Көмеш кыңгырау

Урманга кем хуҗа

Борынгы заманнарда ук урманнарда кырмыскалар күп булган. Бу хәл урман хуҗасы Бүренең ачуын чыгар­ган.

Ничек инде ул: урманның кайсы җиренә генә басма — шунда кырмыска, кая гына ятма — анда да кырмыска... Болай булмый!

Бүре шунда ук кырмыскалар патшасын чакыртып алган, аңа бөтен иле-кабиләсе белән урманнан китәргә боерган. Кырмыскалар патшасы бик зирәк булган. Ул Бүрегә болай дигән:

—  Бүреҗан, тиргәшми генә сөйләшик әле. Әйдә болай итик: ярыш оештырыйк. Бер шарт белән: кем дә кем шушы урман­ны беренче булып урап чыга — шул аңа хуҗа булсын. Менә шушы урында очрашабыз. Килештекме?

Килешмәгән кая ул! Бүре шунда ук риза булган. Нәни генә кырмысканы узмыймы соң ул?!

Янәшә басып чабып киткәннәр болар. Бүре, бөтен көченә йөгереп, шунда ук алга чыккан, күздән дә югалган. Ә Кыр­мыска, бераз йөгереп барган да кузгалып киткән урынына кабат килеп яткан. Берничә сәгатьтән, әлсерәп, телен салын­дырып, Бүре килеп җиткән. Кырмыска аны шелтәли-шелтәли каршы алган:

—  И и Бүре агай, бигрәк акрын йөгерәсең икән син. Менә әллә кайчан килеп, сине көтә-көтә көтек булып беттем инде...

Бүре ышанмаган. Тагын бер тапкыр сынап карарга булган. Бу юлы инде ул бераз йөгереп бара икән дә үләннәрне ачып-ачып карый икән. Ә анда һәрвакыт бер кырмыска йөгерепме-йөгерә, ди. Урманны урап килгән Бүре каршында һаман шул Кырмыска тора, ди. Шулай итеп Бүре бу юлы да җиңелгән, көлкегә калган. Хәтта гарьлегеннән башка урманга күчеп киткән. Ә бу урманга зирәк һәм уңган кырмыскалар хуҗа булып калган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: