Көмеш кыңгырау

Зилә белән Индираның урманга сәяхәте (Таңчулпан)

Шәһәр кызлары Зилә белән Индира турында әкият.

Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә генә яшәгән, ди, ике сеңел - Зилә белән Индира. Үзләре шәһәр кызлары булсалар да, һәр җәйне алар дәү әниләре янында, Олы Имән авылында үткәрәләр икән. Авылда рәхәт бит! Йокың туйганчы йоклыйсың, рәхәтләнеп уйныйсың, инешкә барып су коенасың. Ә иң мөһиме: балалар бакчасына йөрисең юк!

Кызларның урманга барасылары килгән. Ерактан ук матур булып күренеп торган ул серле дөньяда ниләр бар икән? Йомшак куяннарны, хәйләкәр төлкеләрне, зур-зур аюларны үз күзләрең белән күрсәң иде! Зилә белән Индираның бигрәк тә үзләренә әкиятләр аша таныш булган Шүрәлене очрата­сылары килгән.

Шулай беркөнне, дәү әниләре көндезге аштан соң черем итәргә яткач, кыз­лар әкрен генә урамга чыктылар да урманга киттеләр.

Килеп җитәрәк, Зилә белән Индира агачлар арасыннан сәер бер җан иясен күреп алды. Ул ямь-яшел футболка һәм джинсы чалбар кигән, авызы колагына кадәр ерылган, маңгай уртасындагы мөгезенә кызыл чәчәк бәйләп куелган. Бу кеше сыман зат балаларга таба килә башлады. Кызлар, авызларын ачып, сүзсез калдылар...

-  Ябыгыз авызыгызны, кызый-мызыйлар! Нигә шулкадәр аптырадыгыз? Шүрәле күргәнегез юкмы әллә?.. - диде сәер зат.

- Шүрәле?.. - диде Индира.

- Әллә син Шүрәлеме? - дип сорады Зилә.

- Әйе, мин Шүрәленең үзе булам! Хи-хи-хи... Ә сез нигә көлмисез? Ник борыныгыз салынган?

- Без бик арыдык, - дип җавап бирде Зилә.

- Безнең су эчәсебез килә, - диде Индира.

- Хи-хи-хи, таптыгыз мәсьәлә, - дип көлүен дәвам итте Шүрәле. - Менә бу каенның суы шундый тәмле! Хәзер агызып алабыз аны... - Ул чалбар кесәсеннән ниндидер көпшә чыгарды да каен кәүсәсенә беркетеп куйды. Көпшә буйлап су ага башлады, каен тузыннан ясалган чокырлар мөлдерәмә булды. - Менә, кызый-мызыйлар, сыйланыгыз, - диде ул, кызларга хуш исле су тулы чокырлар сузып. Индира белән Зилә суны йотлыгып эчтеләр. Чыннан да, тәмле икән каен суы! Сусауны да тиз басты.

- Рәхмәт сиңа, Шүрәле! - диделәр кызлар.

- Йә, тагын нинди теләкләрегез бар?

- Минем йокым килә, - диде Зилә.

- Мин дә бик арыдым, - дип җавап бирде Индира.

- Менә сезгә талбишек. - Шүрәле ике каен арасында эленеп торган ятакка күрсәтте. - Йоклагыз, кызыкайлар...

Бишекне тирбәтәсе дә булмады, кызлар, ятуга, тәмләп йоклап киттеләр...

Шүрәле кәрәзле телефоныннан дәү әнисе Убырлы карчыкка шалтыратты: «Әбием, кунак кызлары торуга, самавыр куй, коймак пешер», - диде ул.

Убырлы карчык себеркесенә утырып очып килде дә самавырын куеп җи­бәрде, коймак чыжлатып алды, аландагы табынга җиләк-җимешен, чикләвеген тезде.

Индира белән Зилә, күзләрен ачкач, үзләренең кайда икәнлекләрен аңламыйча, бераз аптырап тордылар. Шүрәле: «Кызлар, торыгыз, бит-кулларыгызны юыгыз, аннан чәйләп алырбыз», - дип дәшкәч кенә, аңнарына килделәр. Шүрәле аларга талбишектән төшәргә булышты, шаярткан булып, бераз кытыклап та алды.

Алан уртасындагы табынны күреп, Индира белән Зилә шаккатты. Шүрә­ленең уңганлыгына, булганлыгына сокландылар алар.

И сыйландылар Зилә белән Индира. Убырлы карчык пешергән коймакка шо­мырт кайнатмасы ягып ашадылар. Болай бигрәк тәмле икән! Тәлгәш-тәлгәш җиләкләр, кипкән чикләвекләр, каклар... Кызлар тәмләп үләнле чәй эчтеләр.

- Рәхмәт, Шүрәле! - диде Индира. - Тәмле булды!

- Бик тәмле булды! - дип өстәде Зилә. - Шүрәле, бу чикләвекләр былтыр җыелганмы?

- Былтыр? Каян килгән Былтыр?! - дип сикереп торды Шүрәле. Ул, Индира артына килеп, кемнәндер качарга теләде.

-  Нишлисең, Шүрәле, кемнән куркасың болай? - дип сорадылар кызлар бертавыштан.

- Былтырдан... - диде Шүрәле. - Үзегез әйттегез бит. Былтыр, дидегез... Кызлар аланны яңгыратып көлеп җибәрделәр.  Тукай әкиятен ишетепбелгәнгә күрә, алар Шүрәленең Былтырдан ни өчен куркуын аңлап алганнар иде инде.

- Мин бит «Бу чикләвекләр узган ел җыелганмы?» дип сорарга теләдем, -диде Зилә. - «Былтыр» - «узган ел» дигән сүз ул...

-  Без «Былтыр» сүзен бөтенләй әйтмибез, - диде Шүрәле. - Ул бит -бабамның бармагын бүрәнә ярыгына кыстырган мәрхәмәтсез егетнең исеме... Әллә тагын килгәнме дип котым очты.

Үзара аңлашкач, алар тәгәри-тәгәри көлделәр. Аннан соң күбәләкләр куып уйнадылар, рәхәтләнеп бишектә атындылар. - Иә, кызый-мызыйлар, сезгә кайтырга вакыт, - диде Шүрәле. - Мин сезне урман авызына хәтле озата барырмын.

Урман авызына тиз килеп җиттеләр алар. Шүрәле кызларның кулына җи­ләк белән тулы кәрзиннәр тоттырды. Балаларга аның белән хушлашу авыр иде, әлбәттә. Тик Зилә белән Индираны авылда дәү әниләре көтә. Ул оныкларын югалткандыр, аларны елый-елый эзлидер...

Индира белән Зилә, җитәкләшеп, авылга таба атладылар. Әнә аларның йорт түбәләре дә күренә инде. Яланга бәйләнгән бозаулар арасыннан кызлар үзләренекен танып алдылар. Дәү әниләре, бозауга эчертергә дип, чиләк белән су алып төшкән икән. Җиләк белән тулы кәрзиннәр күтәреп кайтып килүче оныкларын күреп, ул аптырап китте.

- Кайда йөрдегез, балалар? - дип сорады ул, борчылып. - Мин сезне күрше кызлары белән өй тирәсендә уйныйсыздыр дип торам...

- Без урманга бардык, дәү әни...

- Нишләдегез инде анда?

- Шүрәлене күрдек...

- Убырлы карчык себеркесенә атланып очты...

- Шүрәленең дәү әнисе безгә коймак пешереп ашатты...

- Булды, булды, - диде дәү әниләре. - Төне буе бер-берегезгә әкият сөйләп ятасыз да... Сораусыз-нисез генә урманга китүегез өчен, мин сезгә би-ик тәмле коймак ашатырмын әле! Кычытканнан...

Дәү әниләре Зилә белән Индираны җитәкләде дә кызу гына өйләренә таба атлады. Аларны бик ерактан, урман ягыннан, Шүрәле озатып калды. Ул яңа дуслар табуына бик шат иде.

Таңчулпан (Чулпан Әхмәтова)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: