Йолдыз белән Барс
Мыраубикә исемле бер песинең ике баласы булган.
Йолдыз исемле кызы инде тычкан тотарга да өйрәнгән, ә Барс исемле улы хәйран гына зур булуга карамастан, анасының сөтен имүдән аерыла алмаган.
Бер көнне Йолдыз Барс янына килгән дә:
– Әйдә, сине дә тычкан тотарга өйрәтәм. Әни сөтен тагын кайчанга кадәр имеп ятарга җыенасың? Күрмисеңмени, әни ничек ябыккан! – дигән.
Барс исә:
– Фу, тычканнардан бигрәк тәмсез ис килә бит! Тычканнар тоту белән мавыксаң, мин әле синең белән дә уйнамаячакмын! Кара, минем йоннарым нинди ап-ак, йомшак. Йоным аклыгын югалтмасын өчен, мин сөт кенә эчеп яшәргә тиеш! Ә син тычканнар белән сыйлангангамы, йоннарың да тычкан төсенә кергән. Кечкенәрәк вакытта игътибар да итмәгәнмен, бәлки син дә минем кебек ак тунлы, йомшак йонлы булгансыңдыр.
Йолдыз мактанчык туганы белән сүз көрәштереп тормаган, тычканнар ауларга киткән. Бераздан әнисенә бер зур тычкан тотып алып килеп биргән. Мыраубикә Йолдызга бүләге өчен рәхмәт әйткән, ә Барска:
– Бүгеннән мин сине имезми башлыйм. Тамагың ачкач, үзеңә ризыкны үзең табып ашарсың әле! – дигән ди.
Бер-ике көн ач йөргән Барс Йолдыз янына килеп:
– Әйдә! Өйрәт мине тычкан тотарга! Туныңның төсе дә инде миңа ошый башлады. Тамагың ач булгач, йөгерәсе дә, сикерәсе дә килми икән бит! – дигән.
Шул көннән алар Мыраубикә әниләренә икәүләшеп тычкан алып кайта башлаганнар. Ә Барсның туны аклыгын югалтмаган, тагын да йомшарып киткән ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев