Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

«Артист буласым килә!»

Карап торган бердәнбер балалары киләчәген артистлык һөнәре белән бәйләргә җыенуын хәбәр иткәч, ата-ананы аяз көнне яшен суккандай була. Ничек инде?

Үзе уңган, булган, коеп куйган юрист, я икътисадчы инде менә. Ә ул артист булам, ди. Ә бәлки артистлык һөнәренең дә яхшы яклары бардыр?


«Нур» - Казанда балалар өчен эшләүче татар театр студияләре арасында профессиональлеге белән аерылып тора. Актерлык осталыгы укытучысы Марсель Мәхмүтов фикеренчә, театрда үз эшенә гашыйк, фанат кешеләр генә эшләргә тиеш. «Мөгаллимем Илдар Хәйруллин шәкертләренә болай дип әйтә иде: «Артистлык - ул 99 процент үз өстеңдә эшләү, калган 1 проценты гына сәләт». Монда эленке-салынкы гына эшләп булмый, тулысынча «яна» алсаң гына театр сине кабул итә».

Студиягә 8дән 15 яшькәчә балаларны кабул итәләр. Дәресләр дүрт юнәлештә алып барыла: сәхнә теле, актерлык осталыгы, хореография һәм вокал. Атнага ике тапкыр шөгыльләнәләр. Сишәмбе көнне сәхнә теле һәм
бию дәресләре керсә, чәршәмбе вокал һәм актерлык осталыгы укытыла.

«Ә җырлый белмәсәләр?» - дип кызыксынабыз укытучыдан. Марсель Мәхмүтов фикеренчә, кече яшьтән ныклап шөгыльләнгән очракта, күп балада бихисап сәләтне үстерергә мөмкин. Театр эшлеклеләре берлегенең иҗат
бүлеге хезмәткәре Әдилә Хәйбуллина фикеренчә, театр студиясе - артист булырга хыялланган балалар өчен иҗат һәм тәҗрибә мәктәбе.

«Иң беренче чиратта, балада татар теленә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбиялибез, - ди ул. - Моңда йөри башлаганнан соң балаларының телне әйбәтрәк белә башлавы, аңа мөнәсәбәте үзгәрүе хакында сөенечләрен уртаклашкан әти-әниләр булды. Икенче максат - балаларны тамашачы буларак тәрбияләү. Студиягә йөргән һәр бала артист булып китмәсә дә, татар театрын тоярга, аңларга өйрәнә. Белемле тамашачы булып җитлегә. Ә театрны тамашачы үстерә. Артистларны да, тамашачыны да үзебез тәрбиялибез дигән сүз».

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына һәм Казан театр училищесына кабул итү шартлары:

Иҗади конкурс.
1. Берәр әсәрне яттан сөйләү (шигырь, мәсәл, прозадан өзек).

2. Җыр һәм бию.
3. Комиссия биремнәрен үтәү, әңгәмә, этюд, драма әсәренә анализ.

Университетта исә, рус теле һәм әдәбияты буенча БДИ нәтиҗәләре дә кирәк.

Гаилә һәм мәктәп календареннән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев