Балага ана телен өйрәтү гаиләдән башлана
Туган тел! Һәркем өчен газиз сүз бу.
Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел ул зур бер гөлбакча шикелле: анда йөргән саен гөлләрнең төрлелегенә шаккатасың, хуш исләрен тоясың, матурлыгына сокланасың. Тел кешеләргә бер-берсен аңларга, теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.
Татар балалар бакчасы булу сәбәпле, бүгенге көндә тәрбиячеләр алдында торган бурычларның иң мөһиме – сабыйларга максатлы рәвештә үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру.
Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф-гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче кеше тәрбияләүне халык педагогикасына таянып эш итү зарур. Җор теле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә иң бай чыганак.
Татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан. Шуңа күрә, ата-анасы татар булган балага татарча белү, уку мөһим булырга тиеш.
Сабый туганда шундый саф була. Ата-анасына, милләтенә, иленә таяныч булып үссен өчен, дөньяга килү белән аны тәрбияләү, мөмкинлегенә күрә акылын, зиһенен үстерү башлана. Борын-борыннан ук билгеле: тәрбия, бала тугач та башлана һәм баланың киләчәктә үз-үзен тотышындагы, яшәвендәге кыенлыклар, көйсезлекләр, тискәрлек, үзсүзлелек, елаклык, сүзендә тормау – начар тәрбия нәтиҗәсе.
Баланыӊ беренче көненнән үк туплый башлаган хәзинәсе – туган теле. Ана сөте белән кергән туган тел сабыйда газиз әнисенә, әтисенә, әби-бабасына, туганнарына, туган туфрагына, чишмә һәм урманнарына, тереклек дөньяссына мәхәббәт, аны белергә, төшенергә омтылу хисләре дә тәрбияли.
Балаларнын үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аӊа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иӊ мөһим мәсьәләләрнеӊ берсе булып тора. Балаларныӊ авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренеӊ уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш. Ә бу максатларны тормышка ашыруда нәфис сүз, әдәби әсәрләр һәм халык аваз иҗаты әсәрләренеӊ әһәмияте гаять зур. Әдәби әсәр балаларнын логик фикер йөртүләрен үстерә, дөнья халыклары иҗаты белән кызыксынуларын арттыра. Әхлакый тәтбия бирүдә дә зур роль уйный. Язмамны бөек шәхесебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Сабый чакта алган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас». Риясыз сабыйларыбызга дөрес тәрбия биреп, яхшы кешеләр итеп үстерә алсак иде.
49 нчы «Гөлназ» балалар бакчасыныӊ өлкән тәрбиячесе Динара Хөснетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев