Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Телсез кыз (әкият)

Борын-борын заманда татар ханының бердәнбер улы Гали батырга кәләш сайлар вакыт җиткән, ди.

Уңган, булдыклы егетнең үзенә тиң булырдай эш сөючән, тырыш, акыллы кызга өйләнәсе килә икән. Чибәрлеккә бай кызларының барысын да чибәр дияргә мөмкин. Ә кайсысы аңа тиң, кайдан белергә? Менә хан үзе янына сарай аксакалларын җыйган. Әмма бер карарга килә алмаганнар. Күпләрнең тәкъдимнәрен тыңлаганнан соң, иң өлкән аксакал сүз алган:

– Хан галиҗәнаплары! Менә яз җитеп килә. Мәмләкәтебезгә шундый хәбәр салыйк: кайсы кыз сезнең бакчагызда булмаган җимешне үзе үстереп, аны Гали батырның туган көн табынына алып килә, ханзадәнең кәләше шул булачак, диик.

Мондый тәкъдимнән һәммәсе дә канәгать калган. Хәбәр шундук ханлыкка җиткерелгән. Фәрман белән бергә хан малаеның рәсеме дә таратылган. Аның сурәтен күреп, ханзадәнең кәләше булырга хыялланмаган, йөрәге җилкенмәгән кыз калмагандыр, мөгаен, ханлыкта. Эх, сынауда булмаса! Йөз-биткә калса, күбесе сынатмас иде дә...

Бай кызларының һәркайсы бәхетен сынап карарга булган. Әмерне алуга, хезмәтчеләрен шунда ук эшкә дә җиккәннәр. Бакчада эшләүчеләрнең яннарында күзәтеп торганнар. Алай иткәндә, үткән-барган аларны, бакчаларында күреп, эшлиләр икән диеп уйлаячак. Ханның күзәтүчеләре дә, мөгаен, тикшерәдер әле үзләрен. Шунысы да анык әйтелгән карарда: җимешне кызлар үзләре үстерергә тиеш!

Шушы ук ханлыкта бер байның бик матур, бик акыллы Гөлҗиһан исемле бердәнбер кызы була. Шуның өстенә уңган-булган да, ди. Бакчачылык – Сылукайның иң яраткан шөгыле, ди.

Әтисе кая гына сәүдә итәргә барса да, Гөлҗиһан аңардан матур күлмәкләр дә, энҗе-мәрҗәннәр дә сорамаган. Ата кеше кызына һәр җирдән яңа үсентеләр алып кайта торган булган. Тырыш Гөлҗиһан аларны үз бакчаларында үрчеткән. Чыннан да, төрледән-төрле чәчәкләрнең матурлыгыннан күзләр камашса, янып-пешеп торган җиләк-җимешләрне күреп, кемнең генә авыз суы килмәгәндер дә, бакчаларына карап, кем генә сокланмагандыр!

Тик... Чибәр, уңган, акыллы кызның бер кимчелеге бар икән: ишетүен яхшы ишетсә дә, сөйләшә алмый, ди, бичаракай. Әтисе аны табибларның остадан-осталарына күрсәтеп караса да, тегеләр:

– Кызыңны, коткарса, могҗиза гына коткарыр. Дәва юк бу чирдән, - дип җавап биргәннәр. Барысының да киңәше бер булган.

Гөлҗиһан, хан малаеның сурәтен күреп, үзенең дә бу сы­науда катнашасы килүен белдергән. Атасы эчтән сызланса да ризалашкан – бердәнберенең теләген ничек кире каксын?

...Түземсезлек белән көткән көн килеп тә җиткән. Затлыдан-затлы киемнәр киеп, иннекләр сөртеп, сөрмәләр тартып, чулпыларын асып, энҗе-мәрҗәнле калфакларын киеп, алтын-көмеш савытларга җимешләрен салып, хан сараена бай кызлары агылган. Сынау өчен куелган өстәл өсте төрледән-төрле, тәмледән-тәмле җимешләр белән тулган. Кызларның барысы да җыйналып беткәч, хан улы Гали табынны карарга юнәлә. Тик кайсы савыт янына гына тукталмасын - барысы да хан бакчасында бар булып чыга. Ханзадә, ниһаять, гади генә көмеш тәлинкәгә салынган, ят күренгән җимешләрне татып карый:

– Бигрәк тәмле!.. Җиләк дисәм, җиләк түгел, кура җиләгенә дә, каен җиләгенә дә охшаган, кем боларның хуҗасы?

Залда шау-шу күтәрелә. Моңа аптырашта калган хан малаена өлкән аксакал гүелдәүнең сәбәбен аңлатып бирергә ашыга:

– Бу җимешне минем күрше патшалыкта ашаганым бар иде, - ди олуг киңәшче. – Аны безнең шартларга яраклаштырып үстерүче – Хәлим байның бердәнбер кызы Гөлҗиһан! Сиңа кәләш сайлаганда, аннан да яхшырак, кулайрак гүзәлкәй юклыгын да тәгаен белә идем. Гали батыр, кәләшләргә күз сирпеп ал әле! Читтәрәк торучы мөлаем сылуга үзең дә игътибар иткәнсең­дер. Кызыйның эшчәнлегенә килсәк... Менә бу савытлардагы җимешләрне утыртып үстерүчеләр берсе дә биредәге кызлар түгелдер, мөгаен. Ә әле генә син авыз иткән тәмлекәйләрнең хуҗасы тәгаен Гөлҗиһан икәнлеген ышанып әйтә алам. Әмма ләкин кызның бер кимчелеге бар, улым. Сылукай, кеше сөйләгәнне аңласа да, үзе сөйләшә алмый...

Ханзадә өлкән вәзирнең сөйләп бетергәнен генә көтә дә, кунакларны аптырашта калдырып, аксакал күрсәткән кыз ягына юнәлә. Бу сылукай аны, залга керүгә үк, үзенә җәлеп иткән иде.

Менә хәзер дә, җиңүченең тәгаен шул кыз икәнен белгәннән соң, шатлыктан йөрәге ничек дулкынланып тибә! Кыз якыннан тагын да мөлаемрак. Үзе, җитмәсә, уңган да, ди!.. Ханзадә, Гөлҗиһанны кулыннан алып, әтисе белән әнисе каршына алып килә.

– Әтием, әнием! Әгәр бу гүзәлкәй риза булса, аның әти-әнисе безгә фатыйха бирсә, мин үземә аңардан да яхшырак кәләш таба алырмын дип уйламыйм. – Яулыгы белән битен яшерә төшкән кызга шундый да итеп сөеп карап, хан малае сүзен дәвам итә: – Ә син, гүзәлкәй, сөйләшә алмавыңнан тартынма! Син бит мине ишетәсең, ә мин сине сүзсез дә аңлармын. Ә инде әйтә алмаганны күзләребез чишәр. Риза бул, сөйкемле кыз, хатыным булырга! – ди ул, Гөлҗиһан белән танышуына ихластан шатланып.

– Мин... мин риза.

Үз тавышыннан үзе сискәнеп, өнемме бу, төшемме дигәндәй, кыз бала егеткә төбәлә. Әллә сөйләшә инде? Чыннан да улмы соң? Шатлыгыннан чыккан күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, кызый әтисе янына йөгереп барып, аның куенына сыена.

Яннарына килүче ханзадәне ата кеше куанычыннан балкып каршы ала:

– Кошчыгымны бу афәттән бары могҗиза гына коткарыр, дигәннәр иде табиблар. Кызымның күңеленә син, чыннан да, ихластан хуш килгәнсеңдер, егеткәй! Икегезгә дә бәхет телим, балакайларым!

Шулай итеп, тырыш, уңган Гөлҗиһан үз бәхетен таба. Күңеленә якын, үзенә тиң егетнең хатыны була. Хезмәттә шул бәрәкәт!

Бер-берсенә тиң парның кушылуларына мәмләкәттәге барча халык сөенгән, ди. Ә калган купшы кәләшләргә килсәк... Аларга шул кирәк тә! Кеше хезмәте белән генә һичкайчан да бәхет яулап булмый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев