Көмеш кыңгырау

Тагын бер кат тәрбия турында

Психолог булып эшли башлагач мин кечкенә балалар һәм әниләр белән эшләдем, аларның проблемалары бик охшаш иде, яшь әнинең арганлыгы, бала белән нәрсә эшләргә белмәве, истерика һәм куркулар. 

Мәктәпкә психолог булып килгәч бу проблемаларның динамикасын күрдем. Бу бер үк гаиләләр түгел иде. Ләкин шул ук проблемаларның киләчәктә ничек борылыш алырга мөмкин булуына ачык мисал иде. 
Әйтик, яшь әни еллар буе депрессиясеннән чыга алмады - бала үсеп җитеп тормыш мәгънәсен тапмады. 
Әни балага артык күп таләпләр куйды - бала нык борчулы һәм үз-үзенә ышанмаучан булып үсте. 
Әни баланың һәр сүзен тыңлап, бар нәрсәсен алып бирде - бала кулланучы (потребитель) булып үсте, ул әйберләрне генә түгел, кешеләрне дә куллану позициясен кабул итте.



Нинди нәтиҗә ясап була соң монда?

Бала туу ул бүгенге көн белән генә яшәү түгел, ул киләчәккә планнар да кору. Кечкенә балага бүген кычкырдым яки кул күтәрдем дә иртәгә ул аны онытты түгел, һәр нәрсәнең дәвамы һәм нәтиҗәсе бар.
Депрессив яки агрессив булу да балага күчә, ә без баланың шундый булуын телибезме?
Гомумән, "баланы тәрбияләмәгез, үзегезне тәрбияләгез, алар сезнең кебек булачак" дигән сүзләр хакыйкатькә туры килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: