Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Фитри иман белән тусак та...

Иманлы йортта гына тәрбияле балалар үсә. Ә иманлы йортлар иманлы авыллларда гына була.

Ә безнең Вәрәшбаш авылында иманлы булуның төп сәбәбе: аның уртасында балкып утыручы Аллаһ йортыбыз – мәчетебез һәм мәчетебез янында эшләүче мәдрәсәбез.

Аларның атнаның 5 көнендә туктаусыз эшләп торулары белән без бик бәхетле. Чөнки мәчет-мәдрәсә капка төпләрен кышын кар күмеп киткән, җәен кычыткан баскан авыллар да юк түгел. Аллага шөкер, авылыбызда Ходай каршында баш иючеләр бик күп, алар һәрберсе үз урынын белә, үз эшен җиренә җиткереп башкара.

Берсе дә: «Мин, мин булдырам!» дип мактанмый, үзләренең эшләре белән кемнәндер бер баш өстен икәнлеге белән шапырынмый. Кеше ашаганны ашый, кеше кигәнне кия. Минем иң яратмаганым: мактану, мин-минлегеңне күрсәтү, ягъни тирә-юньдәге бөтен әйберне дә «Минеке» дип йөрү. Бернәрсә дә синеке түгел, барысы да Аллаһ ризалыгы белән барлыкка килгән икәнен нишләп кешеләр аңламый икән?

Без балаларыбызга кечкенәдән үк: «Минем турыда уйлаучы һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы, догаларымны ишетүче, кайгыларымны аңлаучы Зат – Аллаһ бар» дигән хакыйкатьне аңлата алсак, иң зур тәрбия биргән булабыз.

Быел районыбызда «Рухи һәм әхлакый үсеш елы» игълан ителде. Шул уңайдан күп төрле чаралар уздырыла һәм үткәннәренә нәтиҗә ясала. Ә безнең авылда һәр ел рухи-әхлакый ел буларак уза. Чөнки ел әйләнәсе дини бәйрәмнәребезнең күбесе зурлап билгеләп узылмаса да, барыбер искә алына. Мәсәлән, Мәүлид бәйрәме, Рәгаиб кичәсе, Мигъраҗ кичәсе, Бәраәт кичәләренең тарихы белән мәктәп укучыларын, авыл халкын абыстаебыз Тәзкирә апа һәрвакыт таныштырып тора, ә Ураза, Гает бәйрәмнәре зурлап уздырыла.  

Югарыда әйтеп узганымча, авылыбызның мәчетенә дә, мәдрәсәсенә дә яше-карты йөреп тора. Сишәмбе көнне мәчетебездә мәктәп укучылары өчен башкалабызның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте Гөлсинә апа Сәхбетдинова дәресләр уздыра. Ул аларга Мөхәммәд (с.г.в.)нең тормыш юлын һәм гарәп графикасын өйрәтә.

Ә Тәзкирә апа Низамиева иртәнге якта мәктәпкә килеп укучыларны пәйгамбәрләр тарихы белән таныштыра, ислам динендәге әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтә. Бу гамәлләрдән бакча балалары да читтә калмады, нәниләргә Тәзкирә апа гарәпчә исәнләшү, саубуллашу, аш янында үз-үзеңне дөрес тоту, ризыкка, иптәшләреңә, ата-аналарыңа карата хөрмәт хисләрен эченә алган әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтте. Чәршәмбе исә мәчеткә килүчеләр Коръән сүрәләрен дөрес ятлау дәресен укыйлар. Һәр аятьне тәҗвид кагыйдәләре буенча өйрәнәләр.

Өлкән яшьтәгеләр вәгазь тыңларга җыела. Шулай ук Хәдис фәне, ягъни Коръән иңү сәбәпләрен, физиләтләре нәтиҗәләрен өйрәнү дәресе дә укытыла безнең мәчеттә. Ә пәнҗешәмбе көнне гарәп грамматикасын, ягъни гарәпчә өйрәнү, иске имла өйрәнү дәресләре укытыла.

Аннан Фикһ дәресендә намаз, ураза, хаҗның әһәмияте аңлатыла. Җомга көнне мәчетебезгә Җомга намазына җыелалар. Быел Вәрәшбашта мәчет каршында эшләп килүче курсларны 27 кеше тәмамлады, шуның 7се – мәктәп балалары. Шулай итеп, һәр кылган гамәл файдага уза безнең авылда.

Һәр сабый дөньяга фитри иман белән туа, ягъни Аллаһка табынучы була. Нинди гаиләдә тәрбияләнүенә, нинди тәрбия алуына карап, ул үз динен сайлый. Кемдер христиан дине, кемдер буддизм дине канунары белән яши. 

Ислам дине чисталыкка, төгәллеккә, сабыр, акыллы, тырыш һәм эшчән, һәр кешегә игътибарлы булырга, хәрамнән хәләлне аерырга өйрәтә. 

Аллаһка итәгать итә торган, үзебезне хөрмәт итә белгән, үзебезгә догачы балалар калдырырлык итеп яшәү насыйп булса иде. Һәркем үзенчә яши, үзенчә фикерли, үзенчә ялгыша, һәркемнең үз үлчәве бар. Шуңа күрә дә ялгыш фикерләр әйтелгән икән, Аллаһ үзе кичерә күрсен инде без бәндәләрне.

Бер хәдистә:«Син гыйлем бирүче, кешеләрне гыйлемгә өйрәтүче бул, я булмаса гыйлемне өйрәнүче, тыңлаучы бул!» диелгән. Димәк, өйрәтүчеләргә дә, өйрәнүчеләргә дә Ходай үзе разый булсын иде.

Миләүшә Хәсәнова , Мөслим районы Вәрәшбаш мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев