Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Ахырзаман галәмәтләре

Ахырзаман турында ишеткәнегез бармы сезнең? Кыямәт көнен (дөнья бетүне) ахырзаман дип йөртәләр.

Аның кайчан буласын беркем дә белми. Аллаһтан башка билгеле. Әмма аның билгеләре инде бар.

1. Мөхәммәт пәйгамбәрнең килүе. Ул – ахырзаман пәйгамбәре.

2. Айның икегә ярылуы.

3. Сүриядә Бусра дигән җирдә төнлә яктылык җәелү.

4. Мөселманнар арасында низаглар чыгу.

5. Бәла-казалар арту.

6. Байлыкның артуы.

7. Хатын-кызларның киенү рәвеше үзгәрү (ирләрчә киенү).

8. Эшнең лаек булмаган кешеләргә тапшырылуы.

9. Туганлык кимү.

Киләчәктә дә безнең тормышта байтак үзгәрешләр (ахырзаман билгеләре) килеп чыгарга тиеш икән. Әйтик:

1. Хайваннарның кешеләр белән сөйләшүе.

2. Айның ике мәртәбә зураюы.

3. Евфран елгасы астыннан алтын тау чыгу.

4. Җир астындагы кыйммәтле ташларның җир өстенә чыгуы һәм башкалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев