Көмеш кыңгырау

Йолдызлар турында әкият

Кайчандыр күк йөзе кап-караңгы бушлык булган, дип сөйлиләр. Рабит Батулла әкияте.

Рабит Батулланың башка әкиятләре

Кайчандыр күк йөзе кап-караңгы бушлык булган, дип сөйлиләр. Атабыз Адәм җир йөзендә пәйда булып, беренче мәртәбә яхшы эш башкарганнан соң гына күктә беренче йолдыз кабынган. Анабыз Хава беренче угланын тудыргач, күккә икенче йолдыз өстәлгән. Адәмнәр дөньяга килә торганнар, яхшылык эшли торганнар, күктә йолдызлар арта барган. Шулай итеп, һәр кешенең үз йолдызы кабынган. Күктәге йолдызлар — кешеләрнең җирдә эшләгән яхшылыклары билгесе, ди. Йолдыз никадәр яктырак янса, аның иясе шулкадәр күп яхшылык кылган булыр. Кеше яманлык эшләгән саен, аның йолдызы тоныклана барыр. Әгәр дә кешенең эшләгән яманлыклары яхшылыкларын каплап китсә, йолдыз бөтенләй сүнә икән.
Аяз кичләрне малайлар җыелалар да күккә карап йолдызларын барлыйлар икән.
Думпас исемле бер малайның гына йолдызы булмаган. Чөнки әлеге Думпас дөньяга туганнан бирле бер генә кешегә дә бер генә яхшылык та эшләмәгән. Шуннан кешеләр әйткәннәр Думпаска:
—  Син, Думпас, кешеләргә игелек кыл. Шуннан соң синең дә йолдызың кабыныр!
«Иртәгә минем дә йолдызым яначак! Мин дә яхшылык эшләргә тотынам!» — дип үзалдына ант иткән Думпас.
Шулай итеп, яхшылык эшләү җаен сагалап йөри башлаган бу. Ләкин, үч иткәндәй, яхшылык эшләргә җай чыкмаган.
«Их, күршеләрнең чатырлары яна башласын иде дә, мин сүндерсәм иде!» — дип хыяллана икән Думпас.
Ләкин чатырга ут капмаган. Шуннан Думпас, кешеләр күрмәгәндә генә, күршеләренең чатырына ут төрткән, чатыр дөрләп яна башлаган. Думпас кешеләр җыелганны гына көтеп торган да тырышып-ты-рышып янгын сүндерергә тотынган. Чатырны уттан саклап калганнар.
Думпасны мактаганнар, рәхмәтләр әйткәннәр.
—  Батыр егет икәнсең! Кешеләргә яхшылыгың тия башлады! — дигәннәр.
Кич җиткәч, ул йолдызын эзләргә чыккан. Ләкин башка йолдызлар арасында яңа йолдыз күренмәгән.
Шуннан кешеләр тагын әйткәннәр Думпаска.
—  Йолдыз алу өчен бер тапкыр гына батырлык эшләү җитмидер, күрәсең! — дигәннәр.
Думпас тагын яхшылык эшләргә тотынган. Урамда, суыкта ач йөрүче карт мәчене күтәреп тирмәсенә алып кайткан. Думпас мәчене сөт белән сыйлаган, йомшак паласка яткырган.
—  Песи-песи, пескәем, эчеп җибәр сөткәең. Менә мин ничек миһербанлы. Сине кызганып, тәрбиягә алып кайттым. Инде бүген кич йолдызым кабыныр!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: