Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Өлкәннәр белән үзеңне ничек тотарга?

Карт хәтернең үзенчәлекләре бар.

Күп вакыт алар куйган әйберләрен таба алмый азапланалар, хәтта киеп куйган күзлекләрен дә эзләп җәфа чигәләр, дата, саннарны начар хәтерлиләр. Моның өчен аларны гаепләмик. Каты кагылып, җаннарын өшетмик. Бүлмә җыештырганда әйберләрен башка урынга күчермәгез.

Олы кешеләрнең үткәннәрне сөйләп, хатирәләрне яңартасы, аларны кемгәдер истәлек итеп калдырасы, уртаклашасы, эчләрен бушатасы килә. Андый чакта да сабырлык белән әңгәмәдәш булыгыз.

Проблемалы чакларда ярсып китә башласалар, игътибарларын темадан читкә юнәлтегез. Авырган чакларында хәленә керә, үтенечләрен канәгатьләндерә белегез.

Картлыкта кеше сабый бала кебек самими, ярдәмгә мохтаҗга әйләнә, аларны елмайтырга бер ягымлы караш, җылы сүз җитә. Авыр сумкаларын күтәрешеп кайтуны, яки транспортта урын бирүне, юл аша җитәкләп чыгарып куюны да зур бүләк һәм хөрмәт итеп кабул итә өлкәннәр. Аңлаган кешегә аларның бер рәхмәте генә дә күпме савапка ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев