Тычкан баласының арыслан буласы килә
Кайсы тычканның арыслан буласы килмәсен?
Шулай ул бервакыт яңа гына канатын чыгарган яшь чикерткә болында очып арыгач, бер чәчәккә кунып, җырлый башлаган. Ә ул чәчәк тычкан оясы янында гына үсә икән. Шунда үзе кебек яшь тычкан баласы аның җырлаганын тыңлар өчен оясыннан башын чыгарган.
— Бигрәкләр дә матур җырлыйсың инде, җырчы кош, — дигән.
Чикерткәнең үзен җырчы кош диюенә күңеле булган.
— Әйдә, икәү бергәләп җырлыйк! — дигән ул.
Тычкан баласы, билгеле, үзенең җырлый белмәгәнен әйтеп тормаган.
— Бүген күбрәк җырлап ташладым шул, тавышым карлыкты, — дигән .
— Тавыш та карлыгамыни, арыслан абзый?
Чикерткә бала гына булган шул әле, ул арыслан турында ишетеп кенә белгән, үзе бәләкәй булгач, әлеге тычкан баласы да аңа чынлап та арыслан кебек зур булып тоелган.
Тычкан баласы: «Мин арыслан түгел шул», дип әйтеп тормаган. Кайсы тычканның арыслан буласы килмәсен? «Чынлап та әллә арыслан булып үсә башладым микән?» — дип тә уйлаган. Тиккә генә әнисе үзен : «Арыслан йөрәкле кызым», — димәгәндер бит!
Бу турыда әнисеннән сорар иде, ул ерак басуга ризык алып кайтырга киткән шул. Аның кайтканын көтеп торырга түземе җитмәгән, чынлап та кемлеген тизрәк беләсе килгән .
Шуннан ул якында гына җир йомшартып яткан яңгыр селәүчененнән:
— Мин арысланга ошамаганмы? — дип сораган.
— Тозсыз сораулар биреп аяк астында уралма әле! Алай йөргәнче уңыш күбрәк булсын өчен җирне йомшартыр идең! — дигән селәүчен .
Ул бу турыда кондыздан сораган, кырмыскадан да сораган, күбәләкләрдән дә сораган, тик берсе дә җавап биреп тормаган, һәркайсы каядыр ашыккан, нидер эшләгән.
Шулай йөри торгач, бака-бакылдык утырган сазлыкка килеп җиткән.
— Бака дус, минем кем икәнен әйтмәссеңме? — дигән.
— Бак-бак-бак1 Үзенең кем булуын белмәүчеләр дә бармыни әле? Бүтән кайгың булмаса, суга төртеп төшерәм! Миңа кем булсаң да барыбер, сазлыгым гына яшәсен! — дигән дә бака —бакылдык суга чумган.
Ә күл буенда үгез йоклап ята икән.
— Бу абзый белмичә калмас, — дип, тычкан баласы аның янына килеп сәлам биргән. Тик үгез колагын да селкетмәгән,чөнки ул аны бөтенләй дә ишетмәгән.
«Якынрак килеп сорасам, ишетмичә калмас!» — дип уйлаган тычкан Һәм аның колак эченә үк кереп китәрдәй булып:
— Мин кем? Тычканмы, арысланмы? — дип чәрелдәгән.
Үгез барыбер аны ишетмәгән, колагы гына кытыкланган. Ул колагын кашыйм дип койрыгын селтәп җибәргән икән, тычкан баласы үзенең оясы янына ук чикерткәдән дә тизрәк очып төшкән.
Бераз аңына килгәч:
— Тычкан гына икәнмен шул, югыйсә колак селкенгәнгә дә чикерткә кебек очып йөрмәс идем, — дигән .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев