Xуҗа Шардын хәйләсе
Абхаз халык әкияте.
Xуҗа Шардын атлы бик мәзәк бер кеше үзенең күршесе белән елга яры буйлап бара икән. Бара торгач, боларның каршысына кача-поса килүче җайдак очраган. Җайдак алдыннан мәһабәт гәүдәле үгез бара икән. Шардын моның урланган үгез икәнен шунда ук сизенгән. Ул бер чүәген салган да юл уртасына ташлап калдырган, ә үзе куаклар артына кереп поскан. Җайдак чүәкне ерактан ук күреп алган һәм, атыннан сикереп төшеп, үгезне агачка бәйләп куйган. Аннары, атына атланып, чүәкнең икенче сыңарын эзләргә киткән.
Шуны гына көтеп торган Шардын күршесе белән үгез янына йөгергән. Үгезне тиз генә бәйдән ычкындырганнар да урманга алып кереп суйганнар болар. Башын елгага ташлаганнар.
Чүәкнең сыңарын таба алмыйча, җайдак кире әйләнеп кайткан. Билгеле инде, үгез бәйләгән урынында булмаган. «Бауны өзеп качкандыр, мөртәт!» — дип уйлаган ул Һәм елга яры буйлап чаптырып киткән. Бераз чапкач, елгада агып баручы үгезне күргән. Тиз генә чишенгән дә, үгезне коткарам дип, суга сикергән бу. Йөзеп килеп, мөгезеннән эләктерсә, үгез урынына аның башы гына килеп чыккан, ди. «Бу үгез карагын тотып кирәген бирмәсәм, якты дөнья йөзе миңа хәрам булсын!» — дип кычкырган җайдак һәм, ярга чыгып, киемнәре янына йөгергән.
Ләкин ул арада моның киемнәреннән дә, юртак атыннан да җилләр искән, ди. «Кеше малын алган — үзе коры калган»,— дип такмаклый-такмаклый, җайдак әле дә булса елга яры буйлап арлы-бирле чабып йөри, имеш...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев