Көмеш кыңгырау

Тычкан малае Чыелдык

Борын-борын заманда, кечкенә генә бер өйдә, үз гаиләсе белән Тычканбикә яшәгән, ди. Аның бик шук, шаян малае булган.

Тычканбикә аңа яратып Чыелдык дип исем дә кушкан. Тычканбикә көн дә Чыелдыкка вакытында йокларга кирәклеген, кич белән караңгыда йөрергә ярамаганлыгын аңлаткан. Төнлә йөрсәң куркыныч хәлләр булырга мөмкин, дигән. Ә Чыелдык «дөньяда берәүдән дә курыкмыйм мин» дип көлгән генә. Тычканбикә малаен әкият сөйләп, җыр җырлап йоклаткан. Бердәнбер көнне әнисе әкият сөйләгәндә, Чыелдык йоклаган булып яткан да, әнисе киткәч, урамга чыгып йөгергән.

Аңа әнисенең «төнлә йөрергә ярамый» дигән сүзе кызык булып тоелган. «И, әллә нәрсәләр сөйли әнием, бернинди куркырлык нәрсә дә юк» диеп уйлаган. Шулвакыт аның баш очыннан нәрсәдер яктыртып, сызгырып очып киткән. Як-ягына, нәрсә булды, дип каранып торганда, тагын дөнья яктырып киткән. Ә инде өченче тапкыр яктырып, сызгырып килгән нәрсә Чыелдыкны эләктереп тә алган, җирдән өскә таба алып менеп киткән, ди. Тычкан малаеның коты алынган, тыпырчынган, аякларын бәргәләгән, каты итеп чинаган. Хәтта аның чинаган тавышына әнисе, күршеләр, урман тавыгы уянып чыккан, ди. Алар эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап, зур лампалар белән ябалакка таба яктыртканнар. Ә ябалакның яктыдан күзләре чагылган, ябалак бит яктыда күрми. Ябалак сискәнүдән томшыгын ачып та җибәргән тычкан малае Чыелдык җиргә лап итеп килеп тә төшкән, ди. Әнисе Тычканбикә улы Чыелдыкны кочагына алган. Чыелдыкка бик оят булган. Аның битләре кызарган. «Гафу ит, әнием, мин беркайчан да төнлә сораусыз урамда йөрмәм, вакытында йоклармын, сүзеңне тыңлармын» дигән дә әнисенең куенына сыенган.

Нурия Сәйфетдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: