Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Тәкәбберлектән саклан!

Коръән аятьләрендә тәкәбберлектән сакланырга киңәш ителә.

Дини китапларда: «Җир йөзендә тәкәбберләнеп йөрмә. Чөнки син җирне тишеп яра алмассың, буең да таулар биеклегенә җитмәс», – диелә.

Мөхәммәд пәйгамбәр тәкәбберлек турында бер хәдисендә болай дигән: «Тәкәбберләнгән кешене Аллаһ түбән төшерер, ихлас күңелле (тыйнак) кешенең исә дәрәҗәсен күтәрер».

Мөхәммәд Пәйгамбәрне беренче мәртәбә күргән бер гарәп, аннан куркып, калтырана башлаган. «Әй иптәш, курыкма! Мин дә арпа икмәге ашаган бер хатынның баласымын», – дип тынычландырган аны пәйгамбәребез.  

Башка пәйгамбәрләр дә үз өммәтләрен тәкәбберлектән сакланырга өндәгәннәр. Әйтик, Нух пәйгамбәр вафат булыр алдыннан балаларын үз янына чакырып китергән дә, аларга васыять итеп тәкәббер булудан тыйган.

Син дә тәккәбберлектән саклан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев