Көмеш кыңгырау

Ин­же­нер­ны эш үзе эз­ли

Бу дөнь­я­да һө­нәр­ләр бик күп. Һәм алар ара­сын­нан үзе­ңә оша­га­нын, ту­ры кил­гә­нен сай­лап алу җи­ңел тү­гел. Кай­сы һө­нәр ия­се­нең нин­ди ва­зый­фа баш­кар­га­нын, аның плюс­ларын-ми­нус­ла­рын без, дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, бе­леп тә бе­тер­ми­без бит. Әй­тик, кем ул ин­же­нер-конст­рук­тор? Бү­ген без сез­не шу­шы кы­зык­лы һө­нәр бе­лән та­ныш­ты­рыр­га уй­лый­быз.

Ин­же­нер-конст­рук­тор – ка­нә­гать­лек хи­се һәм да­и­ми ке­рем ки­те­рә тор­ган һө­нәр. Ях­шы ин­же­нер­ны эш үзе эз­ләп та­ба, ди­ләр бел­геч­ләр. Ха­лык те­лен­дә шун­дый әй­тем дә яшәп ки­лә икән – әгәр Ал­лаһ­ның про­фес­си­я­се бул­са, ул, һич­шик­сез, ин­же­нер-конс­тук­тор дип ата­лыр иде. Чөн­ки нәкъ ме­нә ин­же­нер, бул­ган ре­сурс­лар­дан фай­да­ла­нып, яңа ма­те­ра­иль бай­лык­лар ту­ды­ра да ин­де. Ә мо­ның өчен бе­рен­че чи­рат­та фи­зи­ка ка­нун­на­рын бе­лү ки­рәк.

Нәр­сә­дән гый­ба­рәт?

10-15 ел­лар элек ин­же­нер эше кү­ңел­сез­рәк бул­ган – аңа ка­ран­даш-ка­ләм бе­лән зур-зур сы­зым­нар өс­тен­дә эш­ләр­гә ту­ры кил­гән. Бү­ген ин­де ул те­ге йә бу де­таль­нең сы­зы­мын әзер­ләү бе­лән ге­нә чик­лән­ми, күб­рәк ае­рым про­ект өс­тен­дә эш­ли. Конст­рук­тор һәр де­таль­не (раз­мер­ла­рын зур тө­гәл­лек бе­лән исәп­ләп) ае­рым ясый, шун­нан соң алар­ны бер­гә җыя. Һәм бо­лар ба­ры­сы да, бил­ге­ле, компь­ю­тер эк­ра­нын­да эш­лә­нә.

Их­ты­яҗ ни өчен зур?

Бу бел­геч­ләр­гә бү­ген их­ты­яҗ зур икән. Бер­дән, бү­ген мәк­тәп­ләр­дә фи­зи­ка ке­бек ча­гыш­тыр­ма­ча кат­лау­лы фән­нән им­ти­хан би­рү­че­ләр күп тү­гел. Икен­че­дән, ин­же­не­ра-конст­рук­тор бу­лып эш­ләү өчен, чын­нан да, мах­сус прог­рам­ма­лар­ны (әй­тик, CAD-мо­дель­ләш­те­рү­не, 3D-мо­дель ясау­ны) һәм тө­гәл фән­нәр­не ях­шы бе­лү ки­рәк. Ягъ­ни, бу бел­геч­лек­кә та­ныш-бе­леш аша ур­на­шу­ның мәгъ­нә­се юк. Шу­ңа кү­рә юга­ры уку йорт­ла­ры­ның соң­гы курс­ла­рын­да ук сту­дент­лар өчен үз һө­нәр­лә­ре бу­ен­ча эш­кә ур­на­шу мөм­кин­ле­ге ту­ар­га мөм­кин. Тест­лар-мах­сус со­рау­лар яр­дә­мен­дә бе­лем­нә­ре­гез­не сы­нап ка­рый­лар да (бу ча­ма бе­лән 20 ми­нут эчен­дә), сез ин­де эш­тә.

Ин­же­нер­ның өс­тә­мә эш­ләү мөм­кин­ле­ге дә бу­ла, ди­ләр бел­геч­ләр. Тәҗ­ри­бә­ле бел­геч, га­дәт­тә, баш­ка фир­ма­лар бе­лән дә хез­мәт­тәш­лек итә ала. За­каз­лар­ны ва­кы­тын­да һәм сый­фат­лы итеп баш­ка­ра­сың икән, алар си­нең да­и­ми кли­ент­ла­ры­ңа әве­ре­лә­чәк.

Нин­ди сый­фат­лар ки­рәк?

Ин­же­нер бу­лу өчен нин­ди сый­фат­лар ки­рәк соң? Бе­рен­че чи­рат­та, те­ләк, ди­ләр бел­геч­ләр. Һәм тө­гәл фән­нәр­гә хи­рыс­лык. Тех­ни­ка­ны яра­ту, те­ге йә бу ме­ха­низм­ның ни­чек эш­лә­гә­нен аң­лар­га ты­ры­шу – шу­лай ук мө­һим. Ин­же­нер­да яңа­лык­ка ом­ты­лыш та, һич­шик­сез, бу­лыр­га ти­еш.

Ал­маз На­сы­пов, Ка­зан шә­һә­ре­нең «Э­лект­роп­ри­бор» за­во­дын­да ин­же­нер-конст­рук­тор:

Без­нең за­вод ави­а­ция һәм про­мыш­лен­ность өчен при­бор­лар әзер­ли. Ни­гез­дә са­мо­лет­лар өчен. Ә ин­же­нер-конст­рук­тор тех­ник би­рем­нәр бу­ен­ча те­ге йә бу при­бор­ның сы­зы­мын әзер­ли. Җа­вап­лы­лык, бил­ге­ле, зур – чөн­ки при­бор за­вод­та нәкъ ме­нә си­нең сы­зым бу­ен­ча яса­ла­чак бит. За­каз­чы­лар бе­лән ту­ры­дан-ту­ры эш­ләү дә җи­ңел тү­гел, нин­ди­дер ва­кыт ара­лы­гы­на (срок­лар­га) сы­е­шу да. Әм­ма шул ук ва­кыт­та бу егет ке­ше өчен, бил­ге­ле, кы­зык­лы эш. Ул си­не һәр­ва­кыт уй­лар­га, эз­лә­нер­гә, кыс­ка­сы, бе­ле­мең­не кү­тә­рер­гә мәҗ­бүр итә.

Ин­же­нер һө­нә­рен мин үзем, мө­га­ен, кү­ңел си­зем­лә­ве бу­ен­ча сай­ла­ган­мын­дыр. Кеч­ке­нә­дән ма­ши­на­лар­ны сү­теп ка­рар­га яра­та идем. Баш­та сү­тәм, ан­на­ры җы­еп ка­рыйм. Кем бу­лыр­га дип баш ва­ту­чы ма­лай­лар­га да шу­ны әй­тер идем: те­лә­сә-кай­сы ме­ха­низм­ның ни­чек эш­лә­ве бе­лән кы­зык­сы­на­сың икән, ди­мәк син – бу­ла­чак ин­же­нер.

Язманы интернет материаллары буенча Ризидә Гасыймова әзерләде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: