Көмеш кыңгырау

Чын мөселман ничек тәгам җыя?

Ислам динен тотучыларның туклану җәһәтеннән үз кагыйдәләре бар.

Мөселман хәләл (ашарга ярый торган, рөхсәт ителгән, «чиста») ризык белән генә тукланырга тиеш. Моның нечкәлекләре күп һәм үзен хак мөселман санаган һәркем аларны белергә тиеш. Әйдәгез, шул кагыйдәләрне искә төшерик.
Гомуми таләпләр:
♦ Бик нык ачыккач кына, ашарга утырырга кирәк, анда да тәмам туйганчы түгел, чама белән генә ашарга.
♦ Мөмкин булса, табынга ялгыз гына утырмаска. Аллаһы ризыкны кешеләр файдасына җибәрә һәм ризыкка күбрәк кул үрелгән саен, хуҗаның дәүләте шулкадәр арта бара.
♦ Ризыкка үрелер алдыннан махсус дога укырга, йә булмаса: «Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим», дияргә кирәк.
♦ Ризыкка иң алдан үрелмәскә, ә бәлки гаилә башы яки арадагы иң өлкән кеше үрелгәнне көтәргә. Өлкән кеше яки гаилә башы да табынга утырышканнарны озак көттермәскә тиеш.
♦Табынга китерелгән ризыкның ислам тарафыннан рөхсәт ителүенә шик туган очракта, ул ризыкны оялып кына, бик аз гына кабул итәргә тиешсез. Хәтта бик нык ашыйсы килгәндә дә яки ачлык кичергәндә дә. Азыкны кабул итү ризык «чиста» булганда да, авыр холыклы, кансыз яки Коръән-шәриф кануннарын үтәмәүче кеше куйганда да югарыда әйтелгәнчә эшләнә.
♦ Ризыкны уң кул белән ашыйлар.
♦ Икмәк—изге ризык. Авыздан икмәк валчыгы төшсә, аны эзләп табып ашарга кирәк. Икмәк кисәген ташлау— һич гафу ителә торган эш түгел: бу— мөселманның тәкәббер һәм үзен икмәктән дә зурга куюын күрсәтүче гамәл.
♦ Ризыкны яхшылап чәйнәп йотмыйча торып, икенче кисәккә үрелмәскә кирәк.
♦ Табынга утырганнарга карата мәрхәмәтле, юмарт булырга һәм күңелләрен төшермәскә тырыш. Янәшәдә утырган кешеләргә күңел рәнҗетә торган нәрсәләр сөйләмәскә, тавышны күтәреп, кычкырып сөйләшмәскә. Алга куелган ризыкларны тәнкыйтьләргә һич ярамый.
♦  Хуҗа кеше табынны төгәлләгәч, башкаларга да рәхмәт догасы укып урыннан торырга мөмкин.
♦ Мөселман кеше чакырмыйча кешегә ашка баруны әдәпсезлек дип саный.
♦  Әгәр берьюлы ике кешедән чакыру алсаң, сиңа якын яшәгәненә бару яхшырак. Әгәр йортлары тигез ераклыкта булса, үзегезнең күңелегез тартканына барыгыз.
♦ Чакыру алсагыз, үзегез белән чакырылмаган, ят кеше ияртеп бармагыз. Әгәр ул кеше әрсезләнеп ияреп бара икән, кунакка кергәнче йорт хуҗасын кисәтү хәерле: «Иптәшем бирегә үз теләге белән килде. Әгәр теләсәгез — керсен, теләмәсәгез, кайтып китсен», — диегез.
♦ Хуҗа күрсәткән урынга гына утырыгыз. Тирә-якка ялт-йолт карану, йорт җиһазларын күздән кичерү шулай ук әдәпсезлек санала.
♦Табыннан, хуҗа рөхсәтеннән тыш, ниндидер ризыкны ала китү —әдәпсезлек.
♦ Ашап туйгач, җәмәгать белән бергә дога кылып, хуҗаларга рәхмәт әйтергә кирәк: «Йә, Аллаһ, йорт хуҗасына, безне чакырып кунак иткән өчен, муллык бир, аның мөлкәтен арттыр, аңа шәфкатьле бул, рәхмәтеңнән ташлама!» — дип саубуллашырга кирәк.
♦ Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәлам әйтте: «Ризыклангач, тизрәк таралырга тырышыгыз». Чынлап та, чакырылган җирдән вакытында китә белү — әдәплелек билгесе. Күрәсең, татар ашар да качар, дигән әйтем тикмәгә генә килеп чыкмагандыр.

Гаилә календареннән, 2013 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: