Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Бала гаиләсен ясый (тест)

Балага үзенең гаиләсенең рәсемен ясарга тәкъдим итегез. Һәм рәсемне анализлагыз. Бала үзенең психологик халәтен, гаилә әгъзаларына мөнәсәбәтен символик рәвештә рәсемдә белдерә. Анализлау ысуллары түбәндәге язмада.

Ул рәсем ясаганда, комачаулама, киңәшләр бирмә, ләкин эш барышын күзәт. Рәсем әзер булгач, баладан рәсемдәге һәр персонажның кем булуын, ничек аталуын сораш һәм анализга кереш.

 

Чират буенча: рәсемдә кемнең кайчан ясалуы яшь рәссамның аларга мөнәсәбәтен күрсәтә. Гадәттә, балалар иң беренче үзләре өчен иң кадерле, иң мөһим кешене ясыйлар. Әгәр дә ул кемне дә булса ясарга «онытса» – димәк, бу кеше белән бала арасында мөнәсәбәтләр киеренке дигән сүз.Бала үзен еш кына үзәктә ясый – димәк, ул әти-әниләренең үзен яратуларына ышана. Әгәр үзен бөтенләй дә ясамый икән, бала үзен ялгыз, кирәксез итеп саный.

Составы буенча: Әгәр бала гаилә эчендәге берәр кешене ясамаган икән – бу да җитди уйланырга сәбәп бирә.

Күләме буенча:  кешенең бала каршында абруе никадәр зур булса, рәсемдә дә ул зуррак булып аерылып торачак. Читкә тибәрелгән балалар үзләрен бәләкәй итеп ясый, иркәләре исә үзләрен шулкадәр зур итеп ясый, хәтта кәгазьгә дә сыйдыра алмаска мөмкин.

Ара буенча: Өйдә тынычлык һәм иминлек булса, барлык кеше дә бер-берсенә якын сурәтләнә.Бала үзен әтисе яки әнисенең кайсына якынрак ясый, шуңа ныграк бәйләнгән. Ике арасында булган теләсә нинди предмет бу гаилә әгъзалары арасында каршылык булуы турында сөйли.

Төс буенча: Үзенә якын барлык нәрсәне бала җылы төсләрдә ясый. Аеруча көчле бәйләнешне ул якты, сусыл төсләр белән бирә. Әгәр берәрсенең киемен зәңгәр төскә буяса, димәк, аңа бу кеше белән рәхәт. Яшел булса – бала ул кешен ихтирам итә. Сары – импульсивлык, кызыл – агрессия, кара төс эмоциональ яктан кабул итмәүне белдерә.

 

Гәүдә өлешләре буенча: Йөзнең бик тырышып ясалган детальләре баланың мәхәббәтен һәм бу кешенең мөһимлеген аңлата. Әгәр автор үз йөзен тырышыбрак ясаса, бу аның үз-үзен яратуын яки тышкы кыяфәтенә артык зур игътибар бирүен сөйли. Ләкин 4 яшькә кадәр бу нормаль санала. Әгәр бала әти-әнисенең берәрсенең авызын артык зур итеп ясаса, мөгаен, ул балага бик күп кисүтү ясый.

Әгәр авыз гомумән булмаса яки бик кечкенә булса – персонаж үз хис-кичерешләрен яшерә дигән сүз бу. Тешләр ясалу – агрессия билгесе. Зур күзле персонажлар курку хисе тоя, бик кечкенә күзлеләре ни дә булса яшерә. Куллар артык озын булса яки бөтенләй булмаса, бу кеше яки хакимлек яратучан яки балага психологик яктан басым ясый. Кыска куллар эчке йомшаклыкны күрсәтә. Бала кулларын күтәреп ясаса, аңа гаиләдә игътибар аз һәм ул үз урынын табарга омтыла дигән сүз.

 

Балаңның рәсемнәре гаиләдәге киеренке якларны, авыру мөнәсәбәтләрне табарга да, бетерергә дә ярдәм итә ала. Әгәр дә аның шедеврларын аңлатканда буталып бетсәгез, кәгазьнең икенче ягын әйләндерегез дә «Минем хыялдагы гаиләм» дигән рәсем ясатыгыз. Ул ясаган рәсемнән һәрберегезгә нәрсә җитмәвен шундук күрерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев