Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Һө­нәр мәк­тәп­тә сай­ла­на!

Кул­ла­рын­нан гөл­ләр та­ма ди­гән­не ише­тә­не­гез бар­мы сез­нең? Бар­дыр.

Ә кеч­ке­нә­дән эш рә­тен бе­леп үс­кән ба­ла­лар­ны күр­гә­не­гез бар­мы? Без­нең – бар! Ос­та кул­лы эш­чән ма­лай­лар-кыз­лар укы­ган 69нчы мах­сус (кор­рек­ци­я­ләү) мәк­тә­бен­дә бу­лып кайт­тык без. 228 ба­ла шту­ка­тур, сле­сарь, сто­ляр, те­гү­че һө­нәр­лә­ре­нең се­ре­нә өй­рә­нә би­ре­дә. Ба­ла­лар ку­лы бе­лән эш­лән­гән җи­һаз­лар, уен­чык­лар, төр­ле эш­лән­мә­ләр – нәр­сә­гә күз төш­сә дә, сок­ла­ныр­лык! Иң мө­һи­ме – үз­лә­ре бул­дыр­ган­ны сак­лап, ка­дер­ләп то­та алар.

 

Иң ос­та­лар!

Мәк­тәп уку­чы­ла­ры ел са­ен «Һө­нә­рен­дә иң ос­та» рес­пуб­ли­ка һө­нә­ри бәй­ге­сен­дә кат­на­ша, ел са­ен күп ке­нә приз­лы урын­нар яу­лый­лар, җи­ңү­че­ләр бу­ла­лар. Бы­ел Во­ва Ани­си­мов иң ос­та шту­ка­тур бу­ла­рак (пе­да­го­гы Ва­лен­ти­на Му­ра­шо­ва), Аль­би­на Сол­тан­гә­рә­е­ва иң ос­та пе­шек­че бу­ла­рак (пе­да­го­гы Лан­дыш Хә­ми­дул­ли­на) 1нче урын­га ла­ек бул­ган. Мо­ңа ап­ты­рый­сы да тү­гел: мәк­тәп­тә үз эш­лә­рен яра­ту­чы фи­да­карь мө­гал­лим­нәр эш­ли! Дүрт укы­ту­чы «Иң ях­шы пе­да­гог» гран­ты­на ия дип та­был­ган.

 

Му­зей­да

Мәк­тәп­нең үз му­зее бар. Мәк­тәп ди­рек­то­ры Габ­де­рәүф Вол­ков­ның күп­тән­ге хы­я­лы бул­ган ул. Җый­нак кы­на бүл­мә­дә өч төр­ле экс­по­зи­ция урын ал­ган. Бер­сен­дә – 35 ел­лык мәк­тәп та­ри­хы. Ту­ган тө­бәк­нең тор­мыш-көн­кү­ре­шен ча­гыл­дыр­ган экс­по­зи­ция дә бик бай: Коръ­ән, элек­ке­ге кулъ­яз­ма­лар, ча­ба­та, кө­ян­тә­ләр... 21нче га­сыр ба­ла­сы ише­теп тә бел­мә­гән нәр­сә­ләр бар би­ре­дә. Ә Бө­ек Ва­тан су­гы­шы­на ба­гыш­лан­ган бү­лек­не күб­рәк ма­лай­лар үз итә тор­ган­дыр. «По­ис­ко­вик» эз­та­бар­ла­ры яр­дә­ме дә зур бул­ган икән. «Ка­лаш­ни­ков» ав­то­ма­ты, пу­ля­лар, тет­кә­лә­неп бет­кән кас­ка, ме­даль­он­нар... – экс­по­нат­лар чып-чын. Ди­вар­да Җи­ңү­гә илт­кән юл­лар­ның ни­ка­дәр авыр бу­лу­ын ча­гыл­дыр­ган стенд.

 

Ос­та­ха­нә­ләр­дә

Юк кы­на нәр­сә­дән дә сән­гать әсә­ре ясап бу­ла икән ул. Таш­лан­дык җи­һаз­ны ялт итеп тор­ган яңа­га әй­лән­де­реп бу­ла икән. Шоп-шо­ма, ял­ты­рап тор­ган ул урын­дык-өс­тәл­ләр­нең әле күп­тән тү­гел ге­нә бө­тен­ләй ярак­сыз бу­лу­ын күз ал­ды­на да ки­те­реп бул­мый. Сто­ляр­лык эше­нә өй­рә­тү­че юга­ры ка­те­го­ри­я­ле укы­ту­чы Алек­сей Га­е­вой: «Кү­нек­мә ос­та­лык­ка әй­лән­гән­че бик күп ты­рыш­лык, үҗәт­лек со­ра­ла. Уку­чы­дан да, укы­ту­чы­дан да», – ди. Шу­лай­дыр. КА­МАЗ­дан алып кайт­кан агач ас­лык­лар­ны (под­дон) гөл­ләр куя тор­ган бор­ма­лы, би­зәк­ле җи­һаз­лар­га әй­лән­де­рү өчен бик зур ты­рыш­лык ки­рәк­тер. Гап-га­ди так­та­дан да әл­лә ни­ләр ясап бу­ла икән шул! Мо­ның өчен ку­лың­ның эш бе­лүе ге­нә ки­рәк.

 

Бал­чык бе­лән гипс дөнь­я­сын­да

Ә бу бүл­мә – шту­ка­тур­чы­лар ос­та­ха­нә­се. Кир­печ­тән өел­гән мах­сус сте­на­лар­га рә­хәт­лә­неп чып-чын бал­чык из­мә сы­лый­сың. Ти­гез­ле-ти­гез­сез сте­на­ның си­нең кул ас­тын­да шо­ма­рып ка­лу­ын кү­рү ни­чек шәп­тер ул! Ма­лай­лар­ны шту­ка­тур­лык һө­нә­ре­нә өй­рә­тү­че Ва­лен­ти­на Му­ра­шо­ва да «Һө­нә­рен­дә иң ос­та­сы» гран­ты ия­се. «Гипс ди­гән мог­җи­за» дип атал­ган тү­гә­рәк тә алып ба­ра ул. Ел са­ен үзен­чә­лек­ле эш­лән­мә­ләр бе­лән бәй­ге­ләр­дә җи­ңү­че бу­ла би­ре­дә шө­гыль­лә­нү­че­ләр.

 

Ә бак­ча­да...

Бы­ел гы­на утырт­кан чыр­шы, на­рат, ми­ләш, имән­нәр дә, ин­де биш ел­лык­ла­ры да те­зе­ле­шеп уты­ра­лар мәк­тәп бак­ча­сын­да. Баш­ка мәк­тәп­ләр­гә дә ор­лык­лар һәм үсен­те­ләр бе­лән яр­дәм итә­ләр икән. Мә­лә­кәс­тә бы­ел ачыл­ган 39нчы мәк­тәп янын­да да би­ре­дә үс­те­рел­гән агач­лар күк­рәп үсә­чәк, бе­леп то­ры­гыз!

Ок­тябрь аен­да да теп­ли­ца­да по­ми­дор­лар үсә әле. Ал­ма­гач, сли­ва­лар да күп икән. Ә мәк­тәп­кә ке­рү юлы – үзе бер мог­җи­за. Юк­ка гы­на шә­һәр бу­ен­ча җи­ңү­че бул­ма­ган шул алар! Ел са­ен мәк­тәп яны тер­ри­то­ри­я­се­нең тө­зек­ле­ге-ма­тур­лы­гы бу­ен­ча урын­нар яу­лый алар. Ор­лык­лар һәм үсен­те­ләр «ху­җа­сы» Лан­дыш Хә­ми­дул­ли­на әй­тү­ен­чә, ба­ла­лар җир эшен дә бик яра­та­лар икән. Үзең ка­рап-тәр­би­я­ләп үс­тер­гәч, тап­тый­сы, өзә­се тү­гел, сак­лый­сы, эшең­нең нә­ти­җә­сен кү­рә­се ки­лә икән ул!

 

«Тор­мыш­та үз урын­на­рын та­ба­лар!»

Уку­чы­ла­ры­ның тор­мыш­та үз урын­на­рын та­буы, һө­нәр­ле, эш­ле, һәм ди­мәк аш­лы да ке­ше бу­лу­ла­ры би­ре­дә ун­биш ел мәк­тәп ди­рек­то­ры бу­лып эш­лә­гән Габ­де­рәүф Габ­дел­ха­ко­вич­ның иң зур ку­а­ныч­ла­рын­нан бер­се. Җи­тәк­че бу­ла­рак, мак­сат­ны да нәкъ шу­лай куя ул – ку­лы эш бел­гән ке­ше бер­кай­чан да юга­лып кал­ма­я­чак. Иң мө­һи­ме – ба­ла­лар 9нчы сый­ныф­ны тә­мам­ла­ган­да, кү­ңел­лә­ре­нә нин­ди һө­нәр якын­рак бу­лу­ын си­зә-тоя баш­лар­га ти­еш. Алар­ны нин­ди юнә­леш­тә­ге уку йор­ты­на ур­наш­ты­ру ту­рын­да да бе­рен­че чи­рат­та мәк­тәп кай­гыр­та баш­лый. 

69нчы мәк­тәп­нең дус һәм бер­дәм кол­лек­ти­вын­да бу көн­нәр­дә бәй­рәм ру­хы – Габ­де­рәүф Габ­дел­ха­ко­вич­ның го­мер бәй­рә­мен бил­ге­ләп үтә­ләр. Их­лас кот­лау­лар­га без, «Кө­меш кың­гы­рау»­лар да ку­шы­ла­быз. Һәм иге­лек­ле хез­мә­те­гез­нең сез­гә һәр­чак сө­е­неч ке­нә ки­те­рү­ен те­ли­без!

Ли­лия Фәт­та­хо­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев