Балагыз мәктәпкә әзерме?
Соңгы елларда мәктәптә укуның кыенлыклары, артык эш йөкләү нәтиҗәсендә укучыларның сәламәтлекләре какшау турында ачыктан-ачык сөйләшү, бәхәсләр булып тора.
Балалар мәктәптә укый башлагач, кыенлыклар белән йөзгә-йөз очрашалар. Ата-аналарның күбесе, аларга ничек ярдәм итәргә белмичә, аптырап кала.
Бала 5-6 яшькә җиткәч әти-әниләре аны кайсы мәктәпкә, кайчан бирү турында, таныш-белешләре белән киңәшә башлыйлар. Алар барысы да сабыйның уңышлары (хәрефләрне тануы, сәнгать мәктәбенә йөрүе, чит телләрне белүе) турында горурланып сөйлиләр. Ә аның үз-үзен тотышындагы һәм физик үсешендәге кимчелекләргә, сәламәтлегенең начар булуына артык игьтибар итмиләр.
Бала мәктәптә берничә көн, атна укыгач, ата-аналарның кәефе кырыла. Чөнки бик яхшы укыячак дип өметләнеп торганда, бала төрле кыенлыклар кичерә: иптәшләре белән аралаша белми, хәрефләрне һәм сүзләрне язганда бик күп хата җибәрә, укытучы аның тәртибеннән кәнагать түгел. Ул бик тиз ярсый, елый башлый. Менә шунда мәктәп һәм гаилә арасында төрле каршылыклар килеп чыга. Укытучы гаиләне, ә ата-аналар мәктәпне гаепли.
Ләкин төптәнрәк уйлап карасак, кыенлыклар мәктәпкәчә яшьтәге чорда ук булган. Бала укый башлагач, өскә калкып чыккан. Чөнки аның көндәлек тормышында зур үзгәрешләр барлыкка килгән, аның физик һәм психик сәламәтлегенә җитди таләпләр куелган. Уку хезмәтен шушы үзенчәлекләрне истә тотып оештырганда гына уңышка ирешергә мөмкин.
6-7 яшьтә баланың физик үсешендә кискен үзгәрешләр барлыкка килә. Аның хәрәкәт системасы (скелет, мускуллар, буыннар) интенсив рәвештә формалаша башлый
Бала беренче тормыш дәресләрен әти-әнисеннен ала, холык-фигыле белән аларга охшарга тырыша. Шуңа күрә әти-әни бала белән күбрәк сөйләшергә, аны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә, хәтерләү, уйлау, фикерләү сәләтен үстерергә омтылырга тиеш. Баланың кечкенә генә уңышын да күреп, вакытында мактау сүзләре әйтү мөһим, чөнки ул балада үз-үзенә ышаныч тудыра. Тупас сүз әйтеп, аны кимсетергә һич тә ярамый. Балалар уен уйнарга ярата. Уен аша баланың хәтерен, зиһенен, күзәтүчәнлеген, игътибарлылыгын, фикерләү дәрәҗәсен үстерү аеруча уңайлы һәм отышлы.
Мәктәптә уку – хәзерге көндә бала өчен дә, әти-әниләр өчен дә иң җаваплы бурыч, ул бик күп көч куюны, шулай ук игътибарны таләп итә торган хезмәтләрнең берсе булып тора. Шуңа күрә дә бала кечкенәдән үк хезмәт сөеп үсәргә тиеш. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызны эштән куркытып үстермәгез, ә, киресенчә, эш сөючән итеп, сездән үрнәк алырлык итеп үстерегә тырышыгыз.
Чыннан да, баланы мәктәпкә әзерләү турыдан-туры гаиләгә, анда куелган тәртипләргә, максатларга бәйләнгән. Баланы белемнәрне үзләштерүгә хәзерләү әти-әнинең, шул ук вакытта балалар бакчасының да иң мөһим бурычы булып тора.
Безнең фикерләрдән чыгып, мәктәпкә баручы бала күзәтә белергә, укыганны аңларга, уйларга, үзенең теләгән фикерен әйтеп бирергә һәм аның эчтәлеген тасвирлау дәрәҗәсен булдырырга, шулай ук ул үз алдына бурыч куярга һәм шул бурычны үтәүдә ихтыяр көче булдыра алырга тиеш.
Тагын бер мөһим мәсьәләләренең берсе – ул беренче көннән үк бала мәктәпне, укытучыны һәм укуны яратуы. Бу җитди адымны ясау өчен аны психологик яктан да әзерләргә кирәклеген онытмаска иде.
Мәктәптә уку бала өчен авыр хезмәт. Иң мөһиме – бала үзенең булдыра алуын акларга, ә әти-әниләр баланың киңәшчесе, таянычы, ярдәмчесе, терәге булырга тиеш.
Чаллы шәһәре 120нче “Чәбәкәй” балалар бакчасының педагог-психологы Илһамия Шәрипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев