Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Зикер – Аллаһны мактау

Иң яхшы зикерләрнең берсе – Коръән уку һәм Аллаһның сүзләренә төшенеп фикер йөртү, уйлану.

Пәйгамбәребездән (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Ураза тотучыларның кайсыларының уразасы иң әҗерлесе?» дип сорадылар. Ул әйтте: «Аллаһны күп итеп зикер итүчеләрнеке» (Әхмәд бин Ханбәл).

Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримнең 250дән артык аятендә зикер кылуның зарури булуын әйтә. Зикер иманның аеруча мөһим күрсәткече. Зикер кылыр өчен кешегә кыйммәтле нәрсәләр дә, байлык та, күпсанлы нәсел дә кирәкми, аңа бары тик тел кирәк, йөрәк кирәк, тәкъвалык кирәк, ихлас булу кирәк.

Барысы да яхшы вакытта Аллаһны зикер кылып яшәү иң зур нигъмәткә тиң булса да, адәм баласының психологиясе шулай корылган – проблема килеп туганда гына Раббысын искә төшерә ул.

Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә «Кемнәр иман китерделәр, аларның калебләре (йөрәкләре) тынычлана, Аллаһны зикер итеп; әллә тынычланмыймы калебләр Аллаһны зикер итеп?»-дип мөрәҗәгать итә («Рәгыйд» сүрәсе, 28 аять).

Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) әйткән: «Зикернең иң хәерлесе – „Ләә иләәһә илләллаһ“, доганың иң хәерлесе – „Әлхәмдүлилләәһ“ (имам Ибне Мәҗә). Без Аллаһ яралткан суны эчәбез, Аллаһның ризыкларын ашыйбыз, һавасын сулыйбыз.

Шуңа күрә һәрвакыт „Әлхәмдүлилләәһ“ дип әйтергә, шөкранә кылырга тиешбез. Нәрсәдер эшләргә алынсак, әлбәттә, „Ин шәә Аллаһ“ дип, яки „Аллаһ теләсә“ дип ниятләргә тиешбез. Ялгыш сүз әйтсәк, яисә гөнаһ эшләсәк, „Әстәгъфируллааһ“ дип әйтергә тиешбез. Менә бу — Аллаһны искә алу, аны олылау, зурлау булыр.

Иң яхшы зикерләрнең берсе – Коръән уку һәм Аллаһның сүзләренә төшенеп фикер йөртү, уйлану. Шуңа күрә, әйдәгез, гарәп хәрефләрен танырга өйрәник! Шуны да онытмыйк, Коръәннең укылган һәрбер хәрефе өчен безгә 10 әҗер-савап язылачак, ин шәә Аллаһ!
Рамазан аен ашау-эчүдән генә түгел, барлык гөнаһлардан тыелып, сүзләребез һәм гамәлләребезгә игътибарлы булып, Аллаһны күп итеп зикер итеп үткәрик.

Аксуева Алинә, РИИ студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев