Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Мәчетебездә Азан бәйгесе узды

Мөселман булуым белән, татар гаиләсендә туып үсүем белән мин чиксез горурланам. Гаиләбез белән намаз укыйбыз, мәчетләргә йөрибез, Аллаһка Шөкер. Үз авылыбызда азан әйтү бәхетенә дә ирешәбез кайчак.

Кечкенә чактан ук безне ислам дине кануннары буенча тәрбияләп үстерәләр. Олыларны хөрмәт ит, кечеләргә ихтирам белән кара, әйбер урлама, үзеңне итәгатьле тот. Боларның барысын да әти-әниебез, укытучыларыбыз безнең тормыш якты, матур булсын өчен, балачактан ук каныбызга сеңдергән. Үсә барган саен, шушы алтын кагыйдәләрнең чын мәгънәсенә тагын да ныграк төшенәсең икән ул... 

20нче февраль көнне намазга чакыруның кагыйдәләрен, дөрес әйтелешен белдек бит әле, чөнки Наласа мәчетендә ул көнне азан бәйгесе узды! Казаннан килгән мөхтәрәм кунаклар, Марсель Әхмәдуллин белән Марсель Вәгыйзов, безне тыңладылар, хаталарны төзәттеләр һәм иң мөһиме – азанны дөрес итеп әйтү буенча осталык дәресе уздырдылар.

 

Ике Марсель абыйдан бер дәрес

Безне, ягъни катнашучыларны, өч төркемгә бүлделәр: башлангычлар, урта һәм олы сыйныфларда укучылар. Шуннан соң һәрбер егет үзенең талантын күрсәтергә ашыкты, ә жюри әгъзалары аларны игътибар белән тыңлап, нәтиҗә ясап утырды.

Гарәп хәрефләре ничек әйтелә? Азан әйткән вакытта һаваны ничек алырга һәм ничек итеп чыгарырга? Кайсы иҗекләрне сузарга? Осталык дәресендә булган егетләр әлеге сорауларга җавапны, һичшиксез, беләләр. Чыннан да, ике Марсель абый белемнәребезне һәм азан әйтү теләген тагын да арттырдылар.

Нәрсә ул мәкам?

Әлеге очрашудан без күптөрле әйберләр белеп кайттык. Мисал өчен, намазга чакыру билгеле бер мәкам белән әйтелә икән. Бу нәрсә дигәнне аңлата соң? Мәкам ул азанны ни дәрәҗәдә сузу, нинди интонация белән әйтүгә бәйле. Без Әхмәт мәкамен кулланырга тиеш. Ә мәсәлән, Төркиядә 5 вакыт намазга 5 төрле итеп чакыралар, ягъни көн саен 5 мәкам кулланалар икән. Шуңа да әлеге илдә азан әйтүгә зур игътибар бирелгән, мөәзиннәрне дә 9 ай әзерлиләр анда. Шулай ук азан төрле ноталарда әйтелсә, бу тагын да матуррак яңгыраячак. Кайбер иҗекләрне калын тавыш белән, ә кайберләрен нечкәрәк, яки югары тонда әйтү мөһим. Бу очракта азанны тыңлыйсы гына килеп торачак!

Тавышны «җылытырга» кирәк

Тагын бер мөһим пункт – ул да булса тәҗвид, ягъни гарәп хәрефләрен дөрес итеп яңгырату, кайбер иҗекләрне сузу, ә кайберләрен кыска итеп кенә әйтү. Моны үтәү бик мөһим. Ни өчен дисәгез, гарәп телендә бер генә хәрефне үзгәртсәк яки иҗекне озаграк сузып җибәрсәк, бөтенләй икенче төрле сүз туачак. Шуңа күрә, азан әйткәндә, иң беренче чиратта дөрес әйтелешкә игътибар бирү зарур. Шулай ук намазга чакырган вакытта безнең тавышыбыз яңгырап торырга һәм һәрбер кешенең күңеленә үтеп керә торган булырга тиеш. Ә моның өчен аны дөрес итеп җылытырга, кирәкле күнегүләр башкарырга кирәк. Мәсәлән, берәр белгән җырны көйләп йөрергә була, әлеге ысулның ярдәме бик зур. Марсель абыйлар үзләре шулай эшлиләр икән. Моны сер буларак кына әйттем сезгә. Сөйләштекме?

Күбрәк булсын!

Язмам шулай ахырына да барып җитте бугай. Әлеге очрашу һәрберебезнең күңелендә якты бер хатирә булып сакланып калды. Белемнәр һәм бүләкләр (бәйге булгач, җиңүчеләр дә булды, әлбәттә, һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды) белән өйләребезгә таралдык. Бу бәйгедә  мин беренче урын алдым. Шуңа чиксез шатмын! Казаннан килгән Марсель Әхмәдуллин белән Марсель Вәгыйзовка, имамыбыз Зөфәр хәзрәткә һәм әлеге чараны оештыруда катнашкан һәрбер кешегә олы рәхмәт әйтәсе генә кала. Шундый очрашулар, осталык дәресләре тагын да күбрәк булсын иде!

Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы, Наласа мәктәбе, 11нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев