Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Хисләрне ничек аерырга яки нәрсә ул "хисләр боҗрасы"

Мөнәсәбәтләрдә кыенлык яки проблема туганда, аны хәл итүне нәрсәдән башларга кирәк?  Тәндәге мускуллар белән эшләгән кебек, күңел һәм хисләр белән дә эшләп була. Кайсы ситуациядә кайсы хис өстенлек ала, шуны аерырга өйрәнү яхшы.

Бу тормышта һәркем үз карашыннан чыгып эш итә.
Мәсәлән, урамда ике кеше бара, юл кырыенда чүп күреп алалар, берсе игътибар да итми, икенчесе алып чүп чиләгенә илтеп сала. 
Кеше тормышындагы проблемалар да шулай ук, кем өчендер глобаль күренгән нәрсә икенче берәү өчен көлке тоелырга мөмкин. Ни өчен? Чөнки характерлар, тормышка карашлар, тәҗрибә төрле. 
Мөнәсәбәтләрдә кыенлык яки проблема туганда, аны хәл итүне нәрсәдән башларга кирәк? 
Иң элек үзеңә сорау бирергә: ни өчен бу хәл миңа проблема булып тоела? 
Юк, үзеңнән гаеп эзләү түгел, үзегезне аңларга тырышыгыз. 
Мәсәлән, гиперактив бала өй буйлап йөгереп йөри, минем ачу килә, ни өчен? Кемдер баласы йөгереп йөргәнгә бик тыныч карый бит. Яки оялчан бала, ул кеше алдында сөйләшергә ояла, сүз әйтә алмый, безнең ачу килә, үзебез кыенсына башлыйбыз, ни өчен? 
Бәлки бала өчен бу проблема да түгелдер, ә менә безнең үзебезне оялчан булу ул - начарлык дип өйрәткәннәрдер. 
Минем кул астында һәрвакыт «Хисләр боҗрасы» дигән рәсем бар, консультация һәм тренингларда әниләргә күрсәтсәм алар, шул хисләр арасыннан 3-4 хисне генә үзләрендә бар дип әйтергә мөмкиннәр, чөнки без гадәти тормышта үз хисләребез белән эшләмибез, аларны инкарь итәбез.

Мәсәлән, өстә әйтелгән гиперактив бала проблемасы, бездә ачу, оялу, чарасызлык, курку тудырырга мөмкин, төрле кешедә төрлечә. Бу хисләр безнең тормышта кайчандыр булган вакыйгалар белән бәйле, аларны сизәргә, күрергә өйрәнергә, аларны кабул итеп үзгәртергә дә була.

Тәндәге мускуллар белән эшләгән кебек, күңел һәм хисләр белән дә эшләп була. Кайсы ситуациядә кайсы хис өстенлек ала, шуны аерырга өйрәнү яхшы. Чөнки ачу килүне курку яки нәфрәт белән бутарга мөмкин һәм шуннан чыгып без кайчак ялгыш карарлар кабул итәбез.
Р.Фәхретдин сүзләре белән әйткәндә: «Үз холкыңны аңлау, үз-үзеңне тану дәрәҗәсендә авырдыр», ләкин мөмкин эш. Һәр ситуациядә "бу миндә нинди хисләр уята һәм ни өчен" дигән сорауны биреп, үзебезне аңларга өйрәнсәк, тормышка бәлки башкачарак карый башларбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: психология бала тәрбия