Көмеш кыңгырау

Йомшак Койрык (Нурия Сәйяр)

Бүген төлке малае Йомшак Койрыкка әнисе белән кибетләрдә шактый озак йөрергә туры килде.

Йомшак Койрыкның җәйге каникулы, әнисенең дә ялы булганга, вакытлары күп иде. Тиздән әтисенең туган көне җитә. Бүләкнең дә әтисенә ошарлыгын сайладылар. Аннан инде, кайтышлый, кирәк-ярак алырга дип өйләре янындагы кибеткә дә кереп чыгарга ниятләделәр.

Күп итеп азык-төлек алганнан соң, әнисе, акчасының җитеп бетмәвен күреп, аларны кире куймакчы булган иде дә, кибетче:

- Бәй, без бит инде күптән бер-беребезне беләбез. Борчылмагыз, акчагызның калганын улыгыз китереп китәр, -дип, әнисенә һәммә әйберләрен дә алырга рөхсәт итте.

Әнисе, өйләренә кайтуга ук, Йомшак Койрыкның кулына кирәкле акчаны биреп:

- Улым, син инде дәү, өченче сыйныфны тәмамладың. Акча саный беләсең. Әнә кибетче дә, малаеңны гына җибәрерсең, диде. Димәк, синең сүз тыңлаучан малай икәнлегеңне, сиңа ышанырга яраганын кибетче апаң да аңлаган. Акчаларны үзең генә дә илтеп тапшыра алачагыңа мин дә ышанам!-дип, аны кибеткә җибәрде.

Өйләреннән чыгуга ук, Йомшак Койрыкны яшьтәшләре - Озын Аяк белән Кара Түш - эләктереп алмасыннармы!

-Сине эзләп, өегезгә ничә кердек!.. Ә син юк!

- Белмәдеңмени, безнең йортларыбыз каршындагы Кырлай паркына аттракцион килгән! Без, шунда катнашасыбыз килеп, иртәдән бирле диярлек чиратта торабыз. Өйгә дә су эчәсе кил­гәнгә генә, ашыгып кына кереп чыккан идек.

- Карале һавага! Күрәсеңме бөркетләрне?

- Безнең урманга кыя-тауларда яшәүче бөркетләр кайдан кил­гән дисең?

- Менә шушы тау бөркетләре оештырган да инде ул аттрак­ционны!

- Шул бөркетләр, томшыкларына аскан утыргычларга утыртып, теләге булганнарны һавага күтәрәләр. Йә, мондый тамашаны кайчан һәм кайда күргәнең бар?

Иптәшләре Озын Аяк белән Кара Түш берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә тыкылдапмы-тыкылдыйлар. Йомшак Койрыкның:

- Минем вакытым юк! Әнием йомыш кушты. Аннан кайт­кач...- дип сүзгә кушылуы булды, шунда дусты Кара Түш, аңа хәтта сүзен дә әйтеп бетерергә ирек бирмичә:

- Качмас барасы җирең! Андый аттракционны безнең гомердә дә күргәнебез юк! - дип бүлдерде.

Озын Аяк та, Йомшак Койрыкны ымсындырып:

- Аларның безнең төбәккә беренче килүләре. Син андагы чиратны күрсәң... Әгәр безнең белән бармасаң, ул тамашага эләгермен димә, - диде.

Анысы, кошлар кебек һавада очу - Йомшак Койрыкның күптәнге хыялы да... Күктәге кошларны күргән саен: «Кошлардай, агач башларына кунаклап, тирә-якның матурлыгы белән бер генә булса да хозурланасы иде»,-дигән теләк аның уена еш килә иде. Менә бит, болай булгач хыялы, ниһаять, тормышка ашачак! Әнә нәфсесе дә: «Мондый тамашадан колак кагалармыни?» -дип котырта үзен.

Йомшак Койрык: «Нишләргә, нишләргә?»-дип, бераз арлы-бирле таптанып торды да, иптәшләренең:

-Тик менә акча гына, -диюләре булды, ул:

-Миндә бар ла ул акча, -дигәнен сизми дә калды.

Әйе, кесәсендәге акча кибетчегә бурыч түләр өчен дә бит... Ләкин бөркетләргә утырып һавага күтәрелү теләге үзенекен итте: Йомшак Койрык Озын Аяк белән Кара Түшкә иярергә булды.

Чиратта торучылар, чынлап да, бихисап иде. Төлкеләр, тиеннәр, куяннар... Хәтта аюларга, бүреләргә кадәр килгән! Шунысы куаныч: дусларының чираты алда, тиз килеп җитәчәк!

- Без сезне кисәткән идек, дустыбыз да киләчәк, дип. Аны алырга барган идек, - дигәч, дусларыннан артта торучылар Йомшак Койрыкны берсүзсез чиратсыз үткәрделәр.

Ә инде ике бөркет Йомшак Койрык утырган утыргычны томшыкларына асып һавага күтәрелүгә... Күк киңлегендә очу рәхәтлеген тату - үзе бер могҗиза! Анда алган ләззәтнең илаһилыгын сүз белән дә аңлатырлык түгел! Тирә-якка карап, урман-кырлар, елга-күлләр манзарасы белән хозурланырга булса... Аста - алар яшәгән төбәк. Аларның урманы гаҗәеп матур икән!

Әмма, тамаша тәмамланып җиргә төшүгә, әнисенең: «Улым, син хәзер дәү. Бу - минем сиңа беренче йомышым. Ышанам, аны төгәл үтәрсең!»-дигән сүзләре Йомшак Койрыкның исенә төшмәсенме?!

Инде нишләргә? Әнисенә кайтып әйтсә... Йомшак Койрык үзенең: «Әнием, мин акчаның бер өлешен тоттым», -дип аклануын күз алдына китерүгә, аның күңелен шундук үкенү биләп алды. Белә лә: әнисе аны ул кадәр үк ачуланмас та, бәлки. Ә менә улының беренче йомышын үтәмәвен белүгә, битендә күз яшьләре ялтыравы бар... Ә алар битәрләүдән дә болайрак.

Шуннан инде Йомшак Койрык, ни булса, шул булыр, дип, кибетчегә дөресен сөйләп бирергә булды. Әйе, анысы, кибетче апасы да ачуланыр инде ачулануын... Әйдә, ачулансын! Әнисенең моңсу карашын гына күрергә туры килмәсен!

һәм Йомшак Койрык, куркуын баса төшеп, кибет ягына юнәлде.

-Әй, балакай! Әни сүзен тыңламау, әлбәттә, бик начар. Ә менә гаебеңне таный белү-яхшы! Бу ялгышыңны мин әниеңә әйтмәм. Ләкин үз хатаңны син үзең төзәтергә тиеш!

Йомшак Койрык, сатучы апа белән саубуллашып, өенә элдерде. Ишекләрен ачып керүгә үк, ул:

- Әнием, атна буена тәм-том ашамам, зинһар, гафу ит! -дип, әнисенә дөресен сөйләп бирде.

Әйе, атна буена Йомшак Койрык үзенең яраткан киндер-сюрпризын ашый алмаячак. Үз хатаңны үзең үк төзәтә белү дә - егетлек билгесе!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: