Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Тычканнар да ярата (әкият)

Бер кызның идән астында тычканнар яшәгән.

Алар кызны бик яратканнар, аңа бер эш тә эшләтмәскә тырышканнар. Бакчага чүп утарга чыкса, тычканнар ә дигәнче бөтен чүпне кыркып чыгалар, ди. Идән себерергә җыенса, идәнне койрыклары белән юып алалар, бәрәңге әрчергә утырса, бәрәңгене дә үткер тешләре белән ялт иттереп  чистартып куялар, ди.

Кыз да эшчән тычканнарны бик яраткан, тәмле  ярма белән сыйлаган.

Берзаман тычканнар үзара мондый фикергә килгәннәр:

- Кыз беребезгә генә булырга тиеш! 

Кызны үзара ничек итеп бүлү турында озак уйланганнар. Башта җирәбә тотарга булганнар. Соңыннан кире уйлаганнар. Чөнки җирәбә тотканда кызның иң булдыксыз тычканга чыгу ихтималы булган.

Шуннан соң бүрәнә кимерү ярышы оештырырга уйлаганнар. Ишегалдында андый агач булмагач, урманга киткәннәр. Агачларны бүлешкәннәр. Кайсы тизрәк үз  өлешен  кимерә, кыз шуңа буласы икән. Ләкин агачларның да үзләрен кимертәсе килеп тормаган, аннан соң алар да кызны бик яраткан. Ул урманга килсә, яннарында  озаграк тотар өчен барысы да үрә баса, кайсы яфраклары белән битеннән иркәли, кайсы чәченнән сыйпый, кайсы лепер-лепер килеп аны  яратуын белдермәкче була икән.

Тычканнарның үзләре янына нинди эш белән килүләрен белгәч, агачлар тәгәри-тәгәри көләргә тотынганнар. Кайсы ауган, кайсы бөгелгән, кайсы сыгылган. Шуннан соң тычканнар кемнең койрыгы  озынрак, дип, бер-берсенең койрыкларын үлчи башлаганнар.

Барысының да койрыгы бер озынлыкта булгач, песи койрыгын кимерергә тәкъдим керткәннәр. Ул чагында песинең койрыгы да, мыегы да дилбегә озынлыгы булган.

Тычканнар песи койрыгын кимерергә тотынган, яшьрәк, аңгырараклары койрык дип белеп  мыегын тарткалыйлар, ди. Песи  исә берни белмичә  йоклап ята икән. Кимерә торгач, койрыгы да, мыегы да бөтенләй кыска булып калган. Тычканнар койрыкны ахырынача кимереп бетерер өчен өстәл өстенә сикерә башлагач кына, песи уянган. Ул уянгач, тычканнар  төрлесе  якка качкан, кем тизрәк кимергәнлеген дә белмичә калганнар.

Кыз тычканнар юкка чыккач,  бик кайгырган. Тычканнар аны юатмакчы булып, идән астыннан башларын чыгарулары була, песи шунда ук өсләренә сикерә, кимергән койрыгы белән мыегын кире алмакчы була, ди. Тик тычканнар гына аның нигә шулай усаллашуының сәбәбен белмиләр икән. Шуңа бүгенгә кадәр идән астында яшәүдән башка чаралары юк, ди.

Ул арада күрше егете кызга яучы җибәргән. Шаулатып туй ясаганнар. Туйда тычканнар идән ярыгыннан  күзләрен елтыратып егетнең бәхетенә кызыгып карап торганнар.

Песи исә  тычканнарга һаман да үчле икән. Җай чыккан саен аларны кырып, шул ачуын ала, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев