Көмеш кыңгырау

Тәгәрмәчле чана

***

...Әтинен тавышы янә кабатланды:
—  Тәбрис, дим!
—   Әү, әти!
—   Карале, улым, мин сиңа нәрсә алдым!
Әти   дүрт   тәгәрмәчле...   чанага   төртеп   күрсәтте.
—  Тәгәрмәчле чана булмый бит, әти,— дидем мин.— Каян таптың син моны?
Әтинең авызы ерык.
—   Була икән шул, улым, була икән,— ди.— Менә кара, руле дә бар аның...
—   Әтием,— мин әйтәм,— бер шуып карыйм әле моның белән?
Әти, елмаеп, баш кага: бар, янәсе, теләсәң — шу, теләсәң — тәгәрмәчләрен тәгәрәт...
Бүрекне батырып кидем дә чанага җайлап утырдым. Мин утырганны гына көткән диярсең, чана выжылдап шуып та китте. Ул арада каяндыр буран чыкты. Күзләрне ачып та булмый. Карлар биткә сылана. Җил борын очын чеметеп-чеметеп ала. Чананың, самолет шикелле, җирдән аерылганын тойдым. Куллар туңа башлады. Җитмәсә, тәгәрмәчле чанам каядыр гөрс итеп бәрелде...
Күземне ачуга, исем китте: каршымда мамык шикелле йомшак бер дәү алма тора. Сап-сары. Кояш шикелле. Чанам шуңа килеп сыланган икән. Ватылмаган ватылуын. Алдагы ике тәгәрмәчкә «сигезле» ясалган. Бары шул гына. Җайлап кына җиргә төшеп басуым булды, теге сап-сары алманың артка таба шуып китүе булды. Шулай бер ун метрлар чамасы шугач, туктады бу. Бераздан соң, алма түбәсендә люк сыман бер нәрсә ачылды да аннан... аннан... әллә   нинди   сәер   кешеләр   чыга   башлады.   Берәү...икәү... өчәү... Алты! Мин, багана шикелле, бер урында үрә катып басып торам. Шуннан болар миңа якынлаша башладылар. Килеп җиттеләр дә, миңа игътибар да итмичә, чананы җентекләп карый башладылар.
—   Фырфырфу!—диде сәер кешеләрнең берсе, «сигезле» ясалган бер тәгәрмәчкә уң аягы белән тип-кәләп. Шунда гына мин аларның кыяфәтләрен шәйләп алдым. Барысының да башлары зур, чәчләре сап-сары һәм бөдрә. Иң гаҗәпләндергәне бу түгел икән әле. Иң гаҗәпләндергәне шул: барысының да колаклары башның сул ягында. Икесе дә. Аслы-өсле.
«Фырфырфу» дигәне чананың арткы тәгәрмәчләренә дә типкәләп алды. Үз ишләренә күз йөртеп чыкты да:
—  Выжжын-выжжын фис!—диде.
Тегеләр, ризалык белдергәндәй, башларын селкеп алдылар.
—   Чамырпуф!—диештеләр.
«Фырфырфу» минем каршыма килеп басты. Әле киез каталарга, әле бүреккә карады. Шуннан соң бо-лай диде бу:
—   Шыбыраем-шыбыраем, көшкөшкөш?!
—  Сезнекен пер сүз тә пелмес!—дидем мин алар-чарак әйтергә тырышып.
—  Зыян юк, аның каравы, без беләбез сезнеңчә,— диде «Фырфырфу».— Син үзеңнең кая килеп эләккәнеңне беләсеңме? Юктыр шул. Белмисеңдер. Бу — Кушколак планетасы!
Минем эчкә суык йөгерде. Менә сиңа мә! Ничек кайтам инде мин Җиргә?! Бу бит минем бер генә дә ишеткән-белгән планета түгел. Ай, Венера йә булмаса, Марс булса бер хәл иде. «Кушколак» ди бит...
—   Борчылма,— диде   «Фырфырфу»,   минем   уйларымны   сизенгәндәй.— Үзеңне   тәртипле   генә   тотсаң, Җиргә, бәлкем, кайтып та килерсең әле.
Башкалар янә башларын селкеп алдылар.
—  Минем исем — Чипчип, синеке ничек?—диде «Фырфырфу».
—  Тәбрис,— дидем мин.— Фамилияне дә әйтимме?
—  Анысын әйтмәсәң дә була. Безнең беребезнең дә   фамилияләр   юк.   Исемеңне  Тәдрик  дидең   мәле?
—   Юк. Тәб-рис!
—   Кычкырма! Нигә ул хәтле кычкырасың? Без пышылдап әйткән сүзне йөз километрдан ишетәбез. Карале, нишләп яланаяк басып торасың син?
—   Ничек яланаяк булыйм ди! Киез катаны күрмисең мәллә? — дип аякларга караган идем — чынлап та яланаяк икәнмен. Соң, әле генә бар иде бит. Кызык! Әйтәм аны, аяклар туңа башлады...
Шулвакыт мин уянып киттем. Юрган идәнгә шуып төшкән икән...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: