Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Җыр – аның аерылгысыз юлдашы

Кечкенә генә булуына карамастан, Әминә Әхмәтҗанова 42 тапкыр Халыкара, Республика һәм Рәсәй күләмендәге конкурсларда лауреат исеменә лаек була, дип яза Tatar Today - татар яңалыклары порталы.

Әминә Әхмәтҗанова 4 яшьтән башлап гаилә бәйрәмнәрендә, якыннары өчен генә җырлап килгән булса, 6 яшендә Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге 26 нчы номерлы музыка мәктәбенә килеп, үзенең беренче укытучысы – Камилә Лемар кызыннан вокал дәресләре ала. Шуннан соң Әминә вокал конкурсларында жюри тарафыннан югары бәяләнә, төрле конкурсларда лауреат исеменә лаек дип табыла башлый.

Шулай итеп, ул атнага 3-4 мәртәбә вокал дәресләрендә, ә ял көннәрендә конкурсларда, концертларда чыгыш ясый торган була.

2018 елның сентябрендә җырчы кыз музыкаль-хор балалар мәктәбенә укырга керә, укытучысы Горностаева Анжелика Виктор кызы кул астында вокал белән шөгыльләнүен дәвам итә.

Әминә – тормыш сөючән кыз. Әлеге сыйфат аны тулысынча ачып бирә. Аралашырга яратучы кыз тормышка, кешеләргә, табигатькә гашыйк, табигать кочагында спорт белән шөгыльләнүне үз итә. Үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә ул күп әйберне тиз отып ала. Җыр – аның аерылгысыз юлдашы. Яшь талант иясе сәхнәдә басып торуыннан зур канәгатьләнү хисе кичерә һәм эчкерсез елмаюы, матур тавышы белән жюри әгъзаларының йөрәген яулый. Ул татар, рус һәм инглиз телләрендә җырлый, джаз юнәлешен үзләштерә. Быел яшь җырчы беренче тапкыр Сәйдәшев исемендәге концертлар залында узган ”Киләчәк буын йолдызлары” (“Звезды из завтра”) концертында “Дим-дим” татар халык җырын оркестрга кушылып башкарды.

Әлеге җыры белән ул 12 июнь, Татарстан башкаласының Кремль яры буенда Россия көне бәйрәмендә дә данлыклы тарихи биналар — Кол Шәриф, Сөембикә манаралары төшкән күлмәктән чыгыш ясады.

Талантлы кыз күлмәге белән генә түгел, чыгышы, сөйкемлелеге белән дә җәлеп итте. Аның татарча җырга төшерелгән клибы да тамашачы күңелендә үз урынын тапты.

“Дөньяда иң матур тел ул – минем туган телем!” – дип моңлана Әминә анда.

Әминә Әхмәтҗанованың яулаган җиңүләре күпләрне таң калдырырлык:

2019 ел: • Ел саен үткәрелә торган Халыкара конкурс “Детство цвета апельсин”, гран-при иясе. • Республикакүләм ачык конкурс “Союз талантов Татарстана”, 1 дәрәҗәдә лауреат, махсус бүләк иясе. • Халыкара конкурс-фестиваль “Взлетай”, 1 һәм 2 дәрәҗәдә лауреат. • Республикакүләм конкурс “Созвездие – Йолдызлык”, район этабында( Вахитов һәм Идел буе районнары) — 2, шәһәр этабында 3 дәрәҗәдә лауреат. • Халыкара конкурс “Мы вместе”, 2 дәрәҗәдә лауреат. • “Мини –мисс Татарстана – 2019” бәйгесе финалисты, “Җырчы” номинациясендә җиңүче.

2018 ел: • Халыкара музыкаль башкару конкурсы “Созвездие юных талантов”, 1 дәрәҗәдә лауреат. • Халык иҗаты Халыкара фестивале “Сәләт”, гран-при иясе. • Халыкара фестиваль-конкурс “Путь к Вефлеемской звезде», 1 дәрәҗәдә лауреат. • Татар җыры конкурсы “Кояшлы бүләк”, 1 дәрәҗәдә лауреат. • “Казан сандугачы” конкурсы, район этабында -1, шәһәр этабында 2 дәрәҗәдә лауреат. • Балалар, яшүсмерләр һәм зурлар иҗаты Халыкара конкурс-фестивале “Art-Cозвездие”, 1 дәрәҗәдә лауреат. • “Дети России” хәрәкәте кысаларында үтә торган “Достижение” Халыкара конкурс-фестивале, 1 дәрәҗәдә лауреат.

2017 ел: • Иҗади талантлар Рәсәйкүләм конкурсы “Многоцветье осенней палитры”, 1 дәрәҗәдә лауреат. • Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты VII Халыкара фестиваль-конкурсы «Звездный дождь», 1 дәрәҗәдә лауреат. • Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты VII Халыкара фестиваль-конкурсы «Рождественская сказка», 1 дәрәҗәдә лауреат. • Халыкара конкурс-фестиваль “Dreamfest”, 1 дәрәҗәдә лауреат. • Иҗади талантлар Рәсәйкүләм конкурсы “Весны прекрасное творение”, 1 дәрәҗәдә лауреат. • “Мини –мисс Татарстана – 2017” бәйгесе финалисты, “Матурым” номинациясендә җиңүче.

Киләчәктә дә Әминәнең уңышлары дәвамлы булсын!

Тулырак -> Нәни җырчы Әминә Әхмәтҗанова — 42 тапкыр төрле масштабтагы конкурслар лауреаты | Tatar Today - татар яңалыклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алмаз