Тун бәласе
Бервакыт Куян баеп киткән, ди. Баегач, кеше киенә башлый бит.
Җанварлар да кимен куймый икән. Баеп киткән Куян да иң беренче эш итеп яңа тун алырга кибеткә киткән. Ә анда... туннарның ниндие генә юк, ди! Агы да, күге дә. Хәтта күзләрне камаштырып торырлык төсле туннар да бар, ди. Җаның теләгәнне ал!
Чынлап та, берсеннән-берсе матур туннарга карый-карый, Куянның күзләре кылый кала язган, тәне кызышкан... Туннарның әле берсен, әле икенчесен киеп карый, тик һич кенә дә сайлап ала алмый икән бу.
Шулвакыт Куянның күзе бер читтәрәк эленеп торган бүре тунына төшкән. Әгәр шуны алса? Алырлык кына рәте дә бар... «Бу тунны киеп куйса, урманда аның абруе да, аңа булган хөрмәт тә артыр иде мәгәр... Хөрмәт итмәсәләр, куркып-өркеп булса да йөрерләр иде...» — дии уйлаган Куян. Уйлап та бетергән, теге бүре тунын сатып та алган. Кайткач ашарга дип, бер бәйләм кишер алырга да онытмаган.
Кайтып бара, ди, Куян урман юлы буйлап. Өстенә бүре туны киеп алган, ди. Аның тунын күреп, бөтен җәнлек баш иеп кала икән...
Кинәт Куян каршына Бүре үзе килеп чыккан. Бүре бүредән курыкмый инде, билгеле. Менә ул, өстән генә карап, Куяннан сораша башлаган:
— Нихәл, туганкай?
— Ә-ә-әй-бәт ә-әле...
— Син кем, каян?
Куян, ничек кенә курыкмаска тырышса да, тәмам каушап төшкән, Бүрегә чак-чак җавап биреп тора, ди, мескенкәй...
— К-кайтып к-киләм ә-әле... К-кибеткә б-барган и-идем... М-менә т-тун а-алдым...
Бүре, әлбәттә, Куянның бер сүзенә дә ышанмаган. Туны бүренеке булса да, бөтен кыланмышы белән Куян үзе булып калган лабаса. Әнә куркуыннан кулындагы кишерләрен дә кимерә башлаган инде...
Бүре юри генә ырылдап куйган, теләсә кайсы җәнлекнең бугазын чәйнәп өзә ала торган тешләрен ыржайткан. Куян түзмәгән, өстендәге бүре тунын салып аткан да куаклар арасына кереп качкан. Бүрене исә ул көнне урманның төрле почмакларында яңа туны белән мактанып йөргәндә күргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев