Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Балага сукмагыз

Галим һәм психологлар өйдә физик җәзага дучар булган балаларның күпчелегендә моның үскәч тә эзсез үтмәвен исбатлаганнар. Каты күңеллелек, яшүсмер чагында төрле җинаятьләр кылу, җенси тайпылышларның шуның сәбәбе булуын әйтәләр.

Балага кул күтәргәнче үзегезне аның урынына куеп карагыз әле: сезгә суксалар, риза булып торырсызмы? Юк, әлбәттә! Кимсетүгә, физик авыртуга дучар булган бала: “Менә мин дә үсеп җитәрмен әле!” — дип уйлап куячак бит. Каеш белән сугу, арт чүмечкә “менеп төшү”, “йомшак җир”гә шапылдатып алу балага беркайчан да уңай тәэсир итмәячәк, киресенчә, ачу, үч, киребеткәнлек хисләре барлыкка китерергә, яки куркак, ялганчыга әйләндерергә мөмкин. Үсә-үсә бала әти-әнисенең кул күтәрүен “онытса да”, ул моңа барыбер рәхмәтле булмастыр.

Балага нинди очракларда кул күтәрүегез турында уйлап карагыз әле. Арыганда, нервылар кузгалганда, нәрсәнең нәрсә икәнен ныклап төшенергә теләмәгәндә, балагыз каршында көчсезлегегезне тойганда түгелме? Димәк, агрессиянең сәбәбе — баланың начар тотышы түгел, ә әти-әнинең хис-тойгыларын “йөгәндә” тота алмыйча, “пар чыгарып алырга” тырышуы.

Бик-бик кул кычытканда да башта баланың ни өчен үзен начар тотуының сәбәбен аңларга тырышырга кирәк, ди белгечләр. Аны яраткан әйберләреннән мәхрүм итү — үтемле чараларның берсе. Мәсәлән, яраткан мультфильмын күрсәтмәү, яки кунакка алып бармау. Үзен тиешенчә тотмаганда боларның берсе дә булмаячагын балага алдан ук төшендереп кую мөһим.

Игътибар итмәү дә — бала өчен зур җәза. Чөнки ул гел әти-әнисе игътибарына мохтаҗ. Игътибар итмичә торырга карар кылгансыз икән, гафу үтенгәнче аның белән сөйләшмәячәгегезне әйтеп куегыз. Бала, әлбәттә, инде шулаймы-түгелме икәнен тикшереп караячак. Бирешмәгез!

Әгәр әти-әнисе балага гел кычкырып тора икән, ул аңа шулкадәр күнегә ки, аларның сүзен колак яныннан гына уздырып җибәрә башлаячак.

Җәза бирү балага психик яктан да, физик яктан да зыян салырга тиеш түгел. Ни өчен шулай эшләвегезне балага башта яхшылап аңлатырга онытмагыз.

Баланы почмакка бастырырга ярыймы? Бу сорауга психологлар катгый итеп “юк” дип җавап бирә. “Почмак — начар энергетика оясы”, — дип раслый алар. Безнең нәнәйләр дә бит: “Анда җен яши”, — ди торганнар иде.

Баланың үз-үзен тотышы начар икән, аны түземлелек белән кисәтеп, әхлакый кыйммәтләрне акрынлап сеңдереп кенә тәрбияләргә мөмкин. Ә инде яшүсмерлек чорында тәртибе начар, әти-әнине санга сукмый башлый икән, димәк, нәрсәне дә булса күз уңыннан ычкындыргансыз. Бу очракта психолог киңәше дә артык булмастыр.

Чыганак: «Кызыл таң»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X