Көмеш кыңгырау

Тапкыр җавап үлемнән коткара

Һинд халык әкияте

Үз өнендә ял итеп ятучы җәнлек-җанварлар патшасы арыслан янына гозер белән аю, маймыл һәм төлке килгән ди. Болар килеп керүгә, арыслан аюга:

— Дөресен әйт, минем өнем сиңа ошыймы? — дип сүз каткан.

— И җәнлекләр патшасы! Сезнең өндә суларлык та түгел, сасы, — дигән аңа аю.

Бу сүзләрне ишеткәч, арыслан ярсып ырылдарга тотынган:

— Син ничек итеп падишаһ өнендә сасы дияргә батырчылык иттең?! — Шулай дигән дә ул көчле тәпие белән аюны сугып еккан. Аннары шул ук сорауны маймылга биргән: — Хәзер инде син әйт! Минем өнемдә нинди ис бар?

Маймыл калтырый-калтырый телгә килгән:

—  Арыслан галиҗәнапләре! Сезнең өнегездә бары хуш исләр генә аңкып тора!

Моны ишеткәч, арыслан тагын да ныграк ярсып ырылдый башлаган:

—  Ә син ялагайланырга булдыңмы? Шуңа алдашасыңмы? — дигән дә ул бер селтәнүдә май­мылны теге дөньяга озаткан.

Инде чират төлкегә җиткән.

— Минем өндә нинди ис бар? Дөресен әйтмәсәң, сине дә шул ук язмыш көтә, — дигән арыслан.

— И падишаһым! — дип сүз башлаган төлке. — Бүген минем танавыма томау төште, бер ис тә сиз­ми. Шуңа сезнең өндә нинди ис барлыгын да әйтә алмыйм.

— Синең хәйләкәр һәм алдакчы икәнеңне моңа кадәр дә белә идем. Әмма бу тапкыр җавабың өчен бүген сиңа тимим, — дигән арыслан һәм төлкене исән-имин урманга чыгарып җибәргән ди.

Төрледән-төрле кызык әкиятләр 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: