Төлке белән аю
Мари халык әкияте
Шулай берчак төлке белән аю юлда түгәрәк ипи тапканнар. Урмандагы өйгә кереп, ипине урталай бүлгәннәр болар.
Төлке үз өлешен тиз генә ашап бетергән. Аю исә бер генә капкан да калганын иртәгә ашарга калдырган. Кич җиткәч йокларга кирәк бит. Аю алпан-тилпән килеп мич башына менеп киткән, ә хәйләкәр төлке өстәл янындагы сәкегә яткан. Аю йокыга китүгә, төлке моның калган ипиен ашап та куйган.
Аю иртән уянып тамак ялгамакчы булса, өстәлдәге ипидән җилләр искән ди. Билгеле, моның кем эше икәнен бик тиз аңлап алган ул.
— Әй, төлке, хәзер мин синең үзеңне ашыйм! — дип үкергән аю.
— Әйе, гаебем бик зур, аю абыкай. Минем сиңа бер генә үтенечем бар: тәмле ит ашыйсың килсә, пешереп аша син мине.
— Мич ягарга ут юк бит монда, — дигән аңа аю.
— Әнә бит ут, — дип күктәге айга күрсәткән төлке.
— Ул бик биектә, аңа минем буем җитми.
— Биеген биек, әмма теге чыршы очына үрмәләсәң, буең җитәргә тиеш.
Аю кулына коры чыра тотып, чыршы башына менеп киткән. Агач башыннан чырасын сузып караса да, айга барыбер буе җитмәгән моның.
— Ныграк үрел, ныграк, аю абый! — дип кычкырган аңа төлке. — Инде аз гына калды. Бер сикерсәң, җитәсең.
Моның сүзен тыңлап, аю чыршы башыннан айга таба сикергән дә шапылдап җиргә егылып төшкән.
Аю аһ-уһ килеп яткан арада төлке урманга кереп качкан ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
5
1
Күпме генә киңәшчеләреңне тыңласаң, нәтиҗәдә үз акылыңа салынганың дөресрәк.
0
0
Комеш Кынгырау
6
1
Килешәм.
0
0
5
2
спасибо а то я долго искал эту сказку
0
0
5
2
Шэп
0
0
4
0
Шэп
0
0