Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Зөһрә кыз

Зөһрә кыз Әнвәр Шәрипов (Балалар өчен ике пәрдәле пьеса) Катнашалар: Зөһрә – озын керфекле, зәңгәр күзле кыз, 7 яшьтә. Кәрим – Зөһрәнең әтисе, 45 яшьтә. Үги ана – усал, 40 яшьтә. Ай – нурлы ай. Зөһрә йолдыз. Салават күпере – төрле төстәге буйлы җилән кигән озын малай.

­Бе­рен­че пәр­дә

                        ­Бе­рен­че кү­ре­неш

            Өй эче.

Үги ана ди­ван­да чә­чен та­рап, ку­лын­да­гы көз­ге­гә ка­рап, би­зә­неп уты­ра.

Зөһ­рә чи­ләк-кө­ян­тә­ләр бе­лән су алып ке­рә, су­ын зур са­выт­ка  бу­ша­та.

Үги ана. Әгәр таң ат­кан­чы  ту­тыр­ма­саң, йор­ты­ма аяк ба­са­сы бул­ма, кый­нап  үте­рер­мен.

            Зөһ­рә, чи­ләк-кө­ян­тә­сен алып, та­гын су­га ки­тә.

                        И­кен­че  кү­ре­неш.

            Су буе. Зөһ­рә чи­ләк­ләр­гә су ала. Күк­тә ай ял­ты­рый.

            Зөһ­рә (кө­ян­тә­сен кү­тәр­гән ки­леш): Уф, ары­дым! Кай­чан ту­лар  икән ул са­выт? Ул төп­сез бу­гай бит. Су­ың тө­шә дә ки­тә, тө­шә дә ки­тә. Ин­де ниш­ләр­гә? Кем­нән яр­дәм со­рар­га? (Елый. Ки­нәт  күк­тә­ге ай­ны кү­реп ала). Әй, ай! Нур­лы ай! Ал ми­не үзең­нең яны­ңа! Ич­ма­сам, мон­дый авыр тор­мыш­тан ко­ты­лыр идем. Ал ми­не, ә-ә?

            Ай. Ярар, мин алам. Лә­кин  үкен­мәс­сең­ме соң со­ңын­нан? Мин бит ерак­та. Ан­нан тиз ге­нә кай­тып бул­мый.

            Зөһ­рә. Үкен­мәс идем әле. Ич­ма­сам, бу җә­фа тор­мыш­тан ко­ты­лыр идем.

            Ай. Ярар алай­са. Әй­дә! (Ай әк­рен ге­нә Зөһ­рә­не кө­ян­тә-чи­ләк­лә­ре бе­лән үзе­нә су­ы­рып ала. Кит­кән­дә Зөһ­рә­нең чи­ләк­лә­рен­нән су тү­ге­леп ка­ла).

 

Икен­че пәр­дә.

                        ­            Ө­чен­че  кү­ре­неш.

            Ай өс­те. Ти­гез­лек. Якын­да гы­на як­ты йол­дыз яна. Ин­де ни­чә ел­лар уз­ган.

Зөһ­рә. Әй, йол­дыз! Як­ты йол­дыз! Мин әти­не бик са­гын­дым. Ми­не җир­гә тө­ше­реп куй әле, зин­һар.

Йол­дыз. И, Зөһ­рә, бик тө­ше­рер идем дә бит. Җир­гә төш­кәч, мин күк­кә ме­нә ал­мыйм шул. Җир­дә янып, сү­неп бе­тәм.

Зөһ­рә. Ниш­ләр­гә соң ин­де? Мин шу­лай әти­не кү­рә ал­мый, сар­га­еп яшәр­мен ми­кән­ни?

Йол­дыз. Әнә, Са­ла­ват кү­пе­ре бар. Син аңар­дан со­ра. Бәл­ки, ул  тө­ше­реп ку­яр...

Зөһ­рә. Әй, Са­ла­ват кү­пе­ре! Са­ла­ват кү­пе­ре! Ми­не җир­гә тө­ше­реп куй әле, зин­һар. Күп ел­лар күк­тә яшә­дем, бик са­гын­дым җир­не. Бик са­гын­дым әти­ем­не!

Са­ла­ват кү­пе­ре. Ярар, әй­дә!  Җир­дә әле ге­нә яң­гыр яу­ды. Ми­ңа юл­га чы­гар­га ва­кыт. Әй­дә, ки­тә­без.

Зөһ­рә. Әй, мәр­хә­мәт­ле Ай! Сау бул! Рәх­мәт си­ңа, ми­не кот­кар­ган өчен! (Ай­ны ко­чак­лый). Әй, йол­дыз! Сау бул! Син ми­нем иң якын  дус­тым бул­дың. Рәх­мәт си­ңа! Мин җир­дә гел си­ңа ка­рап то­рыр­мын. Сер­лә­рем­не си­ңа сөй­ләр­мен! (Йол­дыз­ны ко­чак­лый).

             Са­ла­ват кү­пе­ре Зөһ­рә­не ку­лы­на кү­тә­рә. Алар әк­рен ге­нә куз­га­лып ки­тә­ләр.

                                    ­Дүр­тен­че кү­ре­неш.

Җир өс­те. Зөһ­рә тор­ган йорт яны. Яң­гыр яңа гы­на тук­та­ган, тү­бә­ләр­дән там­чы та­ма. Кә­рим ишек ал­дын­да йө­ри. Шул­ва­кыт  ишек ал­ды­на Са­ла­ват  кү­пе­ре ки­леп ке­рә.

Са­ла­ват  кү­пе­ре. Исән­ме­сез, Кә­рим абый! Ме­нә Сез­гә Зөһ­рә­не алып кайт­тым.

Кә­рим. Ай,  кы­зы-ым! Зөһ­рәм, ка­дер­лем! Си­не кү­рер кө­нем дә бар икән! Бик са­гын­дым си­не, кы­зым! Исән-сау­мы син? Ин­де хә­зер ку­рык­ма, үги ана­ны ку­ып җи­бәр­дем. Ир­кен­ләп, ты­ныч­лап, икәү бер­гә яшәр­без.

Зөһ­рә. И, әти­ем! Бик са­гын­дым си­не! (Әти­сен ко­чак­лый).

Кә­рим. Бик зур рәх­мәт си­ңа,  Са­ла­ват  кү­пе­ре! Си­нең из­ге­лек­не бер­кай­чан да оныт­мам!

            Кә­рим, Са­ла­ват кү­пе­ре һәм Зөһ­рә  кул­га-кул то­ты­шып, тү­гә­рәк ясап әй­лә­нә­ләр. Җыр­лый­лар:

                        ­Нин­ди  рә­хәт  Җир­дә  яшәү!

                        ­Нин­ди  рә­хәт  дөнья!

                        Ү­ги ана­ны ку­дык,

                        Я­шик әле бер­гә!

                        Я­выз­лык­ны ку­дык без,

                        ­Ты­ныч яшик җир­дә!

                        ­Дус­лык без­нең нык бул­сын,

                        А­е­рыл­мыйк бер дә!

                        А­е­рыл­мыйк  бер дә!   (Пәр­дә  тө­шә).

Әнвәр Шәрипов

           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев