Тукран турында әкият
Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә Каенсар урманында Туктар исемле тукран яшәгән, ди.
Көннәр буе томшыгы белән агач тукылдата икән ул. Тук-тук, тук-тук, тук-тук...
Урмандагы барча кош-корт, агачлар, үсемлекләр тукранга да, аның тукылдавына да ияләшеп беткәннәр, ди. Менә шулай урман үз көенә яшәп ятканда, көннәрдән бер көнне бөтенесен таң калдырып, бер яшь агач үсеп чыккан. Ул шулкадәр матур, шулкадәр затлы – мондый агачны әле бер генә урманның да күргәне юк икән. Урман халкы аңа Көязбикә дип исем кушкан. Агач, чыннан да, ай үсәсен көн үсеп, бик көяз, иркә, тәкәббер булып үсеп җиткән, ди. Үсеп тә җиткән, урманда үз тәртибен урнаштыра да башлаган.
“Көнозын нинди тукылдау ул! Тук та тук! Башыма капты тавышы, кәефемне төшерә! Туктасын!” – дигән ул, боерып. Көязбикәнең чибәрлегенә гашыйк урман халкы Туктарга яшь агачның боерыгын җиткергән, моннан соң тукылдатуны туктатуын таләп иткән.
Нишләсен Туктар, күпчелек фикерен тыңларга мәҗбүр булган. Шул көннән башлап, урманда тукранның тукылдаткан тавышы ишетелми башлаган. “Ничек рәхәт бу тынлык!” – дип иркәләнгән Көязбикә. Әмма тынлык озакка бармаган. Урманның төрле почмагыннан ыңгырашкан агач тавышлары ишетелгән. Тукран чүпләмәгәч, урмандагы агачларны корт баскан. Корт ашагач, агачларның кайрылары, үзәкләре авырта, алар хәлсезләнә башлаган. Көязбикәнең үзенә дә агач ашаучы кортлар һөҗүм иткән. Аның да яшь ботаклары авыруга сабышкан.
Менә шул чагында тукранның урман өчен никадәр файдалы хезмәт башкарганын барысы да аңлаган. “Туктар, зинһар, коткар! Син безнең докторыбыз, ярдәм ит!” – дип ялварган алар. Тукран яңадан эшкә керешкән һәм тиз арада урманны корткыч бөҗәкләрдән арындырып терелткән, ди. Урманга кергәч, тукылдаган тавышны ишетсәгез, белегез – урман докторы тукран агачларны дәвалый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев