Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

Чаллы шәһәренең Муса Җәлил проспектында урнашкан һәйкәл янында иҗат әһелләре, мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр җыелган иде.

Бәйрәмне Чаллы үзәк китапханәсенең Туган якны өйрәнү һәм әдәбият музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина алып барды.

Бәйрәмдә Чаллы төбәге әдипләре Факил Сафин, Әнвәр Шәрипов, Зөләйха Минһаҗева, Рубис Зарипов, Айрат Суфиянов, Лилия Фәттахова, Сирень Якупова, Рәзинә Сәетгәрәева, шәһәр җитәкчелеге һәм шагыйрьнең иҗатын хөрмәт итүче чаллылылар бар иде.

Факил Сафин чыгыш ясый.

Рубис Зарипов "Җырларым" җырын башкара.

Язучылар үзләренең Муса Җәлилгә багышланган шигырьләрен укыса, балалар Муса Җәлил язган шигырьләрне сөйләделәр.

Дияров Рафаэль "Бүреләр" шигырен өйрәнгән.

Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр салу.

Әлеге чарадан башка видеоязмалар безнең ютуб каналда.

Кеше өчен аның Ватаны белән чагыштырганда, якынрак һәм кыйммәтрәк нәрсә юк.

Без бу ел гына мәктәпкә килдек, аңарчы һаман бакчада идек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев