Көмеш кыңгырау

Мәскәү татарлары штабында Изге Мәүлид аена багышланган Коръән ашы үтте

Мәскәү татарлары штабында Рөстәм Ямалеев тарафыннан Коръән ашлары еш уздырыла. Тик бу айдагы Коръән ашы башка вакыттагы мәҗлесләрдән бераз аерыла, чөнки ул изге Мәүлид аена туры килде. Димәк, бу мәҗлеснең мәгънәсе, эчтәлеге һәм кыйммәте безнең өчен аеруча мөһим!

Мәүлид аен икенче төрле Рабигель-әүвәл ае дип атыйлар. Халыкта Мәүлид сүзе — туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата, чөнки бу айда Аллаһы Тәгаләнең сөекле рәсүле Мөхәммәд Пәйгамбәр дөньяга килгән. Шуңа күрә Рабигель-әүвәл Ислам динендә әһәмиятле айларның берсе булып санала.

Коръән ашына югары дәрәҗәле һәм күренекле шәхесләр килде. Алар арасында хәтта РСФСРның Халыкара артисты, композитор, кинорежиссёр, үз исемендэге Җыр театрының сәнгать җитәкчесе Ренат Ибраһимов та бар иде.

Шулай ук Коръән ашына мөфти ярдәмчесе, имам-хәзрәт Ильнар Гайнетдинов; Мәскәүнең татарлар җәмгыяте эшлеклесе Гаяр Искандәров һәм башка хөрмәтле кунаклар килделәр.

Мәҗлеснең Россия күләмендә халык исәбен алу процессына туры килүе дә үзенчәлекле. Бу уңайдан Рөстәм Ямалеев халык исәбендә үзебезне татарлар дип билгеләүнең мөһимлеген искә төшерде.

“Без — татар милләте кешеләре, барыбызны да бер тарих, әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр, мәдәни мирасыбыз һәм татар теле берләштерә! Безгә халык буларак бердәм булырга, бер-беребезне хөрмәтләп, ярдәм итеп, аралашып яшәргә кирәк! Шунлыктан бүгенгедәй очрашулар, бергә күрешүләр безнең өчен аеруча мөһим!” — дип билгеләде ул.

Коръән ашына җыелган кунаклар өчен Ильнар хәзрәт тарафыннан бик кызыклы һәм файдалы вәгазь укылды. Өстәвенә ул тыңлаучыларга Мәүлид аеның чын мәгънәсен җиткерде.

“Әлеге ай мөселманнарны изге һәм игелекле гамәлләр кылырга чакыра. Пәйгамбәребез кушканнарны үтәп, без рухыбызны гына чистартып калмыйбыз, ә ихласлыкны, рухи кыйммәтләребезне һәм яхшы гамәлләребезне арттырабыз. Мәүлид ул – кеше җыелган җирдә Коръән уку, дога кылу, вәгазь сөйләү, Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең кем икәнлеген аңлату дигэн сүз һәм шуны җыелышып бәйрәм үткәрү мәгънәсе белән берүк бутарга ярамый” – дип аңлатты ул.

Коръән ашында олылардан тыш, яшь буын вәкилләре дә катнашты. Алар Ильнар хәзрәт сөйләгән вәгазьне кызыксынып тыңладылар, үзләре өчен файдалы мәгълүматлар алдылар.

Мәскәү шәһәрендә татарлар өчен мондый мәҗлесләрнең булуы бик кирәк. Чөнки Коръән ашына килгән кешеләр татар телендә сөйләшеп кенә калмый, ә изге догалар тыңлап, Ислам дине әһелләре белән аралашып, мөселманлык рухын тагын да көчлерәк тоя башлый. Шуңа да бу юнәлештә тырышлык куеп эшләп килүче Татарлар штабы җитәкчеләренә зур рәхмәт.

Лилия Галимова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: