Көмеш кыңгырау

Агачтагы кунак (дини риваять)

Арыслан шикелле бул – синең табышыңның артыгыннан башкалар да файдалансын!

Бер кеше төнне тынычсыз бер кырда үткәрергә мәҗбүр булды. Ерткыч хайваннардан курыкканга күрә, бер зур агачның өстенә менеп утырды. Күп вакыт үтмәде, бер гарип төлке килеп, шул агачның астына сузылып ятты. Агач башындагы юлчы: «Бу мескен төлке нәрсә ашап, нәрсә эчә икән?» – дип уйлый башлады. Озак та үтмәде, ерактан бер арысланның килгәнен күрде. Арысланның авызында зур гына ит түшкәсе бар иде. Төлке, аны күреп, яшеренде. Арыслан шул ук агачның астына килеп, табышын ашый башлады. Туйганчы ашаганнан соң, ризыгының бер өлешен калдырып китте. Арыслан киткәч, төлке, авыр аксап, тагын агачның астына килде һәм арысланнан артып калганнан ашап, үзен туйдырды. Агачтагы кунак: «Димәк, гарип, хаста хайванның ризыгын Аллаһ барыбер аның янына китерә, аны ач калдырмый икән. Алай булса, мин нигә көне-төне тырышып эшләп йөрим соң? Моннан соң мин дә төлке шикелле бер эш эшләмичә, ризыгымны көтеп кенә торыйм», – диде.

Иртүк юл кырыендагы бер өнгә карап, ризыгын көтә башлады. Бер көн, ике көн, өч көн көтте. Ләкин беркемнең дә килгәне һәм ризык китергәне булмады. Ачлыкка чыдый алмыйча, ул хуштан китеп җиргә егылып төште. Шул ук вакытта бер төш күрде, төшендә бер кеше аңа шулай диде: «Әй, юләр, әй, ахмак кеше, ялкауланма! Тәнең сәламәт чагында эшлә. Нигә үзеңне гарип төлке урынына куясың? Арыслан шикелле бул – синең табышыңның артыгыннан башкалар да файдалансын!»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: