Көмеш кыңгырау

Татлы җәй

Кара син аны, Җәй нинди татлы икән, ә?!

Төлке баласы Шаян кошлар сайравына уянды. Күл буенча барып, битен юды. Әйләнеп кайтканда, әнисе өстәлгә тәмле-татлы ризыклар куйган иде. Тамагын туйдыргач, Шаян әнисенә рәхмәт әйтте.
— Улым, Җәйгә дә рәхмәт әйт. Бу — Җәй нигъмәтләре,— диде әнисе, Шаянның башыннан сыйпап.
—  Әнием, ә Җәйне кайдан табармын соң мин? — дип сорады Шаян.
—  Җәй җиләкле урман аланында яши. Әмма ул акыллы балаларга гына күренә.
—  Ә акыллы бала нинди була соң, әнием?
—  Акыллы бала агач һәм куак ботакларын сындырмый, чәчәкләрне өзми, суны пычратмый, улым. Гомумән, башкаларга гел игелек кенә кыла.
Шаян, Җәйне күрү өчен, урман аланына юнәлде. Барганда урман сукмагында бер кырмыскага чак кына басмый калды.
—  Гафу ит, зинһар, кырмыска дус,— диде Шаян һәм әдәп белән аның яныннан сак кына үтеп китте. Ул ерак китәргә дә өлгермәде, куаклар арасында чырылдашкан тавышлар ишетелде. Шәүлегән баласы оядан егылып төшкән икән. Әнисе, ни эшләргә белмичә, аның янында бөтерелә, елый.
Шулчак, кинәт каяндыр, карга атылып чыкты. Шаян, сикереп, шәүлегән баласын гәүдәсе белән каплады. Төлке баласына бәрелгәч, карга, усал каркылдап, очып китте. Шаян бәләкәчне оясына салды.
—  Рәхмәт сиңа, акыллы малай,— диде шәүлегән.— Син минем баламны үлемнән йолып калдың. Мин, батырлыгыңны җырга салып, башкаларга да сөйләрмен. Һәм шәүлегән, биеккә күтәрелеп, өздереп сайрый башлады.
Шаян алга атлады. Кинәт урман ачыклыгындагы агач ботаклары шыртлап сына башлады. Якынрак килеп караса, аю балалары икән.
— Нигә ботакларны сындырасыз?! — диде Шаян, аларны шелтәләп.
—  Без бит көй чыгарабыз,— дип аклана башладылар нәни йөнтәскәйләр, уңайсызланып.
— Сез шулай көй чыгарсагыз, кичкә урманда бер исән агач та калмас,— диде Шаян һәм аларга корыган агач чырасыннан кубыз ясап бирде.
Шулай урман аланына җитүен сизми дә калды Шаян. «Инде ничек Җәйне табармын»,— дип, күл буендагы агач төбенә утырып кайгыга чумды. Шулчак гаҗәеп ягымлы тавыш ишетелде.
— Кайгырма, Шаян, мин монда. Күрәсеңме, кызарып җиләкләр пешә. Кылган игелекләрең өчен алар сиңа бүләгем булсын. Кояш җылы нурын сипкәндә, кошлар сайраганда, чәчәкләр хуш ис таратып, өсләрендә күбәләкләр очканда, мин һәрчак яныңда булырмын.
Шаян, җиләк өзеп алды да, күзләрен йомып, авызына капты. Кара син аны, Җәй нинди татлы икән, ә?!


Фирдәвес Зариф.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: