, хикәя, шигырь, мәсәл)
  • яттан шигырь сөйли белү
  • укыган шигырьнең авторын әйтә белү
  • әкиятнең эчтәлеген эзлекле рәвештә сөйли белү

Укырга керүче бала белергә тиешле математик белемнәр:

  • 0 - 9 саннарын белү
  • 10га кадәр һәм киресенчә саный белү, 6-10 яки 7-2гә кадәр саный белү һ.б.
  • кайсы саннан соң кайсы сан килә икәнен белү
  • +, -, =,<, > билгеләрен белү
  • саннарны чагыштыра белү (мәсәлән, 7 < 8, 5 > 4, 6=6)
  • бирелгән сан белән предметларның санын чагыштыра белү
  • 2 төркем предметларны чагыштыра белү
  • кушу һәм алуга мисаллар төзи һәм чишә белү
  • фигураларны белү
  • предметларның төсен, размерын һәм формасын чагыштыра белү
  • «уңга», «сулга», «өскә», «аска», «иртәрәк», «соңрак», «алдында», «артында», «уртасында» төшенчәләрен белү
  • билгеле бер билгесе буенча предметларны төркемнәргә аера белү.

Әйләнә-тирә мохит турында белемнәр:

  • безнең төбәктәге агач һәм үсемлекләрне тану
  • кыргый һәм йорт хайваннарын, кошларны аера белү
  • ел фасылларын аларның билгеләрен белү
  • безнең төбәктәге чәчәкләрнең һәм гөлләрнең исемнәрен белү
  • айларның һәм атна көннәренең атамаларын белү
  • үзеңнең адресыңны, шәһәр, илеңне белү
  • гаилә әгъзаларының тулы исем-фамилиясен, кайда һәм кем булып эшләгәнен белү
  • урамда һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү.

https://usperm.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев