Көмеш кыңгырау

Яшел кояш

Балалар! Яраткан язучыбыз Факил абый Сафин шушы көннәрдә генә сезнең өчен өр-яңа әкият язган. Укыйбызмы бергәләп?

Аю баласы Салпы Колак, мәктәптән кайткач, портфелен чөйгә элеп куйды да телевизор карарга утырды. Әле бер каналга күчте, әле икенчесенә, күңеленә ошаган нәрсә тапмады. Шулай да бер каналга озаккарак тукталды – экраннан балалар бакчасын күрсәтәләр иде. Башта, артык исе китмичә, тиз генә икенче каналга күчмәкче булган иде, әмма вак-төяк аю балаларының бакча уртасында үсеп утырган карт чыршы тирәсендә тәкмәрчек атып, шау-гөр килеп маташуларын күреп, тукталып калды. Шәп инде! Бакчага йөргән вакытларын искә төшереп алды. Рәхәт иде анда. Ни әйтсәң дә бакча – бакча инде ул! Өйгә эш бирмиләр, уйнаганга да сүз әйтмиләр, артыгын кылана башласаң гына орышалар.

Салпы Колакның карт чыршы төбендәге аланчыкта уйнап йөргән чаклары исенә төште. Ярата иде ул тәгәрмәч сыман бөгәрләнеп, әле алга, әле артка тәгәрәп уйнарга. Шул чактагы рәхәт мизгелләрне уйлап, күңеле тулы, күзендә яшьләр пәйда булды. Әнисе әйтә бит: балачак ул – күз ачып йомганчы ара, үтә дә китә, ди. Балачактан кызыксынучан булырга, эшкә өйрәнергә, иренмәскә, аюлар дөньясындагы бөтен әйбәтлекләрне белеп үсәргә куша ул. Балачакта нинди тәрбия алсаң, үскәч тә шул тәрбияне югалтмыйсың, ди. Әни кеше әйткәч, дөрестер инде.

Салпы Колак уйларыннан бүленеп, экранга күз салды. Ә анда бала аюлар, дөньяларын онытып, уйнауларын дәвам итәләр. Һи, бала-чага шул инде, бергәләшеп әүмәкләшәләр, тәкмәрчек аталар да, бу гына җитми дигәндәй, карт чыршы ботакларына тотына-тотына, агач кәүсәсе буйлап өскә үрмәләп менеп китәләр. Бераз менгәч, куркуны онытыла. Җил-давыллар белән көрәшә-көрәшә, җиргә табанрак салынып төшкән бер ботакка куллары белән асылынып, атына башлыйлар. Тапканнар таган! Бик үк биек булмаса да, Салпы Колак белә, таган атынган чакта, кул ычкынып, җиргә арт ягың белән шапылдап килеп төшкән чаклар да булгалый. Агач башыннан егылу уен түгел – көне буе тәннәр авыртып йөри.

Тәрбияче апалар балаларны агач кәүсәсенә менүдән тыялар, билгеле, ләкин, алар күрмәгәндә шалт! менеп тә китәсең, атынып та аласың. Кайчакларда егылып кына хур буласың шул, шунысы бераз кәефне җибәрә. Егылмас та идең, тәрбияче Җонтәпи апа күргәнче дип ашыгыла, бер дә аның ачуланганын ишетәсе килми. Ачуланып кына калса, бер хәл – кич, бакчадагы балаларны алырга килгән һәр әнигә кечкәнтәйләренең көне буена ни-нәрсә кылганнарын сөйләп бирергә дә иренми Җонтәпи апа...

Өйгә кайткач әнисеннән алган шелтә үтемле була – артык тыңламаска әйләнсә, әнисе Салпы Колакны уйнарга урман аланына чыгармый. Анда исә бала-чаганы тыйган апа-абыйлар юк. Ни теләсәләр, шуны эшлиләр, тизлектә узышалар, агач башларына үрмәлиләр, качышлы уйныйлар, көрәшәләр, егылган чаклары да бар, тән-тиреләре бәрелгән-сугылган чаклар да була – тик бер генә аю баласы да, уенны ташлап, елап-сыкранып йөрми. Имгәнгән аю баласы да юк.

Телевизордан күрсәткән аю балалары да Салпы Колаклар кыланган хикмәтләрне кабатлыйлар икән. Өйрәтеп куйганнар, диярсең. Тәрбиячеләр күрмәгәндә агач кәүсәсенә менеп китәләр, җайлырак ботак табып, таган атыналар, кайсылары, ни сәбәптер, җиргә мәтәлеп тә төшәләр. Җиргә егылып төшкән аю баласы, бу хәлгә кемдер гаепле сыман, тәрбияче апаларының кызгануларына өмет итеп, бәрелгән башын, аяк-кулларын күрсәтә-күрсәтә еламсыраган булып азаплана. Ни өчен шулай кылана дисезме? Чөнки апалары бик йомшак күңелле, бәләкәч аюкайлар шыңшый башласа, хәзер яннарына йөгереп килеп җитә, аларны юата, көйли, агач кайрысы, ылыс бөртекләре эләгеп калган маңгай җоннарыннан сыйпаштыра, биектән ныграк егылган балаларга берәр кәнфит тә каптыра әле. Әнә шул кәнфит кызыктыра күп балаларны. Салпы Колак яхшы белә, бакчага күп йөрде бит инде.

Бакчада чакта барысы да әйбәт бара ул, бигрәкләр дә музыка дәресләрен көтеп ала иде. Музыка җитәкчесе Аюбикә апа аларны бакчаның аргы башындагы бер нарат агачы янына алып бара. Агач урталай ярылып, урман эченә табан авып төшкән, карап торуга матурлыгы да юк шикелле. Әмма Салпы Колакның иң яраткан урыны бу.

Аюбикә апаның аңлатканы булды – әлеге агачны яшен суккан, ул сынып төшкән, ә сынган җирендә агач телгәләнеп, сап-сары, озынча чыра-кыллар барлыкка килгән. Шул чыраларга сак кына кагылсаң, алар әллә нинди сихри тавышлар чыгаралар. Ә инде шул кылларны чиратлаштырып, җаен белеп чиртә башласаң, бик матур көй килеп чыга.

Аюбикә апа бу көйне «Урман көе» ди. «Бу көйне мин – әнидән, әнием – әбидән, әбием үзенең әнисеннән өйрәнгән. Шул рәвешле буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткән, мин аны сезгә өйрәтәм, сез үз балаларыгызга, аннан кечкәнтәй аюкай-оныкчыкларыгызга өйрәтерсез, – ди музыка укытучысы. Һәм әкрен генә сары чыра-кылларга чиртә башлый. Урманга көй тарала, бу көйне ишетеп, якындагы агач-куакларда сайрашкан кошлар тынып калалар. Аларга да әлеге серле көй бик ошый бугай. Бераз уйнап, бармакларын кыздырып-язып алгач, Аюбикә апа, үзенә генә хас ачык тавыш белән, җыр суза:

Урман безнең илебез,

Саклап кына йөрегез.

Һәр агачның, һәр куакның

Кадерләрен белегез

Аюлар без, аюлар,

Курку белмәс, кыюлар.

Уйнагыз сез, көлегез,

Нурлы булсын көнебез.

Якты көйләр уйныйм мин,

Үз телемдә җырлыйм мин.

Үз җырың булу – бәхет,

Үз телең булу – бәхет!

Матур, җырлый Аюбикә апа. Һәр сүзе күңелгә үтеп керә. Бакчаны тәмамлап чыкканда, әти-әниләр каршында Салпы Колак шушы җырны җырлады. Әти-әниләрнең күбесенең керфекләренә яшь эленде, Аюбикә апа, хисләнеп, Салпы Колакны кочаклап, маңгаеннан үбеп алды.

Телевизордагы аю балалары, өстәл янына утырып рәсем ясый башладылар. Салпы Колак сискәнеп китте. Бәрәч, аның да рәсем мәктәбенә барыр вакыты җитә лабаса! Мәктәпкә барган беренче көнне үк әнисе аны рәсем түгәрәгенә яздырды. «Буш вакыты калмасын, урман буйлап чабулап йөргәнче, бер һөнәре артыр», – диде.

Салпы Колакның музыка түгәрәгенә йөрисе килгән иде дә, Аюбикә апасы аны киләсе елда гына алачагын әйтте. «Әле агач кылларын чиртергә бармакларыңның көче җитеп бетмәс, киләсе елда, үсә төшкәч, сине рәхәтләнеп музыка түгәрәгенә алам!» – дип, тынычландырды күңелсезләнә башлаган Салпы Колакны.

Салпы Колак тиз генә рәсем дәфтәрен алып, кичә ясый башлаган рәсеменә күз салды. Рәсем укытучысы башлаган рәсемне төгәлләп килергә кушкан иде.

Рәсем болай ярыйсы гына килеп чыгарга охшаган. Укытучы рәсемгә салынган эчтәлекне дә мактап алган иде. Рәсемдә – урман аланында биеккә үскән нарат агачы. Агачның иң очына бер аю баласы менеп баскан да кояшка үрелеп тора. Баш өстендә зәңгәр күк, сизелер-сизелмәс ак болытлар – алар тере сыманнар, хәтта ашыкмый гына йөзеп барганнарын да чамаларга була. Рәсемнән иркенлек, күңел хөрлеге сизелеп тора. Кояшка үрелгән баланың яшәргә, иркен сулыш алырга, якты көннең рәхәтлегенә сокланып гомер итәргә хакы барлыгы раслана бу сурәттә. Кулына карандаш тотып беренче сызыкларны төшергәндә үк Салпы Колак күңелендә шундый уй-хисләр барлыкка килгән иде.

Рәсемне ясый ясавын, ә күңелендә ниндидер уйлар бөтерелә. Барысы да яхшы, барысы да дөрес кебек, ләкин рәсемдә нидер җитмәгән сыман тоела Салпы Колакка. Нәрсәнедер уйлап бетермәгәндәй хис итә иде. Нәрсә җитми? Әйтеп бирә алмый.

Шундыйрак уйлар эчендә ясады ул рәсемне. Тәмамларга да күп калмаган иде, әмма көн кичкә авышты, карангы төшә башлады. Укытучы: «Кемнең эше төгәлләнмәде, өйдә эшләп бетерерсез. Карангы төшеп, күз бәйләнгәнче өегезгә ашыгыгыз», – дип, аю балаларын кайтарып җибәрде. Салпы Колак, әнисе өйрәткәнчә, бер генә эшен дә тәмамламыйча, ярты юлда калдырмый иде. Тиз генә карандашларын алып, рәсеменең буялып бетмәгән өлешләрен буярга тотынды. Бетте дип сөенергә дә булыр иде, әмма кояшны буярга сары төстәге карандаш таба алмый җәфаланды. Кая куйгандыр, һич исенә төшми. Кичә, рәсем түгәрәгендә берәр читкә тәгәрәп, качып калгандыр инде. Караңгыда күрмәгәндер.

Нишләргә? Төгәлләнмәгән рәсемне укытучыга күтәреп барыргамы? Салпы Колак уйланып торды да, кулына эләккән беренче карандаш белән кояшны буяп та куйды. Хәтта үз эшенә сокланырга да өлгерде – аның кояшы бер генә кояшка да охшамаган – ул яшел төстә иде. Укытучылары да һәрвакыт әйтеп килә иде: «Сез һәрнәрсәне үзегезчә күрегез, үзегезчә ясагыз, башка күнегелгән рәсемнәргә охшатырга тырышмагыз», – дип кабатларга ярата. Бу рәсемне күрсә, ул да тел шартлатачак – яшел кояшны аңа кем ясап алып килгән әле?!

Хәзер өйне бикләп, түгәрәккә йөгерсәң дә була. Укучылар яхшы беләләр, аюлар урмандагы өннәрендә яшиләр. Тик хәзер алай искечә сөйләшү онтылып бара, урмандагы бар аюлар да, өн дип түгел, заманча – коттедж дип сөйләшәләр. Хәтта аларның турларында үскән агачка: «Бу коттеджда хуҗа – Батыр Аю, хуҗа бикә – Аю Сылу һәм аларның уллары Салпы Колак яши», – дигән такта эленгән. Салпы Колак белеште, коттедж – ул кәттә өн дигәнне аңлата икән.

Салпы Колак рәсем дәфтәрен алып, ишек ягына атларга өлгермәде, атылып-бәрелеп Җонбәк Шалшаев килеп керде. Гаҗәпләнәсе түгел, алар икесе дә бер рәсем түгәрәгенә йөриләр.

– Ничек, Салпыш, – ул Салпы Колакны шулай кыскартып әйтергә ярата, – рәсемеңне ясап бетердеңме? Бүген «бишле» аласың инде, кичә укытучы мактап калган иде рәсемеңне.

– Әлбәттә, ясап бетердем, – диде Салпы Колак, исе китмәгән тавыш белән.

– Кая әле, күрсәт әле, – дип, аның юлына аркылы төште Җонбәк.

– Кит инде, вакыты җиткәч күрерсең, Чалшый! – диде Салпы Колак дустының болай кызыксынуын яратып бетермичә. Салпы Колак, Җонбәкнең артык чалыш-молыш атлавыннан көлебрәк, аны шулай Чалшый дип кенә йөртә иде.

Җонбәк авызын турсайтып, мыгырданган тавыш чыгарды:

– Харап, Салпыш, син генә рәсем ясау остасы инде. Укытучы гел мактый дигәч тә... Кылтаеп китәсең... Рәсемеңне күрәсе килә, дәрес вакытында укытучы күрсәтәме безгә аны, юкмы? Бәлки, алып калыр да, үзе генә карап утырыр...

Салпы Колак урман сәгатенә карап алды. Агачлар ботакларын зәңгәр һавага сузып торалар, димәк, әле кичкә кадәр ерак, вакыт бар дигән сүз. Кичкә табан агач ботаклары бераз аска салыналар.

– Ярар инде, күз салып ал, – дип, дәфтәрен Җонбәккә сузды.

Җонбәк шатланып дәфтәр битен актарырга кереште. Кичәге рәсемне тапкач, ясалган биткә карап, шактый сүзсез торды.

– Кара әле, Салпыш, минем күзем начар күрәме, әллә чынлап та шулаймы, синең рәсемеңдә нидер нитеп бетмәгән бит, – диде ул ниһаять.

– Ни җитеп бетмәгән? – диде, Салпы Колак.

Җонбәкнең нәрсә әйтергә теләгәнен яхшы чамалый иде ул.

– Ни дип инде... Рәсемең шәп! Ләкин аптырап торам – Кояш... яшел буламыни? Кояшның сары төстә икәнен бакча баласы да белә!

– Минем кояш яшел төстә! – диде Салпы Колак бәхәскә урын калдырмаска теләгәндәй.

– Белмим...белмим... Кояш ул бөтен Урман иленеке, синеке генә түгел. Аның йөзен бозарга беркемнең дә хакы юк. Бер генә җан иясе дә аның яшел төстә булуын теләмәс, – диде Җонбәк.

Салпы Колак дәшми торды. Карандашны онытып калдырганга, шундый хикмәт килеп чыкты дип әйтергәме? Аклану була инде. Кояшны буямый да калдырырга булыр иде. Йә булмаса, Чалшыйның карандашын алып торырга була иде бит. Әмма кояшны яшелгә буягач, анда ниндидер сер бар сыман тоела башлады. Һич кенә дә бу рәсемдәге кояшны башка төскә буясы килми иде инде аның. Хәтта укытучы орышса да.

– Телиләрме, юкмы, анысы аларның эше, минем кояшым яшел төстә! – дип үҗәтләнде Салпы Колак. – Күргәнең бардыр, укытучы бүлмәсендә Урман иле рәссамнарының нинди генә картиналары эленеп тормый. Табигатьне нинди генә төсләр белән сурәтләмиләр алар! Соклангыч бит. Ник алай, ник болай дип, берсе дә бәйләнми аларга.

– Ничек инде бәйләнмәсеннәр? Менә мин бәйләнәм! Табигатьне үз төсендә ясасыннар, бозмасыннар! Дөрес булмый ул. Күп сүзгә җитеп торасы түгел, түгәрәк үткән бүлмәдәге картинада күкрәп үскән наратны кызылга буяп куйган бер рәссам. Кызыл наратны кайда күргәнең бар?

– Аның мәгънәсе башка бит, – диде Салпы Колак.

– Нинди мәгънәсе булсын инде аның?

– Әгәр табигатьне сакламасак, Урман иленә нинди куркыныч янаганын күрсәтергә теләгән рәссам. Кисәтү ул. «Сәнгатьнең төп максаты – матурлыкны күрсәтү, төрле яманлыклардан кисәтү», – диде укытучыбыз, түгәрәкнең беренче дәресендә. Хәтерлисеңдер?

– Әйтсә – әйткәндер... ә синең яшел кояшың нәрсәне аңлата? – диде Чалшый үчекләгәндәй.

– Менә син уйла инде яме!

– Уйла, дигән булып... Бернәрсә дә аңлатмый! Аңлатса, бер карауда әйтеп бирер идем.

Салпы Колак дустына рәсеме хакында сөйләп алмакчы иде, туктап калды:

– Яшел кояш ул... Хәер, нигә сөйләп торам әле? Рәсемгә карап алу белән аңлашыла бит.

Автордан. Мин үзем дә бу рәсемгә карап шактый уйланып тордым әле. Чыннан да, Салпы Колак ясаган рәсемгә сер яшеренгән шикелле тоела. Ә сез, укучылар, нәрсә уйлыйсыз? Яшел кояш була микән?

 

16.01.2021.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: