Көмеш кыңгырау

Тылсымлы алма

Тылсымлы алма нинди була? Ә патша үстергән тылсымлы алма нинди ул? Галимҗан абый Гыйльмановның әкияте шул хакта.

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер карт. Аның алма бакчасыннан һәм бөкре оныгыннан башка бернәрсәсе дә, беркеме дә булмаган. Тирә-якның бер матуры бу­лып үскән бу малай бик тәүфыйклы һәм уңган икән, ләкин бөкре булуы аркасында гына кеше арасына чыкмый яши, ди. Ул көне-төне алма бакчасында хезмәт иткән — баба­сы белән янәшә басып, җир казыган, агач төпләрен йомшарт­кан, су сипкән, ашлаган, аларның ботакларын, яфракларын чистарткан... Карт белән малайның тырыш хезмәтенә җавап итеп, алмагачлар тәмле-тәмле алмалар биргәннәр, бу Хода бәндәләренең тормышын ямьле һәм бөтен иткәннәр.

Менә хикмәт: бервакыт бер карт алмагачның иң очын­да серле-тылсымлы алма үсеп чыккан. Аннан яктылык, нур бөркелеп тора икән. Кечкенә кояш яисә ай кебек, төннәрен дә бакчаны яктыртып, балкытып тора, ди. Аның серле тылсым га, сихри шифага ия булуын белсәләр дә, бакчачы карт белән бөкре малай бу алманы өзәргә батырчылык итмәгәннәр.

Әлеге алма хакында тирә якта яшәүче халык та бик тиз белеп алган. Бу хакта патшага да хәбәр иткәннәр. Патша үз хезмәтчеләренә тылсымлы алманы өзеп алып, сараена китерергә кушкан. Аны ашап, үзенең дә тылсымга ия буласы килгән.

Менә алманы патшага алып китереп биргәннәр. Иң элек аны патша үзе кабып караган. Аннары кәйсезлеге, ялкаулыгы белән даны чыккан кызына биргән. Кызы бер генә капкан да алманы атып бәргән.

— Нинди тәмсез алма бу?! Чүплеккә чыгарып ташлагыз!.. — дигән.

Ләкин патша кызыннан акыллырак булган. Алманы чүплеккә ташлатмаган. Бу серле алманың чын асыл мәгънәсен белергә теләгән ул.

Ләкин асыл мәгънәгә кадәр хикмәт була бит әле.

Бервакыт патша да, кызы да берьюлы авырый башлаган­нар. Патшалыкның иң яхшы табиблары ал арны дәваларга ты­рышып караган. Ләкин һаман аякларына баса алмыйлар икән болар. Шулай да, бераз хәл кергәч, патша теге серле-сихерле алманы бакчачыга кире кайтарып бирергә боерган.

Патшаның иярченнәре моның белән генә канәгатьләнмә­гәннәр. Алар бакчачы карт белән аның оныгына алманы ашар­га кушканнар. Бакчачы белән бөкре малай алманы ашарга мәҗбүр булган. Ләкин алар, тәкәббер патша һәм аның көйсез кызы кебек, авырырга уйламаганнар да, киресенчә, алманы ашау белән, бакчачы карт яшәреп киткән, ә малай, бөкресеннән котылып, зифа буйлы, сөлек кебек егеткә әверелгән. Бу хакта патша иярченнәре сарай халкына кайтып сөйләгәннәр. Патша да ишеткән. Ул бакчачыларны кабат үз янына алып килергә кушкан. Түшәгендә яткан патша көч-хәл белән сораша баш­лаган:

—  Әй, карт, әйт әле, ничек була инде — бер үк алманы ашап, мин авырдым, ә син яшәреп киттең?

—  И патшам-солтаным! Тәңре шаһит: мин бу алманы синең хезмәтчеләрең биргәнгә генә ашадым...

—  Бу алманың серен-тылсымын белмисең инде, алайса? Карт төшеп калганнардан түгел икән. Хәйләкәр генә елма­еп, ул болай дигән:

—  Нишләп белмим ди, беләм...

Патша түшәгеннән сикереп торганын сизми дә калган:

—   Тизрәк әйт, күрмисеңмени, аягыма да баса алмыйм бит...

—  Әйтәм. Тыңла. Мәңгелек яшьлеккә, сәламәтлеккә ирешү өчен, бу тылсымлы алманы кеше үз куллары белән үстерергә тиеш, аңлыйсыңмы?..

—  Аңлы-ы-ыйм... — дип сузган патша, үзе әллә ни аңлап-төшенеп җитмәсә дә. — Нишләргә соң миңа?

—  Тор! Киен! — дип боерган аңа бакчачы карт. — Хәзер үк минем бакчага барабыз, бүгеннән мин сине хезмәтче итеп эшкә алам!..

Патша алдын-артын уйлап тормаган, шунда ук риза бул­ган. Бик тә тереләсе, яшәрәсе килгән шул аның. Карт һаман үзенекен тукыпмы-тукый, ди:

— Эшләрлек булсаң гына алам, миңа ялкаулар кирәк түгел. Кызыңны да ал, түшәгендә елап ятмасын!..

Шулай килешкәннәр, дүртәүләп алма бакчасына киткән­нәр.

Патша белән аның кызына бик нык тырышырга туры килгән. Көннең көнендә җиде кат тир, җиде бөртек яшь түгеп, бакча караганнар, алмагачлар үстергәннәр, көз җиткәч, тәмле алмаларны базарга илткәннәр... Әллә саф һавадан, әллә эш-хәрәкәттән, әллә алма шифасыннан — патша көрәеп, тазарып киткән, аның кызы да чибәрләнеп, тирә-якның бер гүзәленә әверелгән. Ул хәтта бакчачы картның оныгына күз ташлый башлаган, малай да кызга үлеп гашыйк булган.

Ләкин карт вәгъдә иткән тылсымлы алма гына үсми дә үсми икән. Патшага бу бер дә ошамаган. Ул карттан тылсым сорый башлаган. Мәңгелек сәламәтлек, яшьлек таләп иткән. Тиз арада тылсымлы алма бирмәсә, зиндан белән, башын кисү белән янаган.

—  Син сәламәтме? Сиңа рәхәтме? — дип сораган карт.

—  Сәламәт, рәхәт... Йә, шуннан?

—  Синең яшисең киләме?

—  Килә... Минем бу кадәр яшисем килгәне юк иде әле!..

—   Шулай булгач, тагын нәрсә кирәк сиңа? Тылсымлы алма бирә торган бәрәкәт һәм шифа сиңа барып иреште бит инде...

—  Анысын аңлыйм... Тик мин бит бөтен сарай халкына тылсымлы алма алып кайтам дип вәгъдә иттем. Алып кайт-масам, миннән, иң соңгы йолкыш бәндәгә күрсәткән кебек, бармак төртеп көләчәкләр, билләһи!..

—  Ә син алар теләгән алманы алып кайт. Күрсәт. Менә, ди­ген, сезгә вәгъдә иткән тылсымлы алма, тик сорамагыз гына, мәңгелек яшьлеккә ирешәсегез килсә, үзегез алмагач үстерегез, көне-төне бакча карагыз, диген.

—  Тукта, тукта... Нинди алма хакында сөйлисең әле син?

—  Әнә алмагачтагы теләсә кайсы алманы өзеп ал. Аларның барысы да тылсымлы хәзер, чөнки бу алмаларны син үзең үстердең. Патша башың белән үстер дә, ничек тылсымлы бул­масын алар?!

Патша тынычланган. Бакчачы карт белән килешкән. Алма­гачтан бер алма өзеп алган да кызын ияртеп кайтып киткән. Кайткач, сарайдагы иярченнәренә бакчачы карттан алып кайт­кан алманы күрсәтеп, мактанып йөргән, ләкин аны беркемгә дә бирмәгән, кызы белән бүлешеп ашаган да бетергән. Шунда әкият тә беткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: