Көмеш кыңгырау

Урман әкияте

Көннәрнең берендә, карурманның түрендә, кәкре усак төбендә ялкау Куян кишер сабагы белән борынына кун­ган черкиләрне куып ята  икән,  шунда аның  күзе усак ботагында  эленеп  торган   бер   әйбергә   төшкән. 

«Нәрсә булыр бу? — дигән ул.— Яфрак дисәң, артык зур. Гөм­бә дисәң,  түгәрәк түгел.  Гөмбә белән яфрактан башка дөньяда  тагын  ниләр   бар   соң   әле?   Әй,   исемә   төште: кишер, шалкан, кәбестә. Тик бу әкәмәт әйбер аларның берсенә дә охшамаган.  Мөгаен,  бу ашый торган  нәрсә түгелдер.  Юкса мин  белми  калмас  идем.  Үз  гомеремдә урманның аркылысын-буен әз айкамадым»,— дип уй­лаган   Куян   һәм   ботактагы   ят   әйберне   үрелеп   алган. Аны астын өскә әйләндереп тә, кырын-кырын яткырып та,  кырыена ук килеп тә,  ераккарак китеп тә караган, әмма барыбер ни икәнлегенә төшенмәгән.

«Хәйләкәр төлкедән сорап карыйк, аның дөньяда бел­мәгән нәрсәсе булмас»,— дип уйлаган ул һәм алгы тә­пиен авызына кабып бик каты сызгырган. Аның сызгы­руын гына көткәндәй, куаклар арасыннан атылып-бәрелеп Төлке килеп чыккан.

—  Нинди  хәвеф  бар,  нигә  сызгырдың? — дигән ул.

—  Менә бер әкәмәт нәрсә таптым. Шуның ни икә­нен һич  белә  алмыйм.  Төлке дус,  син  кара әле,  эчен­дә берәр тәм-том юкмы? — дигән Куян.

Төлке  Куян  кулындагы  нәрсәне шунда  ук  таныган.

—   Һи,  юләр Куян,- дигән  ул мыскыллап, – бигрәк надан   инде  син.   Үзең   егерменче   гасырда   яшисең.   Бу бит  телевизор.   Мин   ферма  тавыклары   янына   кунакка барган  саен каравылчы өендә  аны күреп кайтам.  Хәт­та  зуррагын.   Аю  корсагы  кадәресен.   Бервакыт   тәрәзә­дән шуны карап, чак килеп капмадым.

—  Усак ботагына каян килеп эләккән соң ул? — дип сораган беркатлы Куян.

—  Мин  беләм,   мин   беләм,— дигән  Тиен,   агач   ба­шында сикеренгәләп.

—  Белсәң әйт.

—  Монда  кичә  бер  көтү   яшьләр  килгән  иде.   Шу­лар онытып калдырган.

—  Алайса кире урынына элеп куйыйк, килеп алыр­лар.

—  И,   юләр   Куян.   Бигрәк  башың  юк  синең.   Шун­дый  нәрсә  кулга  төшкәндә  ычкындыралармы  соң?  Ки­тер әле үземә! Озакламый Аю абзыйның туган көне җи­тә. Шуңа бүләк итәбез аны.

Төлке телевизорны култык астына кыстырган да өе­нә тайган. «Шәп булды әле бу! — дигән ул сөенечен­нән нишләргә белмичә.— Аю абзый белән аралар суы­нып киткән иде. Хәзер менә рәтләнер. Телевизор ул сиңа бер тустаган бал гына түгел инде. Каравылчы әнә, бар ферма тавыгын онытып, төн буе шуңа кадалып уты­ра. Бүреләрнең борынына чиертәм мин моның белән. Юкса Аю абзыйның корт чаккан борынына салкын ком­пресс куйган булып, әллә кем сыман йөриләр».

Төлке алдан ук тантана итеп, Аю абзыйның туган көнен көткән. Ә үзе астыртын гына бу мәҗлескә кем­нең нәрсә алып киләчәген белешкәләп йөргән.

Ниһаять, көтелгән көн килеп җиткән. Ала карга ур­мандагы иң биек агач башына кунып өч тапкыр кар­кылдаган. Бу барлык җәнлекләрне мәҗлескә чакыру булган. Шушы чакырудан соң бөтен урман хәрәкәткә кил­гән. Кайсы сыртына сыер боты салып, кайсы рамы бе­лән кәрәзле бал күтәреп, кайсыберсе кесәсенә чиклә­веген тутырып урман аланына мәҗлескә йөгергән. Һәр­кем үз бүләген беренче булып Аю абзыйга тапшырыр­га теләгән. Бары тик Төлке генә ашыкмаган. «Зур эш­ләр ашыгып эшләнми,— дигән ул үз-үзенә.— Әйдә, карт­лач минем юклыкны күреп бераз борчылып алсын. Бү­ләкнең олылыгын аңларга шәбрәк булыр».

Аланда мәҗлес башланган. Аю абзый дәү агач тө­бен өстәл итеп, үзенә китергән күчтәнәчләрне шунда өя барган. Кунакларга да өлеш чыгарган. Ашаганнар, эчкәннәр. Җырлаганнар, биегәннәр.

Мәҗлеснең иң кызган чагында култык астына ят бер тартма кыстырып Төлке килгән. «Уф,— дигән ул маңгаендагы тирләрен тәпие белән сыпырып,— бөтен дөньяны әйләнсәм әйләндем, әмма эзләгәнемне тап­тым».

—  Нәрсә таптың? — дигән Аю.

—  Менә нәрсә! — дип, Төлке үз бүләген Аю абзый алдына китереп куйган. Аю бу  бүләкне иснәп караган да:   «Бал   исе   килми,   нәрсә   бу? — дип  үкереп   җибәр­гән.— Әллә   син,   хәйләкәр   таз,   миннән   көләргә   уйла­дыңмы?»

—  Мин сиңа,— дигән Төлке койрыгы белән җир се­береп,— дөньяда бер генә Аюда да булмаган нәрсә алып килдем.   Моны   күрсәләр,   бүтән   аюлар   көнләшүләреннән тәгәрәп үләчәкләр.

—   Йә,  йә,— дигән  Аю,— ашап  карыйк.  Тәмле  нәр­сә  микән.— Аю  казыктай  тешләрен  телевизорга  баты­рам дигәндә генә, Төлке:

—  Туктале, галиҗәнап Аю абзый,— дигән,— бу ашый торган әйбер түгел. Бу җан азыгы,— дигән.

Аю корсагын уа-уа көләргә тотынган:

– Ха-ха-ха!   Җан  азыгы!   Ха-ха!   Моңарчы  җанымның   ашарга   сораганы   юк   иде    Син,   астыртын,   берәр хәйлә корып маташмыйсыңмы?

Төлке Аю абзыйның сүзләреннән үпкәләп, читкәрәк китеп баскан.

—  Йә-йә,— дигән  Аю,— бүләгеңнең   нәрсәгә   яраклы икәнен   күрсәт.   Җанымның   да   тамагын   туйдырып   ка­рыйк.

Төлке ялындырып тормаган. Телевизорның бер кноп­касына басып җибәргән. Экранда башта ниндидер ут­лар җемелдәгән, аннары мылтык тоткан бер аучы ки­леп чыккан. Җитмәсә бу аучының бозау хәтле эте дә бар икән. Моны күрүгә мәҗлескә җыелган барлык җән­лекләрнең котлары очкан. Хәтта качарга кирәклеген дә онытканнар болар.

—  Курыкмагыз,— дигән   төлке   телевизордагы   аучы этенең   башыннан   сыйпап.— Болар   безгә   тия   алмый. Аларның үзләрен тотып пыяла тартмага япканнар.  Ме­нә   карагыз:   аучысы   да,   эте   дә   тими.— Төлке   үзенең батырлыгы   һәм   тапкырлыгы   белән   мактанырга   телә­гәндәй, экран тирәсендә бөтерелгән.

Озакламый телевизорда күренешләр алышынган. Мультфильм башланган. Бүре Куянны куа киткән. «Бусы мин!» — дигән Бүре экранда үзен танып. «Син мине мәңге тота алмыйсың»,— дигән Куян. Алар бе­раз бәхәсләшеп алганнар. Мультфильм барысына да ошаган.

—  Бүләгең  ярыйсы икән,— дигән Аю абзый Төлке­гә. Аюның мактавыннан күңеле күтәрелгән   Төлке теле­визорны икенче программага күчергән. Анда футбол уе­ны бара икән.

—  Сарык   башы   типкәләп   йөртәләрме   анда? — ди­гән Бүре, тәгәрәп йөргән тупны күреп.

—  Син  үзең  сарык  башы,— дигән  Аю  бик  белдек­ле булып,— сарык башы өчен шул тиклем кеше йөгереп йөри димени? Бер йомарлак кәрәзле балдыр ул.

—   Юк, олы шалкан,— дип кырт кискән Куян.

—  И,   юләр   башлар! — дигән   Төлке,— туп   бит   ул.

—  Ә нәрсә  соң ул туп? — дип сораганнар  аңардан.

—  Түгәрәк әйбер,— дигән Төлке, исе китмичә.

—  Түгәрәк икәнен үзебез дә күрәбез,— дигән Аю,— ни   өчен  аны   типкәләп  йөртәләр?   Акыллы   булсаң  син безгә шуны аңлат.

—  Әнә теге ятьмәле капкага кертергә маташалар,— дип аңлаткан Төлке.

—  Тапканнар кызык нәрсә,— дип, Аю борылып ки­тәргә җыенган икән, шулвакыт капкага туп килеп кер­гән.   Бу  тамашаны  карарга  җыелган  халык  сызгырыр­га,  кычкырырга тотынган.  Бөтен урман гөжләп торган. Аю   исә,   тагын   нишләрләр   икән   дип,   яңадан   экранга таба борылган. Тупны янә капкадан тибеп чыгарып җи­бәргәннәр.   Тагын   куыш   киткән.   Тора-бара   урмандагы җәнлекләр   бу   уенны   ярата   башлаганнар.   Алар   хәтта төрле-төрле  төркемнәргә   бүленеп   беткәннәр,   һәр   төр­кемнең яраткан командалары барлыкка килгән. Уен бет­кәч урманны   яңгыратып   бәхәсләшә   торган   булганнар. Чөнки һәр төркемнең үз командасын көчле итеп күрә­се  килгән.   Капкага  туп  керткән  саен   Аю  бөтен  көче­нә   «Го-ол!»   дип   акыра   икән.   Бу   тавышка   хәтта   Аю тирәсендә   утырган    куяннарның    колаклары    чукракла­нып   беткән.   Ярый   әле   туп   күп   кермәгән,   юкса   мон­дагы   тавышка   зил-зиләләр   кубып   урмандагы   агачлар­ның  асты  өскә  килеп  бетәр  иде.  Болай да  инде  теле­визор   табылганнан   бирле   урмандагы   барлык   тәртип­ләр үзгәргән. Бер җәнлек тә үзенең баласын  вакытын­да   йокларга   яткыра   алмаган.   Бер   яктан   ата-аналары бәбиләрен  җылы  түшәккә  куып  торганнар,   икенче   як­тан балалары сикерешеп торып телевизор карарга утыр­ган.  «Сүземне тыңламасагыз олы  капчыклы аучыга би­рәм»,— дип тә караганнар. Тик балалары: «Аучының да телевизоры  бардыр   әле»,— дип   кенә  җавап   кайтарган­нар.

Аю, Бүре, Төлке, Куяннарның ауга йөрүләре дә тук­талган, Ач корсакларын уа-уа һәркем көне-төне теле­визор караган. Бервакыт ачыгудан күзләре әлҗе-мөлҗе килә башлаган Төлке урман җәнлекләренә мондый тәкъдим керткән:

—  Дуслар,   сүземне   тыңлагыз   әле.   Мин   менә   нәр­сә әйтергә телим...

—  Теләсәң   әйт,   озакка   сузма.   Телевизор   карыйсы бар.

—  Сүзем  шул:  телевизорда  футбол  барганда   бөтен халыкның   күзе   шунда   була.   Абзарларыннан   тавыкла­рын гына түгел, сарыкларын күтәреп китсәң дә беркем күрмәячәк. Әйдәгез, бер уен вакытында күмәкләшеп авыл­га барып кайтыйк.

—  Юк инде, бик теләсәң үзең бар. Без честный җән­лекләр,— дигәннәр   Төлкегә.— Болай   итү   хәрәмләшүгә керә.

—  Үлән   ашап   торсам   торырмын,   урынымнан   куз­галмам,— дигән   Бүре.   Бүрене   кузгата   алмагач,   Төлке аюга дәшкән:

—  Берәүнең  бик шәп  умарталыгын  күреп  кайттым, бәлки,  галиҗанәп Аю,  син  минем  белән  барырсың,  ә?

—  Юк белән башымны катырма әле,— дигән Аю.— Мин  карап тормасам,  йә безнең  команда  оттырып  ку­яр. Болай да уйнауларының рәте-чираты юк.

—  Син,  Төлке,  кеше котыртып йөрмә,  үзең  бар,— дигән  Мәче  башлы  ябалак.   Шуның  белән  сүз  беткән. Ябалак   тикле   ябалакны   телевизор   яныннан   кузгатып булмагач,   башкаларга  тел   әрәм   итеп   тормаган  Төлке, һәм, ашау-эчү  ише нәрсәләргә кул селтәп, үзе дә теле­визор   карарга   яшел   чирәмгә   сузылып   яткан.   Телеви­зор һаман күрсәткән дә күрсәткән.

Әмма   һәрнәрсәнең   чиге   була,   абзарның   биге   була дигәндәй,  көннәрдән бер көнне  экранда ут сүнгән. Тегеләй  борып,  болай  баскалап  караганнар,  тик  хикмәт­ле тартмага җан кермәгән.

—  Инде нишлибез? — дигәннәр Төлкегә. Төлке җа­вап бирә алмаган.

Шулчак аяк астында йомгактай йомарланып яту­чы Керпе, үзен күрсәтергә теләп, болай дигән:

—  Үзебезгә   уйнарга   кирәк   бу   туплы   уенын.   Җи­тәр инде, кешеләргә күп кызыктык.

Керпенең бу фикерен барысы берьюлы күтәреп ал­ган: «Әйе, үзебезгә уйнарга!»

—   Аюны капкага куярга.

—  Бүреләрне төп һөҗүмче итәргә.

—  Куяннар сакчы булыр.

—  Ә без нишләрбез? — дигән Төлке.

—  Сезме? — дигән Керпе,— сез читкә тәгәрәгән туп­ны китереп торырсыз.

—  Уйнавын уйнарсыз,— дигән шулвакыт Елгыр Бо­лан,— ә тупны каян алырсыз?

Бу сорау һәммәсен аптырашта калдырган. Бер-бер­ләре белән озак киңәшкәннән соң Тилгәнгә болай ди­гәннәр:

—  Синең күзең очлы. Һавага күтәрел дә дөньяны кү­зәт. Тупка охшаш нәрсә күрсәң төшеп әйтерсең.

Тилгән ике әйткәнне көтмичә һавага күтәрелгән. Ка­натын җәеп урман-таулар өстеннән озак очкан ул. Оча торгач, күзәтә торгач биек тау башында туп сыман тү­гәрәк әйбер күреп алган. Бу хәбәрне кайтып әйтү бе­лән үр куяннары тауга менеп киткәннәр. Тилгән күреп кайткан түгәрәк нәрсә чуер таш булып чыккан. Куян­нар аны көч-хәл белән генә таудан тәгәрәтеп төшергән­нәр. Аю бу ташны күтәреп караган да:

—  Ярыйсы   гына   саллы   икән   бу.   Кешеләр   ничек шулай   җиңел   очырып   йөртәләр   икән   соң   моны?   Кү­рәсең,   алардагы   көч   йөз   Аюны   җиңәрлектер   инде, дигән.

Аю таш тупны мәйданга чөйгән.

—  Бераз аякларыгызны  яза торыгыз,  мин өйгә ке­реп   капкалап   чыгам,— дигән   ул.   Таш   тупка   әле   Ку­ян,  әле  Бүре  китереп типкән.  Типкәне берсе аяклары­ның   авыртуына   чыдый   алмыйча   бөгелеп   төшкән.   Аю өеннән тамак туйдырып чыкканчы урманның ярты хал­кы аксап беткән.

—  Ни    булды    сезгә? — дигән    Аю.— Аякларыгызга шырпы кадалдымы әллә?

—  Галиҗәнап   Аю,— дигән   Бүре   өч   аякта   биеп.— Бу   бик   хәтәр   уен   икән.   Әллә   моны   уйнамыйбызмы?

—  Уйныйбыз! — дигән  Аю  кире  какмаслык  итеп.— Мин хәзер бу уеннан башка тора алмыйм. Менә бу ике агач арасы капка булыр.  Мин капкага басам, ә сез үз урыннарыгызга таралыгыз.

Җәнлекләр: «Без хәзер өс-башыбызны гына алыш­тырып киләбез»,— дигәннәр дә урманга таралганнар, һәм, Аюга танытмас өчен, җәен-кышын кием алыштырып йө­ри башлаганнар. Ә Аю исә ике агач арасына басып һаман аларны көтә, ди. Үз капкасына бер туп та керт-термәгән бердәнбер капкачы булуы белән ул бик бә­хетле икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: