Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда "Могҗиза" россиякүләм ком анимациясе бәйгесе бара

Бүген Чаллыда зур фестиваль бара - ком анимациясе буенча россиякүләм ярыш. Аны Чаллыда үз мәктәбен булдырган Алинә Хәйруллина оештырган.

Бу бәйгене шәһәркүләм генә итеп оештырмакчы идек дип сөйләде "Көмеш кыңгырау" хәбәрчесенә Алинә Хәйрулина:

 

Әлеге бәйгене оештыруда бик күп ярдәм күрсәтүчеләр булды, балаларга яхшы бүләкләр бирәчәкбез, җиңүгә ирешә алмаган катнашучылар да бүләксез калмаячак, диде Алинә Хәйруллина.

Алинә Хәйруллина үзенең мәктәбен 2015 елда Бөтенроссия яшьләр форумында грант отканнан соң ачып җибәрә. Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ул үзенең хыялын тормышка ашыра. 

Бүгенге ярышта минем мәктәбемдә 2015 елдан бирле шөгыльләнүче Миләүшә Халикова да чыгыш ясаячак, аның рәсеме Евгений Онегин белән Татьяна мәхәббәтенә багышлана, мин аңа зур өметләр баглыйм, диде Алинә Хәйруллина.

Алинәнең кызы Аиша да комда рәсемнәр ясый. Без бу турыда язган идек: Аишаны «Лучше всех»та көтәләр.


Бәйгенең хөкемдарлары - Пензадан рәссам-бизәүче Илона Жигура, Түбән Новгородтан ком рәссамы Андрей Вадеев, Петербург шәһәреннән ком анимациясе мәктәбе җитәкчесе Мария Воронина һәм Чаллыдан Ольга АС. Гомумән, фестиваль күп шәһәрләрдән катаншучыларны Чаллыга җыйган.

Ком анимациясе мәктәпләре зур шәһәрләрдә, мәсәлән, Петербургта, Мәскәүдә, Оренбургта бар. Бүген Россиянең ком анимациясе мәктәпләреннән иң оста балалар үзләренең талантларын күрсәтергә, көч сынашырга безнең Чаллыга кунакка килгәннәр.

Мәсәлән, София Жиган ерак араларны якын итеп, бөтен гаиләсе белән Мәскәү өлкәсе Руза шәһәреннән килгән.

Аның чыгышы башкаларныкыннан аерылып тора, җитди сюжетка корылган - Ленинград блокадасы турында иде.

Софиянең әтисе безгә менә ниләр сөйләде:

Бүген бәйгенең беренче өлеше булса, иртәгә импровизация һәм ком баттлы булачак. Бу өлештә катнашучыга зәерләнмичә генә нинди дә булса темага  рәсем ясап күрсәтергә кирәк булачак.

Кемнәрнең әлеге ком могҗизасын күрәселәре килә, иртәгә 23нче февральдә Бумажник балалар иҗат сараена рәхим итегез.

Бүгенге бәйгедән видеолар безнең безнең ютуб каналда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алина хайруллина алинә хәйруллина

2
X