Балаларны һәм үзебезне интернеттан аралый төшәр өчен берничә киңәш
Элек балалар дәрестә тәрәзәгә карап хыялланып яки партадашы белән пышылдашып утырганнар, ә хәзер исә алар инстаграмдагы фотоларга, тиктоктагы видеоларга лайк куеп утыралар.
Балалар даими рәвештә интернетта утыра. Син аңа нәрсә дә булса сөйлисең, ул тыңлый да кебек, ә чынлыкта аның бөтен игътибары телефонда. Файдалы сайтлар карасалар бер хәл әле! Социаль челтәрләр, уеннар, видеолар карыйлар бит. Кыскасы, балалар үзләрен өлкәннәр кебек тоталар.
Элек балалар дәрестә тәрәзәгә карап хыялланып яки партадашы белән пышылдашып утырганнар, ә хәзер исә алар инстаграмдагы фотоларга, тиктоктагы видеоларга лайк куеп утыралар.
Нәрсә эшләргә? Бер яктан, смартфон һәм социаль челтәрләрдән бер кая да качып булмый - үзебезнең дә күп вакытыбыз шунда үтә, балалар да шунда утыра.
Шулай да интернет файдалы яңалыклар гына түгел, негатив мәгълүмат чыганагы да булып кала бирә.
Балаларны һәм үзебезне интернеттан аралый төшәр өчен берничә киңәш. Баштарак авыр булачак, әлбәттә. Әмма психологлар 21 көн буе эшләгән эш гадәткә әйләнә диләр. Тырышып карагыз әле.
1. Иртәнге, төшке, кичке ашны оффлайнда ашау
Яңалыклар укый-укый иртәнге ашны, кино карый-карый кичке аш ашарга ияләнеп киттегезме? Бетте! Тәмамлыйбыз!
Реаль аралашуның кыйммәтен аңларга кирәк. Ә моның өчен гаилә этикетына кагыйдәләр кертергә, бөтен гаилә белән гаджетларны алып куеп, бер-берегез белән аралашкан мизгелләрнең рәхәтеп сизәргә яңадан өйрәнергә кирәк булачак. Һәм, беренче чиратта, бергә утырып ашарга өйрәнү.
2. Фонсыз гына дәресләр әзерләү
Төрле эшләр эшләгәндә гаджетлар куллануны чикләргә тырышыгыз.
Әйтик эштә вакытта без шәхси эшләр белән шөгыльләнмибез, компьютерда я телефонда уеннар уйнап утырмыйбыз бит. Өйдә дә шушы кагыйдәне истә тотарга кирәк.
Әгәр бала менә хәзер тарих буенча реферат язып утырмый һәм аңа Википедия кирәкми икән - компьютерны сүндерергә, смартфонны алып куярга. Кызыктырып тормасыннар.
Гаджетлардан файдалануны сәгатьләп түгел, ә билгеле бер шөгыльләр вакытында, мәсәлән, йоклар алдыннан, ашаганда яки дәрес әзерләгәндә (үз вариантыгызны өсти аласыз) чикләгез.
3. Йоклар алдыннан - «атышлы» уен урынына китап
Күптән билгеле: йоклар алдыннан гаджетлар куллану йокысызлыкка һәм депрессиягә илтә. Экранның зәңгәр нуры һәм электромагнит нурланышы аркасында тыныч йокы өчен җавап бирүче мелатонин матдәсе кими.
Йокыга салмак кына күчү өчен иң яхшы ысул - китап укып алу. Шулай ук өлкәннәргә дә ноутбукларын сүндерергә туры киләчәк. Аның каравы китапны бөтен гаилә белән бергә җыелып укырга була.
4. Күбрәк аралашу
Ни өчен балалар гади аралашуга караганда интернетта утыруны өстенрәк күрә? Чөнки анда тормыш кызыклырак. Димәк, гадәти яшәештән виртуаль дөньяга качасы килмәсен өчен, балаларның көндәлек тормышларын төрлеләндерергә кирәк.
Балаларга яшьтәшләре белән җанлы, формаль булмаган аралашу кирәк. Еш кына ата-аналар компьютерга азрак вакыт калсын дип баланың графигын уку, спорт, төрле дәресләр белән тутырырга тырыша. Әмма мәктәптә тәнәфес вакытында гына аралашуга ихтыяҗны канәгатьләндереп булмый.
Аралашуга балаларның вакыты да калмый, яки дуслары белән графиклары туры килми. Гадәти балаларча уеннар һәм фантазия өчен мөмкинлек юк дигән сүз.
Кыскасы, туган көнне көтәргә кирәкми - балаларга паркта яки башка урында аралашу мәйданчыгы оештырырга кирәк. Алар үзләре моны эшләмәячәк, аларга социаль челтәрләрдә аралашу җиңелрәк.
5. Балансны сакларга тырышыгыз
Әниләр һәм әтиләр гадәттә үзләре ситуацияне катлауландыра. Сырхауханәдә-машинада-самолетта балалар безне аптыратмасын өчен үзебез кулларына планшет яки смартфон тоттырабыз. Аннары баланы гаджеттан аерып ала алмыйбыз дип зарланабыз.
Гаджетларны тормыштан тулысынча чыгарып атарга тырышырга кирәкми, әлбәттә. Алар күп вакытта безнең тормышны җиңеләйтә генә бит. Бары тик баланс сакларга тырышырга гына кирәк.
6. Гаджетларны бөтенләй тыю - мәгънәсезлек
Хәзерге заман яшүсмерләре өчен бөтен шәхси тормыш гаджетларда тупланган. Баланы алардан тыю - дуслары һәм яшьтәшләре белән аралашудан мәхрүм итү дигән сүз. Балага үзенең эшчәнлеген оештыруда ярдәм итәргә кирәк - дәресләрне ничек дөрес итеп әзерләргә, көндәлек режимны сакларга.
Баланы үзенең шәхси вакытын дөрес бүләргә, ихтыярын ныгытырга һәм гаджетларны дөрес кулланырга өйрәтү зарур.
ШУЛ УК ВАКЫТТА ИСТӘ ТОТЫГЫЗ
Нәрсә эшләргә ярамый:
Компьютерны сүндерергә яки телефонны бала кулыннан тартып алырга. Бик теләсәгез дә моны эшләргә ярамый. Бу тупас гамәл һәм әдәпсезлек, гаугага туры юл. Ә бу безгә кирәк түгел, шулай бит?
Гаджетны җәза яки бүләкләү чарасы итеп куллану. Чиреккә «5»ле чыккан өчен текә телефон яки «3»ле алган өчен компьютердан мәхрүм итү укуга карата нәфрәт тәрбияли.
Нәрсә ярый
Социаль челтәрләрдә баланың сәхифәләрен күзәтеп бару һәм аның язышуларын контрольдә тоту. Шәхси пространствоны хөрмәт итәргә кирәк. Әгәр бала белән мөнөсөбөтләрегез ышанычка корылган булса, ул дуслыкка керергә теләүче шикле кешеләр турында үзе дә сөйләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев