Хыялый Муйнак
Яшәгән ди бер эт.
Яшәгән ди бер эт. Аның исеме Муйнак булган. Менә шул Муйнак бер вакыт хуҗасына кып-кызыл кикрикле, аллы-гөлле койрыклы, бик гайрәтле әтәч алып кайткан.
— Их, җүнсез, җүнсез! Бу әтәчне кайдан алдың? Бар, алган урыныңа илтеп куй. Сорамыйча алу караклык була. Караклык өчен җәзалыйлар. Менә мин дә сине сөяк бирмичә җәзалармын! — дип әрләгән хуҗасы Муйнакны.
— Юк, хуҗам, бу минем үз әтәчем. Мин аны сиңа бүләк итәм. Шуннан Муйнак хуҗасына әтәчне каян алганын сөйләп биргән. Мин Муйнакның хуҗасына кунакка килгән идем, ни сөйләгәнен үзем дә ишетеп тордым. Муйнак әтәчен кочаклаган килеш болай диде: — Минем сөягем бар иде. Мин шуны кимерергә утырдым. Сөяк, кимерә-кимерә, агарып бетте, бер бөртек ите дә калмады. Тик мин барыбер кимерүемнән туктамадым. Ә сөяк кимергәндә мин уйланырга яратам. Уйланган чагымда минем башыма әллә нинди хыяллар килә. Ә минем хыялларым матур. Бик теләсәм, алар чынга да аша.
Менә бүген дә шулай булды. И кимерәм теге сөякне, и кимерәм. Кимергән саен ашыйсым килү көчәйгәннән-көчәя. Их, мәйтәм, менә бу сөяккә әзрәк ит кунсын иде. Ит кунгач, ул хуҗам ашаган әтәч ботына әйләнер иде. Әтәч бер генә ботлы түгел бит. Их, мәйтәм, шул бот янына тагын берсе була! Ул чагында ике канат та килеп ялганыр иде. Ике канатка бер муен да тиеш. Муен булгач, баш кына табылыр, мәйтәм. Ә баш гәүдәсез нишләсен?! Баш булганда бөтен нәрсә була! Минем хыял кызганнан-кыза бара. Кызган хыял бер кызыл кикрик кенә тапмыймы соң? Кып-кызыл кикрикнең нурлары, хыялымдагы әтәчемнең каурыйларына төшеп, аларны аллы-гөлле төсләргә манчыды. Аллы-гөлле төсләр уйнаткан әтәч җансыз булмый инде ул. Ә моның өчен йөрәк кирәк. Шулай итеп, хыялымдагы әтәч күкрәгендә йөрәк тә тибә башлады.
Күз алдымдагы әтәчне яхшырак күрим дип тырышсам, авызымдагы ак сөяк җиргә төште дә әтәчкә әйләнеп, йөгерде дә китте. Көчкә куып тоттым. Менә шул әтәч инде бу, хуҗам. Хәзер мин миңа көн саен бер хыялый әтәч алып кайтып бирермен, яме? Би-и-к хыяллансам, мин сыер да алып кайта аламдыр. Ат табарлык хыял да бардыр дип уйлыйм әле үземдә. Хәтта фил дә!..
Шул вакыт күрше кызы Сөмбел килеп керде.
— Менә кайда икән безнең югалган әтәчебез! — дип, Муйнак алдындагы әтәчне алып чыгып китте.
Муйнакның авызында ап-ак сөяк кенә калды.
Муйнак әкрен генә шыңшып куйды. Шатлыклы күзләре тоныкланды. Ул борылды да нәүмизләнеп оясына кереп китте.
Әтәче нинди матур иде, ә? Әтәч кенәме соң — хыял!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев