Көмеш кыңгырау

Рәхмәт әйтүе рәхәт

«Рәхмәт» сүзенең зур тәэсир итү көче бар.

«Рәхмәт һәркем өчен рәхәт» дигән кечкенә бер хикәя бар. Идрис Туктар язган аны. Бу гыйбрәтле хикәя мәктәп дәреслекләренә кертелгән. Аның эчтәлеге болай. Малай кибет­тән Хафиз бабайга ипи алып кайтып бирә. Шуның өчен бабай аңа рәхмәт әйтә. Малай да бабайның рәхмәтенә каршы рәх­мәт белән җавап бирә. «Ипи алып кайтучы син ич, нигә миңа рәхмәт әйтәсең?» - ди Хафиз бабай. «Рәхмәткә каршы рәхмәт тагын да рәхәт», - дип җавап бирә малай. Уч төбе кадәр шушы хикәягә күпме мәгънә сыйган. Мондагы һәр сүз, һәр җөмлә күңелгә сары май булып ята. Бу хикәяне мәктәптә балалар белән укыган саен укыйсы килә. Соңыннан мин уйланып йөрим. Рәхмәт сүзе ни өчен күңелне җылыта? Рәхмәт әйтү нигә үзеңә дә, рәхмәт сүзен ишеткән кешегә дә куаныч бирә? Балаларга да шул сорауларны бирәм: бүген кемнәргә рәхмәт әйттегез, сезгә кемнәр рәхмәт әйтте, дим. Куана-куана сөйлиләр.

Сере нидә? Психологлар әйтүенчә, «рәхмәт» сүзенең зур тәэсир итү көче бар. Мәсәлән, Роберт Эммонс бу сүз бөтен тормышны үзгәртә ала ди. Психолог фикеренчә, кешеләрдә яхшылык күреп, рәхмәт әйтә белгәннәр оптимист, юк-барга борчыл­мый, булганына шөкер кыла. Алар җиңелрәк яши. Гел борчу-мәшәкатьләр эчендә яшәгән, үз эченә бикләнгән кешеләргә психологлар  башкаларга  рәхмәтле  булырга  куша.   Шул рәвешле аларның кешеләргә игътибары арта, авыр уйлардан арына, башкалар белән аралаша башлый.

Кемгә дә булса рәхмәтлелек хисен кичергәндә кеше үзен физик яктан да, рухи яктан да яхшырак тоя. Бу - фәнни рас­ланган факт. Берәү сиңа ярдәм итеп, син аңа «рәхмәт» дисең икән, бу коры сүз әйтү генә түгел, бу - аңа үзеңнең йөрәк җылыңны, бер кисәкчегеңне дә бирү.

Рәхмәт әйтү һәм аны башкалардан ишетү яшәргә көч бирә. Кемгәдер булышып, аннан «рәхмәт» ишетү бәхет хисе тудыра. Игътибар иткәнегез бардыр: рәхмәт әйткәндә кеше һәрвакыт елмая. Ишетүченең дә кәефе күтәрелә, ул да шун­нан башкаларга рәхмәт әйтергә өйрәнә. Бу сүз бүгенге кырыс, стресслар белән тулган заманда кеше күңелен йомшартырга сәләтле булуы белән аеруча кадерле.

Рәхмәт сүзләрен кешеләргә генә түгел, беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә әйтергә кирәк, чөнки кеше бөтен яшәеше, барлыгы белән Аңа бурычлы. Иртән йокыдан уянып, бу якты дөньяны күрәсең, үз аякларың белән йөреп китәсең, хәләл көчең белән гаиләңне туйдырырлык нигъмәтләр табасың икән -шуларга шөкер итәргә кирәк. Шөкер итү - Аллаһка рәхмәт әйтү ул. Шөкер иткән кешенең тормышы тыныч һәм бәрәкәтле була. Үзенә рәхмәт әйтүчеләрне Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламас. Әмма рәхмәт йөрәк түреннән чыгарга тиеш.

Фәрит Вафин. 2021нче елгы «Татар мөселман календареннан»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: