Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Быел Бәраәт кичәсе 24 февральдән 25енә каршы кичтә була

Изге Коръән китабы шушы кичәдә дөнья күгенә иңдерелә.

Бәраәт кичәсе

Һиҗри ел исәбе буенча шәгъбан аеның 14-15нче көннәре арасындагы төн – Бәраәт кичәсе, мөселман дөньясында көтеп алынган, хөрмәтле кичә. Изге Коръән китабы шушы кичәдә дөнья күгенә иңдерелә. Ә Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) төшерелә башлый. 

«Бәраәт» сүзе бурычтан, авырудан, гаеп һәм җәзадан котылу мәгънәсен белдерә. Бу кичәдә барлык кешеләрнең бер еллык язмышы язылып куела. Адәм баласы ана карынында 4 айлык, ягъни 120 көнлек булган вакытта аның дөньялыкта җыячак ризыгы, бу кеше бәхетле буламы, бәхетсезме – шулар языла һәм фәрештәләргә тапшырыла. Ләкин Аллаһ Тәгалә ул язмышны үзгәртү мөмкинлеген дә бирә. Бәраәт кичәсен нәкъ менә шундый мөмкинлек бирелгән кичә дип аңларга кирәк.

Аллаһ Тәгалә ул төнне иртән кояш чыкканчыга кадәр: "Юкмы гафу сораучы – аны гафу итәм. Юкмы ризык сораучы – аны ризыкландырам. Юкмы кайгылы вә авыру кеше – шифасын бирәм", – дип көтәр (Ибн Мәҗә).

Бәраәт кичәсен намазда, Коръәни-Кәрим укуда, тәүбә-истигъфарда һәм догада уздыру савап алуга һәм гөнаһларыбызның ярлыкануына сәбәп булачак.

Аксуева Алинә, РИИ институты, журналистика бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев