Түбәтәем дә бар
Авыл мәчете манарасыннан җомга намазына чакырып азан әйтелү белән Инсаф ишек алдындагы кошларның җанланып китүен күзәтте.
Авыл мәчете манарасыннан җомга намазына чакырып азан әйтелү белән Инсаф ишек алдындагы кошларның җанланып китүен күзәтте. Әтәч койма башына очып кунды да:
– Кикри-күк! Барыгыз да намазга ашыгыгыз! Тәһарәт алырга онытмагыз!– дип өч мәртәбә кычкырып кисәтүне кирәк санады бугай. Үрдәк иң беренче булып ишек алдындагы сулы табага кереп, тыпырдап әйләнгәли башлады:
– Аяклар чиста булсын, аяклар! Башымдагы калфагым суда бик чылана күрмәсен!
Каз сулы тагаракка кереп коенып чыгуны хуп күрде. Томшыгы белән башына су да алып сипкәләде. Аның: – Бөтен каурыйларым да чистарсын! Яшәсен чиста суыбыз! Ка-ка-ка! –дигән сүзләре Инсафка ишетелде.
Күркәне Каз коенган тагарак кызыктырмады, сусыз көенчә генә каурыйларын йолкыштырды:
– Голдыр-голдыр! Чиста һава да тәһарәт өчен яраклыдыр!
Тавык тизрәк бер өем көлгә кереп чумды. Ул суда коенуны бик яратып бетерми. Мамык араларына качкан борчалар көл тиюгә борчыла башлыйлар бугай: – Көлне кешеләр чистарыну өчен юкка сайламаганнардыр, – дип аклануны кирәк санады.
Кош-кортларның юынуын баскычта күзәтеп ятучы Песи: – Үз төкерегем сезнең юына торган суыгыздан чистарактыр, мөгаен. Ул, тәпиен ялап, төкереге белән битләрен, колакларын сыпыргалады.
Чыпчык Үрдәкнең сулы табадан чыгуын көтеп торды-торды да, ахрысы түземлеге җитмәде, тузанлы туфракка кереп коена башлады. Песи Чыпчыкның тузанда коенуын күзләрен челт-челт йомгалап күзәтеп ятты да: – Син, Чыпчык, иң чистасы булдың, афәрин! – дип аны мактап куюны кирәк санады.
Агач башындагы Саескан үзенең барлыгын белдереп, тавыш бирде:
– Чыяк-чыяк! Мин яңгыр яуганны көтеп торам. Үрдәк тыпырдаган табада башыма су тисә – койрыгыма җитми, койрыгыма тисә – башыма җитми! Оямда балаларым яңгыр суында коенып, чыныгып үсәләр. Тавыкның йомырка салуын, чеби чыгаруын көтәм. Йомыркасын үзем ватып ашасам, чебиләре ач балаларымны ашатырга кирәк! Көн уза, юынуыгызны тәмамларга вакыттыр! Җим эзләгез, үлән йолкыгыз! Тизрәк! Тизрәк! Йомырка салыгыз! – дип чыяклады. Монда иң мактанчыгы Саескан бугай. Берәр мактанырлык эше бармы икән аның?! – дип уйлап куйды Инсаф. Ә үзенең башына шул мизгелдә бик акыллы фикер килде:
– Әбигә ияреп мәчеткә намаз укырга өйрәнергә йөрмичә булмас, чигелгән түбәтәем дә бар!
Чәчәк түтәлләре арасында лилияләргә су сибеп йөрүче әбисен күреп:
– Әби! Мәчеткә барганда мине дә үзең белән ияртерсең әле! Намаз укырга өйрәнәсем килә! – дип кычкырды. – Бабайны тиз генә телевизорыннан аерып алып булмас, ахрысы. Югыйсә аның белән бергә җитәкләшеп барсак тагын да әйбәтрәк булыр иде! – дип уйлыйм. Аның да түбәтәе бар бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев