Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Алинә Вәлиева: «Журналист һөнәрен үзем сайладым!»

Бүген «Көмеш кыңгырау» укучылары игътибарына беренче онлайн-интервью. Башладык!

Бездә - Яңа сәхифә!

Кызыклы язма►Диктор булу җиңелме?

"Чаллы-ТВ" һәм "Күңел" радиосы алып баручысы, журналист, блогер Алинә Вәлиева (Хисмәтуллина) белән Чаллы шәһәренең 52нче мәктәп укучысы Сабина Сабирҗанова әңгәмәсе.

Алинә апа, синең «Күңел» радиосында һәм «Чаллы» телевидениесендә хезмәт куйганыңны беләм. Ничәнче елдан бирле эшлисең? Нигә нәкъ менә Чаллыны сайладың?

- Чаллы телевидениесендә 2014 елдан эшлим. Ул елны мин Чаллыда уза торган «Сабан туе гүзәле» конкурсында катнашып, җиңеп чыктым. Һәм мине телевидениегә эшкә чакырып алдылар. Бер елга якын эшләгәннән соң, китеп торырга туры килде. Казанга чакырганнар иде. Анда «Татар радиосы»нда, «ТМТВ» каналында эшләп алдым. Укуымны да дәвам итәргә кирәк иде, кире Чаллыга кайтырга карар кылдым. Яңадан Чаллы телевидениесенә эшкә килдем, аннан радиога да дәштеләр. Бүгенге көндә радиода һәм телевидениедә эшлим.

Балачагыңда кем булырга хыялланган идең? Хыялың тормышка аштымы? Әллә башка һөнәр сайларга туры килдеме?

- Мин кечкенә вакытта да үземне алып баручы итеп, радиода, телевидениедә күрә идем. Һәм әкрен генә шул хыялыма якыная килдем. Әнием дә бик ярдәм итте. 9нчы сыйныфны бетергәндә, театр артисты булам дип, театр училищесына китмәкче булып алдым. Аннары калдым, 11нче сыйныфны тәмамладым. Бервакыт мал табибы булу теләге дә килеп киткән иде әле башка. Ахыр чиктә барыбер журналист һөнәрен сайладым.

Син шундый чибәр! Чибәр булу өчен ниләр эшлисең? Матурлык салоннарына йөрисеңме?

- Юк. Кыз кеше үзен карый белергә тиеш. Чиста-пөхтә булырга, маникюр ясатырга, чәчен тәртиптә йөртергә. Үзеңнән кимчелекләр эзләргә ярамый. Кимчелекләр бөтен кешедә дә бар, эзли башласаң. Һәр кеше – үзенчәлекле.

Төпченә дип ачуланма инде. Менә минем яшьтә сиңа нинди егетләр ошый иде?

- Актив, шаян, күп сөйләшә торган егетләр, билгеле. Гомумән, андый егетләр күп кызларга ошый инде.

Балачагыңда ниләр белән кызыксына идең?

- О, нәрсә белән генә шөгыльләнмәдем мин! Төрле түгәрәкләргә йөрдем: театр, бәйләү түгәрәгенә, биюгә... Гимнастика белән дә шөгыльләндем. Миңа барысы да кызык иде.

Хәзер дә үзең журналист, үзең блогер. Ничек өлгерәсең, Алинә апа? Вакытыңны ничек бүләсең?

- Эш графигы белән. Иң мөһимнәре: радио белән телевидение. Шуларны аерып куйсам, калганнары өчен вакыт, ничектер, үзеннән-үзе табыла инде.

Мин, гомумән, һәрбер эшне үз вакытында башкарырга тырышам. Сузып йөрмим – ниятлим, барам, эшлим. Вакыт бүлеп, вакыт әрәм итеп утырырга вакытым юк!

Алинә апа, әгәр бер миллион акча отсаң, нишләр идең?

- Мин аны мохтаҗларга таратыр идем. Күпләр шәп фатир, кыйммәтле машина, текә гаджет турында хыялланалар. Ләкин мин булганыннан канәгать. Миндә ул кадәр байлыкка омтылыш юк. Бүгенге көндә мохтаҗлар күп: дәвалау өчен акча кирәк булган авыру сабыйлар, юл һәлакатенә юлыгучылар, башка авыр очракларда калучылар бар. Барысына да бүлеп бирер идем.

Бәхетлеме син? Гомумән, бәхет нәрсә ул, синеңчә?

- Мин үземне бәхетле хис итәм. Күрәм, ишетәм, аяк-кулларым сау. Әти-әнием исән-саулар, туганнарым. Таянырлык тормыш иптәшем бар. Хәзер инде бәхетле ана булу турында уйлыйм.

Без гаиләдә икәү генә үстек. Шуңа күрәдер бәлки, мин ишле, күп балалы гаилә турында хыялланам. Безнең әниләр бишәр бала үскәннәр бит әнә. Һәм барысы да тормышта үз юлларын тапканнар.

Ышанычлы дусларың бармы? Дусларыңның нинди сыйфатларын яратасың?

- Мин бүгенге тәҗрибәм белән, дуслык дигән төшенчәгә бераз шикләнеп тә карыйм бугай. Әйе, элек дус санап йөргән кызлар бар иде. Хәзер алар белән дә ничектер аралар ерагайды. Тормыш иптәшең, әниең, яисә туганың дус булырга мөмкиндер ул. Ә менә чит кеше...

Кыз кеше һәрвакыт үзеннән берәр кимчелек эзли. Менә минем дуслар арасында да күп андыйлар. Ә син үзеңнең кайсы сыйфатыңнан канәгать түгел?

- Миндә ул кадәр канәгать булмаслык сыйфатлар юк дип уйлыйм. Дөрес, кайвакытта ялкаулык баса. Анысы аның бөтен кешедә дә бар инде.

Минем иң төп сыйфатым – туры сүзлелектер. Кемгәдер ачуым килсә, шундук йөземә чыга, сизелә. Алдаша, ялагайлана белмим. Тик моны нигә кимчелек дип санарга әле? Плюс дип уйларга кирәк.

Тормыш 
девизың?


- Безнең тормышта бернәрсә дә очраклы түгел. Кеше язмышлары алдан язылган һәм без аны берничек тә үзгәртә алмыйбыз. Ничек булырга тиеш, шулай бара тормыш һәм шулай булачак та. Яхшыга өметләнергә кирәк! Барысы да шәп булыр!


Сабина Сабирҗанова, Чаллы шәһәре, 52нче мәктәп укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев