Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Балаң мәктәпкә әзерме?

Балалар мәктәптә укый башлагач, кыенлыклар белән йөзгә-йөз очрашалар. Ата-аналарның күбесе, аларга ничек ярдәм итәргә белмичә, аптырап кала.

Гадәттә, бөтен гәепне мәктәпкә, укытучыларга сылтый. Ләкин килеп чыккан кыенлыкларның сәбәбен ерактанрак эзләргә кирәк. Мәктәпкә укырга килгәнче, сабый нинди күнекмәләр үзләштергән, нинди шартларда яши, сәламәтлеге, физик һәм интеллектуаль үсеше яшенә туры киләме? Бәлки, ата-анасы аны мәктәпкә иртәрәк биргәндер?

6-7 яшьтә баланың физик үсешендә кискен үзгәрешләр барлыкка килә. Аның хәрәкәт системасы (скелет, буыннар, мускуллар) интенсив рәвештә формалаша башлый. Нәкъ менә шул чорда парта янында ул 35-45 минут утырырга мәҗбүр. Дөрес утырмау, озак вакыт хәрәкәтләнмәү нәтиҗәсендә аның буй-сыны бозыла, умыртка баганасы кәкрәя. Бу яшьтәге балалар йөгерү, сикерү, чаңгыда яки тимераякта шуу кебек “катлаулы” хәрәкәтләрне оста башкарсалар да, вак мускулларны тиз генә эшкә җигә алмыйлар. Шуңа күрә язган вакытта: “Кулым арыды, авырта” дигән сүзләр еш ишетелә.

Сабыйның мәктәптә яхшы укуын тәэмин итүче мөһим шартларның берсе-хәрәкәт функциясенең (моторика) үсеше. Хәрефләрне һәм цифрларны дөрес һәм төгәл язу, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү (төймәләрне каптыру, ботинка бавын бәйләу, физик күнегүләр үтәү) өчен баланың хәрәкәтләре тиешле дәрәҗәдә үскән булырга тиеш. Аз хәрәкәтләнү матдәләр алмашын боза, эшкә сәләтлелекне, авыруларга каршы торучанлыкны киметә. Баланы мәктәпкә 6 яшьтә бирү яки бирмәү мәсьәләсен хәл иткәндә моны истә тотарга кирәк. Чөнки мәктәптә аның өчен иң читене-хәрәкәт активлыгының кимүе (50 процентка кадәр).

Кул чукларының төгәл хәрәкәте матур язу өчен генә түгел, ә баш мие үсеше һәм сөйләм теле формалашу өчен дә әһәмиятле. Шуңа күрә бармаклар өчен күнегүләрне бик иртә (бала 3-4 айлык булгач та) ясый башлау зарури. Бармакларны бөгү, турайту, эре һәм вак әйберләрне тоту, бер савыттан икенчесенә тутыру, шулай ук пластилиннан төрле фигуралар әвәләү, пирамида төзү, кечкенә тишеккә бау кертү, конструктор детальләреннән төрле предметлар төзү һәм җыю бик файдалы.


Рәйханә Хамматова, 82 нче “ Көнбагышкай ” балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев