Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Кайбер чирләр балаларда эмоцияләрне тыю нәтиҗәсендә килеп чыга

Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Эльвира Морозова белән Татар информ мәгълүмат агентлыгы журналисты Гөлнар Гарифуллина әңгәмәсе.

Бала сөйдерә дә, көйдерә дә, чага да әле ул... Бала-чага дип юкка гына әйтмәгәннәр. “Туры йөрәккә кадала бала әйткән авыр сүз” дип тә җырлыйлар. Балаларда кризис чорлары, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында студиябездә Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Эльвира Морозова белән сөйләштек.

— Балаларның холык проблемалары белән, гадәттә, Сезгә ничә яшьтән мөрәҗәгать итә башлыйлар?

— Ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр карында вакытта ук туа. Әнинең эмоцияләре гормоннар белән бәйле. Әни үзен бәхетле хис итә икән, бала да бәхетле. Әни кеше гел стресста икән, адреналин, кортизол югары булса, бала да стресста булачак. Баланың җитлекми тууы да әнинең йөкле вакытта стресс кичерүеннән. Шуңа күрә бала вакытыннан иртәрәк туса, шушы элемтәне өйрәнәбез.

Баланың беренче кризисы якты дөньяга тууга башлана. Баланың карыннан чыгуы, эчке рәхәт мохиттән, диңгез мохитеннән дип әйтерлек мохиттән чыгуы аның өчен кризис. Бу расланган: Урта диңгез суы составы буенча 90 процентка яралгыны саклаучы амниотик сыекча белән охшаш. Шуңа күрә кеше гел диңгезгә ашкына. Бу шул әни карынындагы мохиткә әйләнеп кайту теләге.

Бала үсә башлагач бер яшьтә кризис күзәтелә. Бала үзен шәхес итеп тоя башлый. Лев Выготский дигән психолог өч яшьлек кризис төшенчәсен әйтә. Өч яшьтә бала үзен белә, ата-анасыннан яраткан әйберсен сорый башлый, тик ата-аналар ул проблеманы бик аңламый. Бала тыңламый, ике яшькә кадәр бала шундый тыныч иде, характеры бозылды, дип киләләр. Без аларга «бу тыңламау түгел, баланың баш мие үсә» дип аңлатабыз. Бала белән бу вакытта олы кеше кебек, тиң күреп сөйләшергә кирәк. Өч яшьтән баланы игътибар белән үстерергә кирәк, фикерләренә колак салырга кирәк. Шул вакытта ук гармония сизмәгән балаларда бу проблема яшүсмер чорында кискенләшергә мөмкин.

Икенче кризис җиде яшьтә, мәктәп тормышы башлангач килә. Кечкенә философ дип әйтәбез җиде яшьлек баланы. Сораулары күбәя, фикерләре киңәя.

Ә инде үсә төшкәч, яшүсмерләр белән бәйле авырлыклар гормоннар белән бәйле.

— Ничек кичерергә моны?

— Үсмернең эчке фикерләре, хисләренә хөрмәтләп карарга кирәк. Алар үзен олы кеше итеп хис итә, балага караган кебек сораулар бирсәң, ачуланалар. Бик эчкә дә керергә ярамый. Сорауларга җавап бирергә яратмыйлар. Алар белән олыларча сөйләшергә, ирек бирергә кирәк.

Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китим: хәзер яшүсмерлек чоры 24 яшьтә тәмамлана икән, әле генә белдем үзем дә, бу рәсми дәрәҗәдә фән тарафыннан расланган. Петербург профессоры шуны сөйләде безгә. Димәк, баш миендә ДНК дәрәҗәсендә популяцион үзгәрешләр бара. Дөнья үзгәрә, шуңа шундый күчеш.

— Шулай да, чик сызыгы да булырга тиештер бит?

— Ничек кенә булса да, ата-ана үз баласы өчен җаваплы. Чик 16 яшьтән башланмый бит ул. Кечкенәдән, беренче адымнарын ясаганда ук чикләр булырга тиеш.

Гиперопека дигән әйбер бар. Артык кыссак, эчке хисләре начар яктан чыгып төгәлләнүе ихтимал. Ата-аналарга аңлатырга кирәк: кечкенәдән үк әз генә ирек тә бирү мөһим.

— Ләкин кибеттә башын бәрә-бәрә уенчык сорап елаган балалар була. Бу очракта баланың үпкәсе озакка сузылмасын өчен нишләргә?

— Ул вакытта ата-аналарны болай өйрәтәбез: «мин дә кеше, бала да кеше, аның үз чиге, минем үз чигем». Әйе, идәнгә сузылып ятып елавы мөмкин. Без кибеткә кергәнче, «хәзер боларны-боларны алабыз» дип аңлатырга кирәк. Шул вакытта бала «бүген без әни әйткән әйберләрне генә алсак, икенче юлы да мин сорый алмаячакмын» дип уйлый.

Икенче ситуация. Әни аңлатты, ләкин кибеткә кереп, бала идәнгә сузылып ятып сорый башлый. Шул вакытта әни чиген бозып чыкса, бала «мин үз дигәнемә ирештем, икенче юлы да кирәкле әйберне шулай алдырачакмын» ди. Шуңа күрә әти-әнигә катгый торырга кирәк: мин алдан кисәттем, минем сүзем, мин аны үтәргә тиеш. Үз сүзеңә хуҗа булу кирәк. Ул бик авыр, чөнки ата-аналар «балам кибеттә идәндә ята, үзем дә җир астына кереп китәм хәзер» дип уйларга мөмкин. Ул вакытта кешегә карарга кирәкми. Кеше нәрсә уйлый дип түгел, үз балаңа гына карарга. Бала белән сөйләшәбез, идәндә ятса да, янына утырабыз, күзгә күз карарга тиеш.

«Мин сине аңлыйм, балам, син күңелсезләнәсең, борчыласың» дияргә. Балага менә шул җылы сүз, игътибар кирәк, уенчык та ул кадәр кирәкмәскә мөмкин. Максат — контакт, әни белән аралашу. Юкса, баланың үзен болай тотышы нормага әверелергә мөмкин. «Мин шулай итеп кенә әнинең игътибарын тоя алачакмын» дип уйлый.

Ата-ана хисен белдерә алмагач, мәхәббәтне әйбер аша күрсәтә. Совет тәрбиясен алсак, эчке хисләр бик йомылган бездә. «Елама, малайлар еламый, тәти кызлар алай эшләми» дигән ярлыклар эленгән, шуңа күрә тыелулар булган. Ә балага хисләрен күрсәтү бик кирәк. Ә психикасы әле җитлекмәгәч, эмоциональ рәвештә, тыңламау, истерика рәвешендә күрсәтә ала.

— Тәртипле малайлар еламый, кызлар болай эшләми, дип әйтергә ярамый, димәк…

— Юк шул, бу ярлык. Бу — хисләрне тыю. Теләсә кайсы кеше теләсә нинди эмоцияләргә хаклы. Бу күз яше дә, кычкыру, ярсу да булырга мөмкин. Курку, шатлык, моңсулану хисләре хәтта борынгы кешеләрдә булган, алайса алар ерткыч хайваннар алдында каршы тора алмас иде. Биш яшькә кадәр бала да шул ук борынгы кыргый кеше дияргә була. Уен мәйданчыкларында 3-4 яшьлек балалар бер-берсенең уенчыкларын тартып ала. Минеке дигән хис көчле. Әти-әниләр «малайлар еламый» дисә, бала моны кабул итә алмый, чөнки шәхесе кире кагыла. Нәтиҗәдә, олыгайгач та хисләрне тыю программалаштырыла. Ирләрдә ни өчен йөрәк-тамыр авырулары күбрәк, чөнки эмоцияләрне тыю бар. Тыштан нык күренсә дә, эчтә көрәш барырга мөмкин. Шуңа күрә бу организмның йомшаграк урынына бәрә.

Ата-аналар балаларына «уенчыгыңны бир, тынычлан» диләр. Бу очракта дөрес эш итәргә кирәк. Балалар сугыша башласа да, тартып алмыйча гына, кулыннан тотып, читкә китеп, кеше ишетмәслек итеп аңлатырга (ә бала өчен бу кыйммәтле). «Аңлыйм, бирәсең килмәде, уенчыгыңа сак каравыңны беләм. Мин дә әйберләремә тигәндә ачуым чыга», дияргә кирәк. Бала, мине барыбер аңлыйлар, дип сизәргә тиеш. Икенче юлы шундый хәл туса, бала йомшаграк булачак. Бу бик җентекле эш. Кайбер әти-әниләр моны аңламый.

«Җитте сиңа еларга» дип үскән буын бар. Хәтта көләргә дә ярамый кайчак. Күп көлсәң, елыйсың дигән сүз бар. Бу шул совет чоры балачак установкалары.

Шикәр чире дә «яшәрде» хәзер. 20 еллап элек шикәр чирен 45-50 яшьлекләрдә күз алдына китерә идек, бүген хәтта балалар бакчаларында бар. Бу тыелган эмоцияләр белән бәйле булырга мөмкин дигән гипотеза бар.

Инсулин — исән калу өчен кирәкле гормон. Инсулин эшләп чыгарылмаса, канда глюкоза эшкәртелмәячәк. Эмоциональ интеллектны үстерү бик кирәк. Билгеле, эмоцияләрнең дә чиге булырга тиеш. Усал дигәч тә, балта белән ташланмыйбыз бит.

— Үсмер чакта балалар гашыйк була башлый. Балага мәхәббәт турында уйлау әле иртәрәк, укырга кирәклеген ничек дөрес итеп аңлатырга?

— Артык катгый тыю ул кире нәтиҗәсен бирергә мөмкин. Балага «әле хәзер укый торган вакытың» дию гаиләдәге эчке кыйммәтләр мәсьәләсе. Гаиләдә укуга өстенлек бирелсә, укуны сайларгамы, әллә мәхәббәтнеме, дигән сорау тумаячак та.

Әгәр бала ата-анасының китап укыганын күрмәсә, сүзләр генә нык, абруйлы аргумент булмаячак. Ата-анасының да укыганын күрсә, яшүсмерлек чорында ниндидер хисләр, мөнәсәбәтләр туса да, белем алу һәрвакыт алгы планда булачак.

— Әгәр ата-анага баласының йөргән егете яки кызы ошап бетмәсә, моны ничек дөрес итеп әйтергә?

— Чын дөресен әйтергә, безгә бу кеше ошамый дияргә. Бала барыбер колак сала, тыңлый. Икенче төрлерәк карый башлый. Ләкин «ул белемсез, сиңа лаеклы түгел, начар гаиләдән» дип түгел. Юкса бала, киресенчә, үч итеп очрашырга мөмкин. «Миңа калса, шулай яхшырак булыр» дип, фаразлап кына, ипләп кенә әйтсәң, бала колак сала, уйланачак.

— Актуаль проблемаларның берсе — буллинг. Мәктәптә иптәшләрен кыерсытучылар, берәр укучыга каршы котыртучылар бар. Моның сәбәпләре нидә? Ата-аналарга баласының үз-үзен тотышында нинди билгеләргә игътибарлы булу кирәк?

— Кыз балалар, малайлар сугыша диләр, бу замана проблемасы түгел. Тарихка карасак, ул 1 мең ел элек тә булган. Хәзер социаль челтәрләр булганга тиз тарала ул хәбәр. Шуңа күрә хәзер дөнья мәрхәмәтсез кебек тоела. Совет чорында олы кеше берәр конфликт күрсә, кисәтү ясар иде. Хәзер исә, парадокс — олылар тыкшынмый, телефонына төшерә.

Элек күренмәгән генә ул. Яшүсмерләр шундый ук. 12-16 яшьтә кешенең үсеш чоры. Беренчедән, үзләрен олы итеп хис итәләр, икенче яктан, әле балалар, алар үзен хайванар дөньясында кебек тота. Ләкин кызлар, берсе икенчесен кыйнаганда карап торса, монысы башка мәсьәлә. Хөрмәтле, ышанычлы мөнәсәбәтләр булган гаиләләдә үскән бала беркайчан сугышырга кермәячәк. Берничә тапкыр кабатланса, җавап бирергә мөмкин, ләкин үзе беренче булып башламаячак.

Коллективларда балаларны котырту, берсен кимсетү гаилә мөнәсәбәтләре кискенләшүеннән. Өйдә алып бетермәгәнен бала башка атмосферада чыгара. Эчке кичерешләреннән борчылып йөргән үсмер шундый провокатор була.

Ата-аналар үз ролен аңларга тиеш. Балага терәк булырга, теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә аласың, дияргә. Әгәр әти-әни нәрсәдер булганын сизсә, администрация дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк. Укытучы, директор, мәктәп психологы белән сөйләшергә. Җәберләгән балаларның ата-аналарын да җавапка тарту кирәк. Мәктәпне алмаштыру — монысы инде соңгы чик.

— Укытучы белән укучы арасында конфликт туса, укытучыдан балага салкын караш булса, ата-аналарга хәлне җайлау өчен нинди киңәшләр бирерсез?

— Ата-ана баласына «Укытучы да тере кеше, үз хисләре белән яши. Син дә бөтен кешене яратып бетермисең бит. Әти-әниең түгел бит ул синең, укытучы. Без сине яратабыз» дип аңлатырга, юатырга кирәк. Укытучы белән аерым сөйләшергә, сәбәпләрен сорашырга мөмкин. Укучының көлүеннән, я башка бер вак кына әйбердән килеп чыгарга мөмкин бу, сөйләшү низагны хәл итәргә булышачак.

— Үсмер балаларның өйдән чыгып китү мисалларын беләбез. Әти-әнине санламау, тыңламаучылар бар. Моның сәбәпләре нидә?

— Беренчедән, гаилә проблемалары булырга мөмкин, икенчедән, психиатриядә «бродяжничество» дигән диагноз бар. Ул психик авыру. Яхшы гаиләдән дә чыгып китсә, мөгаен, шул диагноз булуы бар. Шуны ачыкларга һәм дәваларга кирәк.

— Имтихан алдыннан шактый борчыла, хафалана торган балалар була. Аларга ничек ярдәм итәргә мөмкин?

— Бердәм дәүләт имтиханнары кергәч, баладан бигрәк ата-аналар курка башлады. Балалар әти-әнисенең куркуын күреп, «ЕГЭ — катастарофа» дип уйлый башлады. Без үскәндә дә имтиханнар тапшырдык, инша яздык, аны бит әллә нәрсә дип уйламадык. Әзерләнәсең дә барасың. Хәзер иң беренче куркудан азган күзләре белән әти-әниләр килә. ЕГЭдан куркып, 9нчы сыйныфтан соң китүчеләр бар. Шуңа күрә ата-аналар белән эш бара, чөнки аларның истерикасы балага күчә. Баланың әле бит психикасы ныгымаган, глобаль авырлыклар белән көрәшергә өйрәнмәгән. «Мине 11 сыйныфка калдырырга куркалар икән, алга таба яшәү ник кирәк» дигән сорау да туарга мөмкин аларда.

Әйтерсең, тормыш бетә, тормыш мәгънәсе шунда гына кебек. Тормыш аның белән генә тәмамланмый әле ул дияргә кирәк.

— Гаугалы гаиләләр бар. Хөрмәт, мәхәббәт инде беткән булса да, бала хакына дип түзеп, аерылышмыйча яшәүчеләр бар. Бала психикасы өчен кайсы кулайрак?

— Атасыз, кайвакыт анасыз үсүче балалар бар, хәзер алар турында «тулы булмаган» («неполная») гаилә дип әйтә алмыйбыз. Бу рәсми рәвештә ярамый. Юридик күзлектән бу дөрес түгел. Әтисе яки әнисе генә булса да — бу гаилә. Әби-онык та — гаилә. Әгәр бала «тулы» гаиләдә яшәп тә, нәфрәт күреп үссә, аерылышып, балага ир белән хатын роле бетүен аңлату хәерлерәк. «Бары тик безнең рольләр генә бетә, ә синең „бала“ роле үзгәрешсез кала, әти һәм әниең буларак сине яратабыз» дияргә кирәк. Кунакка килгәндә дә, «элекке ирем, элекке хатыным килә» дип түгел, «әтиең, әниең килә» дибез.

Кайчандыр бала хакына корбаннарга баручыларны беләм. Ата-ана «синең хакыңа яшибез» дисә, бала да үзен корбан итеп тоя. Беркем бәхетле була алмый.

Кайвакыт психолог ярдәме кирәк. Без ничек сөйләшергә кирәклеген әниләргә аңлатабыз. Баланың әтисе турында начар сөйләмибез, яхшы сүзләр генә әйтәбез. Әнисе икенче кешегә кияүгә чыкса да, ул иргә «әти» дип тә эндәшә ала, ләкин беренче әтисе турында әни начар сөйләргә тиеш түгел.

Автор: Гөлнар Гарифуллина.

Солтан Исхаков фотосы, "Татар-информ" архивы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев